СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сагындым, бик сагындым

Нажмите, чтобы узнать подробности

САГЫНДЫМ, БИК САГЫНДЫМ, СИНЕ, ӘНКӘЕМ.. Озакламый авылыма кайтам Куркып торам әле кайтырга. Хәтирәләр йөрәгемне телә Әнкәем юк каршы алырга.

hәрбер почмак саен- әнкәм эзе Тик үзе юк - ничек түзәргә? Әнкәемне өзелеп сагынудан Йөрәк кылым тора өзелергә.

Вакыт дәва диләр- дөрес түгел, Яшисең син барыбер өзелеп. Сиңа газиз булган кешеләрне Буламы соң.булмый онытып.

Тик сурәттән генә әнкәй хәзер Шатлангандай карап тора миңа. Озакламый кайтам, әнкәй-бәгърем, Ник дәшмисең инде кызыңа?.

Телефондагы синең номерыңны Көн дә җыя минем бармаклар. Тик җавап юк.Җир астыннан Ишетелмидер шул тавышлар.

Сагындым, бик сагындым, әнкәй Өзелепләр килә күрәсем. Елый-елый үбеп кочаклыймын Кулымдагы синең сурәтне.

Догалар да укыйм, тик барыбер Өзелеп сагынам сине, әнкәем Юксынамын сине иртә-кичен Сагынуым арта көн саен. ( Рүзилә Гатауллина)

15.08.2017 16:20