СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Коткыларга бирешмик

Нажмите, чтобы узнать подробности

Коткыларга бирешмик

Сихерчеләр белән дөнья тулган, Куркыталар синдә бозым дип. Мактаналар-мин иңнең дә иңе, Эләгергә чират озын дип.

Сеанслар күбрәк булган саен Файдасы да диләр күп аның. Эчтән генә нидер сөйләнәләр Баш өстенә куеп кулларын.

Сеанслар күбрәк булган саен Янчыгыңда акча юкара. Ул сихерче булган һәм булачак Бәлаләрдән имеш коткара.

Янчыгыңда акчаң бетеп китсә Бурычка да сине кертмәкче. Әйтеп куя-озак килә дәва, Нәтиҗәсен бик тиз көтмәче.

Мондый дәвалауның нәтиҗәсе Кайчан булыр диеп сорама. Бәлки булыр кызыл кар яуганда, Врачка бар,дустым,соңлама.

Әй дускаем,беләм,рәхәт түгел Акчадан шул җилләр искәндә. Соң була шул дәваланыр урын- Хастәханә искә төшкәндә.

Вәсвәсәле шайтан затыннан дип Сихерчене сөйми Коръән дә. Иң әвәле рухыңны чистарт Берәр төрле бәла килгәндә.

Тән сызласа-аңа хастаханә, Җан керләнсә-аңа мәчеттер. Сихерчеләр таккан коткыларга Бирешмичә генә яшик без. Фанавис Давлетбаев

27.09.2017 06:52