СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ
Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно
Скидки до 50 % на комплекты
только до
Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой
Организационный момент
Проверка знаний
Объяснение материала
Закрепление изученного
Итоги урока
Бер-беребезгә ихластан ышанып, Балдак кигән кулны кулга алып, Икәү чыктык тормыш юлына. Үзебезгә яхшы иптәш итеп, Адашмаска ныклы терәк итеп, Мәхәббәтне салдык куенга. Җиңел генә булыр сыман юлда Күпме киртә, күпме зар таптык. Барча тоткарлыкны үтә-үтә Аллаһ каршысында сыналдык. Бу сынауны инде үттем диеп, Артка борылып карау да җитә. Шул минутта, хәтта шул мизгелдә Башка сынау башланып китә. Кабул итеп алып, риза булып, Әле һаман алга барабыз. Икәү генә түгел, башканы да Җиккән арбабызга тагабыз. Кемдер безнең сыман түзем булып, Гел бер сафта, гел алга бара. Кемнәрдер юлларны адаштырып, Юл читләрендә төшеп кала. Киләчәкне барлап, юлга баксак, Ал күренә, ахыр күренми. Тагын нинди юллар, сынау көтә, Авырлыклар көтә-беленми. Ни булса да, барган юлны ташлап, Башка юлны сайлау-инде юк. Аллаһ биргән туры юл гына бар. Шайтан кушкан юлга бару-юк. Зинфира Каримова
© 2017, Бикмухаметова Голниса Рифатовна 81