СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сабырлык ...

Нажмите, чтобы узнать подробности

САБЫРЛЫК Ходай миңа сабырлыкны биргән, Нигә шулчак өскә өйгәндер? “Дөньялыкта иң зур бүләк сиңа, Рәхәтен күр!”- бәлки дигәндер. Ходай миңа сабырлыкны биргән, Сабырлык ул куркаклык түгел. Дөнья мине ничек иләсә дә Беркатлы мин, күпкатлы түгел. Сабыр иттем, минем башка басып Кайберәүләр өскә менделәр; Шөкер Раббым! Синең хөкем гадел Ул менгәннәр аска түнделәр. Сабыр иттем, җиде ятлар түгел Үз кешеләр салып таптады; Ташламады Раббым, авыр чакта Юатты Ул, читкә какмады. Сабыр иттем, шыр наданнар миңа Төкрек чәчеп акыл өйрәтте; Кирәк булса үзем бирә алам Кайсыгызга акыл? Кирәкме? Сабыр иттем тешләремне кысып Шуңадыр ла тешләр беткәндер. “Сыгыла бу, сынар, сынмый калмас” – Диеп бәлки кемдер көткәндер. Көткәндер ул минем күңелдәге Сабырлыкның янып беткәнен. Нәселгә мин турылыклы калдым – Иелсәм дә билне бөкмәдем! Сабырлыкны биргән миңа, бүлсәң Әллә ничә кемгә җитәрлек; Тормыш атын иярләгән чакта Сабырлыгың сынса ни гарлек. Сабырлыкны биргән, шуңадыр ла Мин әле дә тормыш атында. Зур бүләгең булган миңа Раббым, Шөкер итәм шуның хакында! Маулит Шакиров

12.11.2017 17:03