СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Китә тора дуслар,

Нажмите, чтобы узнать подробности

Китәләр. Җанга якын дуслар китә тора, Үтә тора гомер, үтә тора. Чәбәләнгән гомер йомгагымны, Сүтә тора Вакыт, сүтә тора.

Китә тора дуслар, бар дөньямны Биләп ала тоташ бушлык бары. Сирәгәеп калган урман кебек, Сирәгәя күңлем ешлыклары.

Бага алар бары сурәтләрдән, И ул нурлы, мәрхәмәтле йөзләр! Нидер әйтмәк булып, еллар аша, Төбәләләр серле-уйчан күзләр.

Вакыт – дәва, дисәләр дә, ул да Юа алмый җаннан сагыш төсен. Бары сүзләр: “Истәлеккә, дустым! Сагынганда сиңа карар өчен.”

Китә тора җанга якын дуслар, Китүләрнең бармы иге-чиге?. Кертергәме “яңаларын” диеп, Уйга калган, никтер, күңлем биге. Рәмис АЙМӘТ

31.07.2017 07:20