СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Ышан, син, үз-үзеңә?!

Нажмите, чтобы узнать подробности

Кемдер сине гаепли,- дип, Гаеп такма үзеңә. Һәрвакытта да ышанма, Кешеләрнең сүзенә?! Алдан нәтиҗә ясама, Иң элек уйлап кара?! Ак-караны аерырлык, Бардыр әле бер чара?. Бел син башта: кем ул кеше? Кем тирәсендә йөри? Тормышын үзе тартамы, Әллә башкалар сөйри? Ышанып буламы аңа? - Әллә "вертолёт" күкме? 40 төрлегә әйләнү - Кыенмы аңа чүпме? Үз сүземе, әллә инде Кеше йомышын үти? Төп башына утыргач бер - Яхшылап уйла, түти?! Шулай, дустым; Тормыш-бабай, Күп нәрсәгә өйрәтә. Белеп тор - кайбер кешеләр Көлдән ялкын көйрәтә?. Ярау чыгам,- дип,- аңарга, Үз намусыңны сатма?! Рәхәт яшисем килә,- дип, Баткакка кереп батма?! Читен булмас, шул чагында, Туры карау йөзенә. Онытма син: иң авыры - Ышанмау үз-үзеңә. Гульнара Нургаязова .

09.08.2017 21:34