СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ
Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно
Скидки до 50 % на комплекты
только до
Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой
Организационный момент
Проверка знаний
Объяснение материала
Закрепление изученного
Итоги урока
Бүген яшик Хыял диңгезендә тирбәләбез, Өметләнеп, нидер көтәбез. Бүген түгел, иртәгә булыр дип, Көнебезне корбан итәбез.
Вакыт житмәвенә сылтау итеп, Бушка уздырабыз гомерне. Юктан-бардан олы сәбәп ясап, Аклыйбыз адашкан күңелне.
Үзебезгә үзебез аяк чалып, Абынабыз тигез урында. Теләмәгән гамәлләр кылабыз, Әйләнәбез вакыт колына.
Иртәгә жырлармын, иртәгә биермен, Иртәгә әйтермен сүземне. Яңа көн тусын да, үзгәрермен мин дә, Яңадан табармын үземне.
Өлгерермен әле, гомерләр озын бит, Төзермен, корырмын, чәчәрмен. Бу көн генә үтсен, иртәгә таңнан ук, Ялгышларсыз гына яшәрмен.
Һай, кыска гомерләр, мәңгелек түгелләр, Бүген яныйк тормыш утында. Ә иртәгә йә яшибез, йә юк, Язмышыбыз Ходай кулында.
Ильмира Гимаева
© 2017, Бикмухаметова Голниса Рифатовна 135