СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ
Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно
Скидки до 50 % на комплекты
только до
Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой
Организационный момент
Проверка знаний
Объяснение материала
Закрепление изученного
Итоги урока
Әни күчтәнәче. Күчтәнәчкә әни май җибәргән, Түм-түгәрәк – аймы, кояшмы?! Әни җибәргәнгә күрә микән, Күчтәнәче аның кояшлы.
Күчтәнәчтән миңа ишетелә Әниемнең назлы сүзләре. Карап тора сыман, сагышланып, Күпне күргән уйчан күзләре.
Түм-түгәрәк итеп бу ак майны Кулларында әни йөгерткән. Кул эзләрен майга салып куеп, Имзалагандыр чын йөрәктән.
Күчтәнәчең, әни, бигрәк тәмле, Балачагым дигән илдәнме? Күз нурларың, әллә шунда күчеп, Кул эзләрең аша килгәнме?
Күчтәнәчкә әни май җибәргән, Туган ягын искә алсын, дип. Туган якның басу-кырлары да Күңеленә кереп калсын, дип.
Күчтәнәчкә әни май җибәргән, Түм-түгәрәк – аймы, кояшмы?! Әни җибәргәнгә күрә микән, Күчтәнәче аның кояшлы…
Рәзинә Мөхиярова