СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ
Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно
Скидки до 50 % на комплекты
только до
Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой
Организационный момент
Проверка знаний
Объяснение материала
Закрепление изученного
Итоги урока
Шәмсия Җиһангирова Иске дусларыма
Гомер уза. Сирәк күрешәбез. Еллар санын кушып елларга. Кемнәр исән. Кемнәр инде “киткән”. Вакыт та юк туктап уйларга. Һаман ашыгабыз. Йөгерәбез. Белми ни артыннан куганны. Нидер җитми һаман, нидер кирәк. – Кадерлибез микән булганны?! Өлешләргә тиеш көмешләрне Без туганчы бүлеп куйганнар: Гаилә, балалар, әти-әни, Хезмәттәшләр, дуслар, туганнар. Өйләребез җылы. Табыннар мул. Тыныч илдә гомер кичәбез. Комеш кенә җитеп бетми, кайчак Алтыннарын өмет итәбез. .Гомер заялыгын уйладым да, Куйдым бүген кинәт сискәнеп. Кудык, кудык. дөнья артларыннан, Тик барыбер куып җитмәдек. “Өлгерербез.” диеп йөри-йөри, Килеп җиткәнбез бит алтмышка! Күп өлеше инде артта калган, Алда булачагы, һай, кыска! Һәрбер көнгә күзне ачкан саен, Алга диеп, артка барабыз. Баш эшләгән, аяк йөргән чакта Бер-беребезне күрми калабыз. Безнең дуслык, юкса, айлар түгел, Дистә еллар белән сыналган. Уйлар уртак, кайгы-шатлык уртак, Акыл-фигыль уртак булалган! Һәр көн саен күрешеп тормасак та, Күп булса да таныш-белешләр, Өстәлә торса да яңа дуслар, – Булалмас шул сезнең кебекләр! Якты йолдыз кебек балкытасыз Сүрәнләнгән күңел күгемне. Шул дуслыкның кадерен белеп кенә Яшик әле калган гомерне!