СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ
Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно
Скидки до 50 % на комплекты
только до
Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой
Организационный момент
Проверка знаний
Объяснение материала
Закрепление изученного
Итоги урока
ӘНИЕМӘ
Шәфкать, мәрхәмәтләр сирпеп торган Тыйнак күзләреңне сагынам, Кояштан да ягымлырак булган Нурлы йөзләреңә табынам!
Күңелләргә шатлык бөркеп торган Ямьле табыныңны сагынам, Һичберкайчан ялны белми торган Эшчән кулларыңа табынам!
Ераклардан балкып каршы алган Гөлле тәрәзәңне сагынам, Күңел сызлап үзәк өзелгәндә, Синең түземлеккә табынам!
Нахак бәла телгәләсә җанны, йомшак сүзләреңне сагынам, Ташка да аш ата ала торган Олы йөрәгеңә табынам!
Тормыш баткагында хәлдән тайсам, Акыллы киңәшең сагынам, Авыр йөкне сер сынатмый тарткан Ябык иңнәреңә табынам!
Үксеп елар өчен башым куеп, Газиз күкрәгеңне сагынам, Бар дөньяны җайлый ала торган Илаһи көчеңә табынам!
Үзем әни күптән, тик шулай да, Синең иркәләүне сагынам! Авылдагы агач өебезгә Һәм, ӘНИЕМ, сиңа табынам! Гөлия Фәизова