СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ
Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно
Скидки до 50 % на комплекты
только до
Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой
Организационный момент
Проверка знаний
Объяснение материала
Закрепление изученного
Итоги урока
Нинди хәл бу?Көн тудымы-яман хәбәр, Кая бакма, һәр төбәктә-фаҗигаләр. Дөньясына нәрсә булды? Кем гаепле? Шундый кансыз, һәм аяусыз, аһ, бу әҗәл!.
Әле монда, әле уңда, әле сулда, Әле күктә, әле җирдә, әле суда. Берөзлексез килеп тора хәбәрләре, Хәбәрләрнең берберсеннән хәтәрләре.
Килде заман, сугыш ачып ятасы юк, Мылтык төбәп беркемгә дә атасы юк. Бер гөнаһсыз бәндәкәйләр кырылалар, Каргышмы бу? Әллә сихер-ырыммы бар?.
И Илаһым, нәрсә булды? Ни хикмәт бу? Кеше өчен моннан да зур кайгы бармы? Сыялмыйбыз чиксез күккә, диңгезләргә, Әллә җирдә ил түшәгән юллар тармы?
Бетәрме бу хәүф-хәтәр, —кайчан бетәр? Белмим, диеп, и Ходаем, баш чайкама! Илдә тәртип, төзек юллар бер булырмы, Әй, түрәләр, я кайсыгыз әйтә ала? Р.Сәлахиев 03.07.2017.