СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ
Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно
Скидки до 50 % на комплекты
только до
Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой
Организационный момент
Проверка знаний
Объяснение материала
Закрепление изученного
Итоги урока
Аллаһы Тәгалә һәр кешене теле һәм моңы белән яралта. “Иң элек шул тел белән әнкәм бишектә көйләгән,” – дип язган Тукаебыз. Әйе, тел балага бишектә үк милли җыр-моң белән бергә сеңә. Бишек җыры балага милли хис сала.
Татарлар, күрәсең, моңнан яралгандыр. Безнең җырларыбызда төрки бабаларыбыз яшәгән дала киңлеге дә, Алтын Урда җирлегенең зәвыгы, даны да, Казан ханлыгының көче, бәйсезлеге, торгынлык елларының сагышы, моңы да, күтәрелеш елларының хыял-өмете дә чагыла. Алар аркылы безгә бүгенге атамабыз гына түгел, милли моңыбыз да, кайбер гореф-гадәтләребез дә, телебезнең нигезләре дә ирешкән. Татар моңы дөньны таң калдырырдай аһәңле, ул үз эченә милләтебезнең кичерешләрен, аның эчке дөньясын сыйдыра алган бер могҗиза. Телебезнең яңгырашында табигатьнең барлык авазлары да ачык ишетелә. Шуңа күрәдер инде, сөйләмебез нәфис һәм назлы.
Кечкенәдән үк бишек җыры, татарча моң ишетеп үскән баланың теле иртәрәк ачыла, баерак та була. Галимнәр фикеренчә, кешенең туган теле(теле нинди тел белән ачылуына карамастан), инде ул туганчы ук, аның геннарында урын алган була. Шуңа күрә, туган телендә алган белем, аның аңына тизрәк барып җитә һәм тиз генә онытылмый да.
Бала алган тәрбиянең беренче өлеше гаиләдә үтә. Димәк, аның шәхес буларак формалашуына нигез шунда салына. Үз нарасыена туган телен өйрәтмәгән ата-ана, баласын нидән мәхрүм калдырганын аңламый шул. Табигатькә каршы барып булмый. Ике тел казанында кайнаган бала үзенә кыйбла таба алмый. Битараф, сүлпән булып үсә.
Бала бакчага китә. Гаилә инде шушыннан үзенең миссиясе үтәлде, дип уйлый. Калганын балалар бакчасы, мәктәп бурычы дип саный. Тамагын кайгырта, өс-башын бөтәйтә.
Гаиләнең вазифасы баланың теле ачылу белән генә тәмамланмый. Әле бу башлангыч нокта гына. Бала киләчәккә шушыннан старт ала. Чөнки ачылган тел бертуктаусыз баерга тиеш. Тукай бит юкка гына әби-әбекәй әкиятенә шулкадәр урын бирмәгән. Әкиятләр баланың телен генә түгел, аның рухи дөньясын да баета, аңарда милли хисләр тәрбияли, аңа халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын сеңдерә, аны яхшы белән яманны аерырга өйрәтә.
Алар милли моң һәм телнең бергә уралган булганлыгына, моңның телне «уяту» көче бар икәнлегенә дәлил булып тора. Бишек җырлары гасырлар дәвамында юкка гына җырланмаган. Алар балада миллилек тәрбияләгәннәр. Җырсыз-моңсыз үскән балалар бәхетсезләр, алар милли хисләрдән мәхрүм. Кайгыда да, шатлыкта да халык көйләрен көйләп юанмаган кеше бер хисне дә тулысынча кичерә алмый. Күңеленә юаныч та таба алмый. Алардан туган балаларга ятлар арасына сеңеп югалу өчен турыдан-туры юл ачыла. Катнаш никахларның күплегенә әнә шул милли хисләр булмау сәбәп. Телен белмәгән, җырын җырлый алмаганнар өчен нинди милләт белән никахлашуның бернинди әһәмияте дә юк.
Тел һәм моң – милләт сакчылары. Тел бетсә, моң да калмый, милләт бетә. Менә ни өчен гаилә тел мәсьәләсен беренче урынга куярга тиеш.
Кайбер ата-аналарыбыз баласын русча укытуны үзенә бурыч итеп куя. Үз туган телен оныттыру дәрәҗәсенә җиткерә баласын. “Татар телен белеп, татар мәктәбендә укып кына кем булып була соң?” дигә сорауны еш ишетеп була кайбер әти-әниләрдән. “Русча белмәү аркасында үзебез күпме интектек”, - дип тә өстәп куялар. Мондый сорауларга беренче президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев :”Президент булып була!”-дип җавап биргән иде. Хәзерге заманда шәһәр җирлегендә туып үсүче, һәркөнне радио-телевидениедән шулхәтле русча мәгълүмат ташкыны кабул итеп яшәүче замана баласы русча белми кала аламы соң?! Өйрәнсен бала рус телен дә, немецча да, инглизчә дә. Бөтен шартлар да бар.Татар кемнән ким?! Ләкин ул, заманча булам дип, туган телен дә онытмасын. Тик менә шушы телләрнең, гомумән, белем-мәгърифәтнең ачкычы туган телебез икәнлеген хәтерендә тотсын. Ул үсеп буйга җиткәч, җәмгыятьтә үз урыннарын алгач:
«Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы», – диярлек булсын.