СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ
Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно
Скидки до 50 % на комплекты
только до
Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой
Организационный момент
Проверка знаний
Объяснение материала
Закрепление изученного
Итоги урока
Утыр, Язмыш! Әйдә, бер сөйләшик! Планнарың нинди, зурданмы? Куен дәфтәрендә миңа дигән Сынау графасы тулганмы? Миңа килер юлны тиз табасың, Сукмакларың яхшы салынган. Серләшәсе иде синең белән - Миңа тагын ниләр язылган? Батыр үзең. Үзсүзле дә икән! Мин тез чүкмим, син дә армыйсың, Күз буып та киткән чагым була, Артларымнан бер дә калмыйсың. Җил-давыллар дулатасың кайчак, Артык исем китми - күнектем. Упкыннарың белән куркытасың, Тик мин горур! Кыя бөркете! Күз ачырмас бураннарың миңа Тоела тик җылы җил булып. Барыр юлым үзем ярып барам, Ник торырга сиңа юл куеп? Сабыр канатларым сынар диеп, Беләм, һаман өмет итәсең. Күз яшьләрем тамар көннәремне Юкка, Язмыш, юкка көтәсең. Ходай мине шулай яраткандыр - Горур итеп,көчле рух белән. Каршымда син камчы уйнатсаң да, Бирешмәсем төгәл мин беләм. Әле сиңа бирешергә дигән, Әмер алмадым мин күкләрдән. Һәр мизгелнең тәмен белеп яшим, Һәрбер көнем җирдә - зур бәйрәм. Алсу Гаязетдинова
© 2017, Бикмухаметова Голниса Рифатовна 72