СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Тавык шулпасы.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тамагыма бер төен тыгыла, Ашаганда тавык шулпасын. Ник алай дип күпләр сорау бирер, Сөйлим әле дуслар кыйссасын. “Бер тавыкны салып, токмач басып, Аш пешерер иде мәрхүмә. Өстәл кырында җиде җан иясе, Әкрен генә әнкәй аш бүлә. Тәмле итеп ашны ашагачтын, Көтәбез без итнең чыкканын. Ботын алып әткәемә суза, Аннан бүлә башлый калганын. Ә бер ботын иртән атаңа дип, Кире салып куя шулпага. Ипләп кенә бирә өлешләрен, Энекәшкә, ике апага. Сеңелкәш, мин алгач өлешләрне, Бетте түше, канат, ботлары. Ә әнкәйгә калды тәлинкәдә, Тырпаешып канат очлары. Әй яратам шушы канат очын, Дия-дия әнкәй мәрхүмә. Шуны ялап утырыр иде озак, Гүя ите бик күп күренә. Еллар үткәч миндә аңладым ла, Канат очларының “тәмнәрен”. Табак тулы итләр, тик бирергә, Янымда юк газиз әнкәем. Ф.Мөхәммәтҗан. 30.07.2017 ел.

17.08.2017 20:27