СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ
Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно
Скидки до 50 % на комплекты
только до
Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой
Организационный момент
Проверка знаний
Объяснение материала
Закрепление изученного
Итоги урока
Нигә микән ӘНКӘЙ, йомшак сүзләр табып, Яратуым сиңа әйтмәдем. Кара -каршы утырып, ешрак синең белән, Чәй эчәргә вакытым җитмәде. Күңелеңне тыңлар өчен вакытымны, Ник соң бераз, сарыф итмәдем. Яргаланган кулларыңа башым салып, Сыенырга вакытым җитмәде. Нигә микән - димен, исән чакта синең, Битләреңнән ешрак үпмәдем. Тормыш баскан, ябык иңнәреңнән, Кочакларга вакытым җитмәде. Күңелең боекканда, нигә сорамадым, Ник башыңнан сыйпап үтмәдем. Үкенүләрне ак битләргә язып, Бушанырга, вакытым җитмәде. Йөрәгемнең, тик бер почмагын гына, Нигә сина бүләк итмәдем. Сиңа язган шигырь юлларымны, Күрсәтергә вакытым җитмәде. Дөнья кудым, хаман эшкә чаптым, Аңа карап эшем бетмәде. Бетмәс эшем ташлап, утырып яннарыңа, Хәл сорарга, вакытым җитмәде. Беләм ӘНКӘЙ, соңгы сыныгыңнан, Мин - кызыңны мәхрүм итмәден. Син үстерешкән өч балама яратуны бирдем, Никтер сиңа, вакытым җитмәде. Үткәннәргә үкенеп яши торган, Үзем хәзер, карт бер Әбекәй мин. Вакыт житкерә алмый яшәгәнем өчен, Кичерә алсаң - кичер, ӘНИКӘЕМ - дим. Илгизә Гәрәйшина сүзләре
© 2017, Бикмухаметова Голниса Рифатовна 93