СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ
Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно
Скидки до 50 % на комплекты
только до
Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой
Организационный момент
Проверка знаний
Объяснение материала
Закрепление изученного
Итоги урока
Туганнарым бик күп минем, Якын иткәне сирәк. Гомер еллары үтәләр Анлашулар бик кирәк. Нигә мине, ят күрәсең? Ят итмә син, туганым. Сиңа охшамаганмын шул, Ямьсез булып туганмын. Үкенечле гомер булды Аңлыйсынмы туганым? Бер мәртәбә яшим җирдә, Аңла мине уңганым. Байлык туплый алмадым, Өзгәләнәм туганым. Күңел байлыгы мул миндә, Көттем шуның тулганын. Мәңгелеккә күчсәм әгәр, Үткәннәрне уйлама. Әй буенда су кергәндә Тирән җирен буйлама. Ятсам уйлыйм, торсам уйлыйм, Уйланамын туганым. Бер кемгә дә үпкәләмим Үзем начар булганмын. Туганарның арасында Төрлесе бар туганым. Җылылык җитмәгәндер ул, Салкыннарда туңганмын. Ике бармак арасына Итләр үсми, туганым. Күкрәгемдә җаным булгач Туганлыкны тойганмын. Бер үк төрле каннар ага Безнең тәндә, туганым. Бу дөньяда начар сүздән Туган, инде туйганмын.
© 2017, Бикмухаметова Голниса Рифатовна 220