СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Хатын-кыз вазыйфасы.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Нәзакәтле, нәфис бер зат Нәзберек зат син үзең. Мәрхәмәт, шәфкать иясе, Җанны иркәли сүзең. Синдәгедәй назлы, серле, Нәүмиз караш бар микән? Сине Аллаһ үзе шулай Затлы яратты микән? Әй, табигать яратса да Сине иркә зат итеп, Җилкәңә дөнья атланган, Булмый беркая китеп. Хатын-кызга гына язган, Кош чүпләп бетермәс эш. Көне-төне эшләсә дә, Һич күренми арткан төш. Күзен ачса, йөгерә ул - Кухня көтә тилмереп: Пешерә, юа, ашата, Эшкә чаба киенеп. Кичен кайта азык-төлек, Кирәк-ярак тутырып. Йөгерә-атлый план кора, Уйлар җай юк утырып. Баланы яследән алыйм, Аш әзерлим кайтышка. Идән-сәке юасым бар, Сөт кайнатыйм катыкка. Мич тирәсе дә каралган, Аны акка буясы. Киемнәрен кичтән юып, Кер үтүкләп куясы. Улыма булышасы бар, Мәсьәләсен чишәргә. Сыер кычкыра саварга, Бозау сорый эчәргә. Тавык-чебеш куначасын Табалмый азаплана. Ике әтәч сугышалар, Я, бу нинди замана. Бетте, бугай, эшем-көчем, Ирем кайтып керешкә. Ни булса да әзерлим дә, Иртән алырга эшкә. Ирен каршылап ашаткач, Балаларын йоклата. Ава-түнә урын-җиргә Үзе дә барып ята. Менә сиңа назлы хатын - Башын куюга эри. Иртән нәрсә пешерим дип, Иокы аралаш уй йөри. Кадрия Гатина

20.07.2017 07:40