СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ
Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно
Скидки до 50 % на комплекты
только до
Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой
Организационный момент
Проверка знаний
Объяснение материала
Закрепление изученного
Итоги урока
Сәер заманда яшибез, Туганнар бүген-башка. Йөрешмиләр бер-беренә, Күренми күзгә-башка. Киләләр бары.ашка. Сөйләшәләр, ызгышалар— Әллә эшләре юкмы? Үзләре генә әйбәтләр! Фәләннең баласы. төгән, Белмим, безгә лаекмы? Алар гына дөрес яши, Тормышлары-җитешкән. Балалары да ал да гөл, Оныклар да— бик шәпләр, Бары алтын-көмештән. Өч көнлек фаный дөньяда Кирәкме мактанырга?! Көнләшергә бер-береңнән, Гайбәт-ялган сатарга, Якының яманларга? Туганың булсын ул туган, Булмасын ачы суган! Һәрчак якын, газиз кешең, Кан тартмаса, җан тартылган, Чын, ихлас яратылган. Беребез дә хаталардан Хали түгел, аңласын! "Гаеп-гөнаһ кемдә юк?"— дип, Кичерсен ул, акласын, Шул рәвешле сафлансын. Үзара хөрмәт итешсен, Пычратмасын, санласын, Якласын һәм сакласын. Ачу килгән чакларда да Сабыр булып калалсын! Хак Тәгалә каршысында Барчабыз да-бертигез! Адәм итеп Ул яраткан— Кыйммәт нигъмәт! Рәхмәт әйтеп, Кеше булып яшик без! Туганлыкны хаклый белик, Гомер ямьсез узмасын. Китәр вакытлар җиткәндә: "Нигә шундый булдык соң?!"-дип, Газаплану язмасын! Ильгиза Газизьянова-Назирова