СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Хыялымда сиңа хат язам

Нажмите, чтобы узнать подробности

Әти, әти! Ничә айлар инде Хыялымда сиңа хат язам. Күпме ялварсам да, синнән генә, Синнән генә җавап юк хаман. Чәчләремнән сыйпап назлаганың Ахыргача калыр исемдә. Шул наз белән назлыйм баламны мин, Назлыйм аны синең өчен дә.

Әти, әти! Кылган һәр эшемә Ризалыгың сорыйм Ходайдан. Бәхил булып миңа елмаюың, Моңаюың күрәм мин айдан. Назларыңны бик аз татыдым шул, Кыска булды никтер гомерең. Иң татлы төш кебек ымсындырып, Күрендең дә. мәңге күмелдең.

Әти, әти! Бар назымны кушып, Мин хат яздым сиңа бүген дә. Җавап килмәс, бакый еллар аша Очрашырбыз җиһан түрендә. Элеккечә, назлы гөл шикелле, Алларыңа башым салырмын. Чәчләремә инде чал иңсә дә, Нәни кызың булып калырмын. Әти, әти! Элеккечә сөеп, Алларыңа башым салырмын.

Шәмсия Җиһангирова

21.07.2017 22:57