СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Әнием дәресләре

Нажмите, чтобы узнать подробности

ШӘМСИЯ ҖИҺАНГИРОВА

Каян беләсең, дисезме, Шулкадәр күп эшләрне? – Өйрәтә мине һөнәргә Әнием дәресләре. Таныта ак төсләрне дә, Таныта карасын да, Хәрефләрне ничегрәк Матурлап язасын да. Гарәпчә хәрефләргә дә Минем «тешләрем үтә». Беләм, ничек кояш чыга, Нидән караңгы төшә. Умачларын да уабыз, Токмачын да кисәбез, Тегәбез дә, бәйлибез дә, – Ошамаса – сүтәбез. Биергә дә өйрәнәбез, Шигырьләр дә сөйлибез, Һәр «дәрес»кә йомгак ясап, «Туган тел»не көйлибез. Әнием өйрәтә миңа Кем дип атарга кемне. Әнием теле булганга Яратам туган телне! Әнием телендә генә Сөйләшәм әни белән! Туган телдәге һәр сүзнең Кадерен, тәмен беләм, – Тәм табам туган телдән! Һаман саен уңга гына Китсен дисәң эшләрең – Өйрән син дә, тизрәк өйрән Әниең дәресләрен!

01.09.2017 12:16