СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Туганың исән булса,

Нажмите, чтобы узнать подробности

ТУГАНЫҢ ИСӘН БУЛСА, Ярый әле туганым бар, Сорарга хәлләремне Кайтып йөрим яннарына, Сагынган мәлләремне. Телефоннан шалтыратып, Сөйләшә берәр сәгать, Әллә каян тик чыгара, Аралашырга сәбәп. Ярый әле туганым бар, Бер кайтып сыенырга, Йөрәк әрнегән чакларда, Бер елап сыгылырга. Уртаклашып кайгыларны, Шатлыкларны бүлешеп, Бик ешкына туган белән, Торабыз без күрешеп. Ярый әле туганым бар, Уртак өйне сакларга, Сарайдагы имәннәрне, Ялда кайтып вакларга. Үскән үләннәрне чабып, Буяп өй тәрәзәне, Балдан бушатып куярга, Туп тулы кәрәзләрне. Рәхмәт сиңа и туганым, Исән-сау булган өчен, АллаҺым озак елларга, Тагында бирсен көчен. ------— Картайганчы шулай яшик, Озын булсын гомерләр, Бер карында ятканбыз да, Без бит ятлар түгелләр. 17.06.2017г. Рамилә Хусяиншина

22.08.2017 14:58