СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сердәш җилләр

Нажмите, чтобы узнать подробности

Кешеләргә сөйли алмый торган, Үзең генә белгән серләр бар! Кырга чыгып, мин җилләргә сөйлим Үз иясен алар табарлар!

Киңәш бирмәсә дә, белеп торам Таратмый җил, чәчми читләргә! Әниемә сөйләгәндәй сөйлим, Серләремне искән җилләргә!

Туганнарга, якын дуска сыя Серләреңне тыңлый алар да. Борчыйммы соң, тормыш мәшәкате Һәрбересен баскан заманда!

Серләремне мин җилләргә сөйлим, Шундый рәхәт, шундый күңелле! Төгәл беләм, ул сөйләгән серләр Кире кайтмый, китеп күңелне!

Кешеләргә сөйли алмый торган, Үзең генә белгән серләр бар! Әле дә ярый мине тыңлый торган, Чәчми торган - сердәш җилләр бар!

Рушания Ахмадуллина (Чанышева)

23.07.2017 22:19