СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ
Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно
Скидки до 50 % на комплекты
только до
Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой
Организационный момент
Проверка знаний
Объяснение материала
Закрепление изученного
Итоги урока
ТИК ҮЗЕҢӘ ТАЯН ТОРМЫШТА. Кемдер сине аңлар, диеп уйлап, Серләреңне чишмә ятларга! Хәерледер серне таратканчы, Йөрәк түрләреңдә сакларга! Кемдер сиңа ярдәм итәр, диеп, Кулың сузма, таян үзеңә. Шикләнмә дә каршы булыр җавап, Тилмерепләр әйткән сүзеңә. Кемдер сине кызганыр да, димә, Кызганган күк бәлки тоелыр. Ялгышканың аңлап алгач кына, Йөзләреңә сагыш коелыр. Кемдер сине ярата да, димә, Һәрбересе сөя тик үзен. Язмыш җилләренә каршы тор син, Авырлыклар килсә, бул түзем! Үз көчеңә таян, үз сүзеңә, Үз-үзеңә таян тормышта. Читтән ярдәм көтү - буш хыял ул, Кызгандырыйм, диеп, тырышма! Башларыңны күтәр, атла алга, Мең киртәле сукмак буйлатып. Кайчакларда бәхет атлар яннан, Кайгы килер кайчак елатып. Тик үзеңә таян, бер кеше дә, Җиңеләйтмәс кайгы - сагышың. Ничек бар ул, шулай кабул ит син Ходай язган шушы язмышың. (Гөлара Шәрипова)