СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Кырыс булдың безгә, аталарча

Нажмите, чтобы узнать подробности

ӘТИЕМНЕҢ ЯКТЫ ИСТӘЛЕГЕНӘ. Ачуланма,әткәй,укыганга Әнкәйләргә һәрчак мәдхия. Икегезгә бердәй тигез бүген Һәрберебез зурлап баш ия. Синең җилкәң ныклы калкан иде Ышыкларга язмыш давылын. Егылганда, абынганда һәрчак Ышанычын тойдык кулыңның. Кырыс булдың безгә, аталарча Һәр адымны тордың исәпләп. Тормыш дигән олы дәрьяларга Керттең һәрберебезне җитәкләп. Һәрвакытта төпле киңәш биреп, Дөнья көтәргә гел өйрәттең. Кыенлыклар булса,бөркет кебек, Сизгер булып,алдан кисәттең. «Дөнья,-дидең,-тормый гел уеннан, Камчысын да сыза,утын да. Авырлыкларына гел әзер бул, Уйламыйча,эшкә тотынма. Әрәмгә уздырма гомереңне, Һәр көнеңне таңнан сәламла, Алынгансың икән, йөкләп эшне, Җиренә җиткереп тәмамла. Гадел,туры булып яшә һәрчак, Ахырын уйла әйтер сүзеңнең Беркайчан да кызыллык китермә, Син- аклыгы минем йөземнең. Кеше малларына кулың сузма, Нәфесеңне өйрән тыярга. Намуслы хезмәтең белән генә Тырыш үз малыңны җыярга.» Болар- синең безнең һәммәбезнең Исенә төшереп торган теләкләр. Яши барган саен төшендердең, Катгый булды синең таләпләр. Зирәк акыл,аек фикерләрең Алтыннардан өстен торырлык. Һәр гамәлең синең үрнәк булды, Үзең- безнең өчен горурлык. Син юклыкка инде байтак еллар, Күптән киттең безнең арадан. Сагынабыз, «Балаларым!”-диеп, Сыйпаганың назлап аркадан. Ышанычың аклый алдык,диеп, Теләр идек сиңа дәшәргә. Рәхмәт сиңа,җирдә Кеше булып, Өйрәткәнгә безне яшәргә! Дания Закирова

12.07.2017 21:52