СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ
Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно
Скидки до 50 % на комплекты
только до
Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой
Организационный момент
Проверка знаний
Объяснение материала
Закрепление изученного
Итоги урока
Әйе Айнур, бу көн килеп җитте, Син үзең дә аны көткәнсең. Жәллимен дә, чиксез куанам да, Син дә инде камыт киясең. Теләп калам олы куанычлар, Яшәгез сез кайгы күрмичә. Кредитлар ссудаларның исә, Нәрсә икәннәрен белмичә. Сизеп алдым, дуслык дәверендә, Бар Айнурда бераз үзсузлек. Алсу сиңа Ходай язса иде, Корыч сыман ныклы түземлек. Арта һаман ана капиталы, Чыга илдә яңа карарлар. Шуңа күрә үстерегез гөрләп, Һич туктамый нәни балалар. Киләчәктә ниләр язылгандыр? Күрә алмыйм, әйтү бик кыен. Баш була күр тормышыңда Айнур, Сөйгән ярың булсын тик муен. Бәхет түгел затлы машинада, Дуслар янда чакта курыкма. Яшик шулай очрашулар корып, Тёщаны да ялгыш онытма. Кичәдәге теләкләрнең нуры, Басса иде йөрәк ярсуын. Тугъры булып тормыш алып барсаң, Уклау тотып көтмәс Алсуың. Савыт-саба шалтырамый тормас, Бәхет-шатлык йөрми бергәләп. Шул вакытны тынычландыр барсын, Бер җыр сузып Айнур иркәләп. Күгәрченнәр сыман гөр-гөр килеп, Ямьле, матур гаилә корыгыз. Саба дорожные салган гына Булмасын тик барыр юлыгыз Бу шигырьдә, дөрес, мәгънә ятмый, Шаяру дип кабул итегез. Оныкларның көләч авазында, Килсә иде картлык көнегез! Илнар Хаҗиев * Газиз балам, һич ышанмый күңелем, Әле генә нәни кыз идең. Кай арада үсеп буйга җиттең, Күбәләктәй ак күлмәк кидең. Бүген, кызым, туең! Насыйп парын Сайлап алды синең йөрәгең. Ак кар кебек туй күлмәген кию – Һәрбер кызның ихлас теләге. Беләсеңдер, кызым, ак күлмәкнең Нинди җаваплылык йөкләвен. Туй күлмәге һәм кулдагы балдак Ялгыз гомереңне чикләвен. Бүгеннән син, кызым, ир хатыны, Бу вазыйфа булсын гомергә. Насыйп булсын сезнең көмеш туйга Шатланышып кына килергә. Мин ышанам, әлегәчә Кызартмадың минем йөземне. Моннан соң да тыңларсың дип уйлыйм Чын йөрәктән әйткән сүземне. Туй көнендә сезгә теләк телим, Гомерегез аклыкка тулсын. Туй көнегез җәйдә булган кебек, Күңелегездә җылы җәй булсын. Очраштырган сезне язмыш, Гашыйк парлар булгансыз. Чәчне чәчкә бәйләшергә Вәгъдәләр коргансыз. Тормышка аяк басасыз, Пар килгәнсез икегез. Сөешеп кенә яшәгез, Тигез гомер итегез! Бездән сезгә изге теләк: Бергә типсен сезнең йөрәк. Түрә булсын түрегездә – Мәхәббәт бер-берегезгә.