СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Рәнҗемә!..

Нажмите, чтобы узнать подробности

ФИРҮЗӘ АБДУЛЛИНА РӘНҖЕМӘ! Рәнҗемә син, зинһар, үпкәләмә, Онытсалар әгәр дусларың. Аларның да мәшәкәте күптер - Үз дөньялары бит аларның. Ачуланма туган-тумачаңа, Белмисең бит - нидер булгандыр, Язмый-шылтыратмый икән, бәлки, Алар синнән көтә торгандыр. Игътибары җитми балаларның - Аклый торган сәбәп уйлап тап: Балаң да бит сабыр дөнья көтә, Өзгөләнмә, авыр уй уйлап. Рәнҗеш-үпкә, алама корт булып, Иләмәсен йөрәк, миеңне, Агу булып, сине ашамасын, Пычратмасын якты көнеңне… Кылган изгелегең җирдә калмас- Гәмәл китабына язылыр, Онытсалар, димәк, - бәхетлеләр, Борчылырга сәбәп юк булыр. Заманында син бик кирәк идең, Нишләр идек синең ярдәмсез?. Горур үткән ярсу гомереңне Азагына җиткер аһ-зарсыз. Картлык бит ул сорап, сайлап килми, Барыбызны көтә торгандыр. Картлык - шатлык түгел икәнлеген Картаймыйча, аңлау кыеындыр…

21.08.2017 10:32