СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ
Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно
Скидки до 50 % на комплекты
только до
Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой
Организационный момент
Проверка знаний
Объяснение материала
Закрепление изученного
Итоги урока
Гафу итәм әле сатканнарны, Дошман түгел алар, мескеннәр; Кайчандар ла язмыш агачымның, Төбенәчә кыркып кискәннәр. Гафу итәм әле яман сүзне, Һәр почмак саен сөйләнгәнен; Эч пошыргыч моңсыз җырларны да, Сәхнә түрендә көйләнгәнен. Гафу итәм әле якынны да, Авыр чакта ташлап киткәнен; Гафу итәм әле кызларны да, Башкага дип яулык чиккәнен. Гафу итәм машинадагыны, Калдырганга юлда ялгызым; Гафу итәм әле язмышны да, Кабынмаган өчен йолдызым. Гафу итәм әле чәчәкләрне, Миңа диеп атмаган өчен; Гафу итәм әле хәтерне дә, Тузаннарын какмаган өчен. Искә төшәр иде бик-бик күпләр, Вакыйгалар, инде җуелган; Гафу итәм әле һәммәсен дә, Булмаса күңел чуеннан. Гафу итәм әле вакытны да, Үтеп барганга кабаланып; Шөкер итәм калышмаганыма, Артыннан әле чаба алып. Мәүлит Шакиров