СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ
Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно
Скидки до 50 % на комплекты
только до
Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой
Организационный момент
Проверка знаний
Объяснение материала
Закрепление изученного
Итоги урока
Иң яраткан кеше. Шулай язган- Бер көн сүнә гомер агышы. Сөйләшәсе килә алар белән, Их,ишетәсе килә тавышын. Бер сорыйсы килә: - Ахирәттә Нинди хәлләр бар соң кадерлем? Кай дөньяда күбрәк беләләр соң Кеше дигән затның кадерен? Изге китапларда әйтелгәнчә, Яшәү чынлап бармы анда да? Сагынасыңмы?Әгәр яшәү булса, Сагышларсыз булмый кайда да. Нигә кире кайтып китүләр юк, Вакытлыча гына булса да? Чиксез зарыгулар кимер иде Нигезендә бер кич кунса да?. Юк кайтулар. Күккә юлласаң да Бөтен кешелекнең гозерен. Беркем ача алмас Мәңгелекнең Мәңге ачылмаган бу серен. Уфтанмагыз,алда көтә,диеп, Мәңгелеккә күчү сызыгы, Әгәр гомер кабатланыр булса, Калмас иде яшәү кызыгы. Мансур Шиһапов