СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Кайнаналарга

Нажмите, чтобы узнать подробности

“Килен кеше – ким кеше” дип, Кимсетсә дә кемнәрдер, Киленеңнең ниндилеге, Кайнана, үзеңнәндер. “Яхшы сүз – җан азыгы” дип, Халык юкка әйтмидер, - Киленеңә чын күңелдән “Кызым” диеп дәш син бер. Искә төшер яшьлегеңдә Килен булган көнеңне, - Киленеңнең урынына Куеп кара үзеңне. Килгән ул синең йортыңа Газиз улыңны сөеп; Шулай булгач, карамачы “Килен кеше – ким.” диеп. Күрмә килешмәгән җирен Эшләгән һәр эшенең, Йөзеңә кара койдырма, Каты япма ишегең! Өеңдәгене кешегә Белдермә ни хәлдә дә, Үзеңнән жәлләмәгәнне Киленеңнән жәлләмә. Булыйм дисәң дөньядагы Иң-иң әйбәт кайнана, “Менә дигән киленем!” – дип, Сөйләп йөр син кайда да. Һәр сүзең, һәр гамәлеңнән Гыйбрәт алыр киленең, - Нигез салырсың бәхетле Картлыгыңа үзеңнең. Улыңның хатыны булса, Оныгыңа – әни ул. Ә син киленеңә - әни, Оныгыңа – әби бул! .Киленнәр колагына да Бер сүзем бар әйтәсе: Кайнана – синең иреңнең Иң-иң газиз әнкәсе! Шәмсия Җиһангирова 14. 01. 2004

02.08.2017 08:36