СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Без малайлар идек

Нажмите, чтобы узнать подробности

Без малайлар идек Заманында без малайлар идек, Йөгереп йөри идек урамда, Дөнья ничек-шулай кабул итеп, Көлә идек кызык булганда, Елый идек кыен булганда. Йөгереп йөри идек урамда.

Шул малайлар хәзер важныйландык: Эре сиптерәбез борчакны, Чүпләп-чүпләп кенә сөйләшәбез Кирә төшеберәк корсакны.

Урамнарда йөгереп йөрү кайда! Атлап йөрү дә аз-так сибә. Эшкә бару,кайту-машинада, Гулять салдырулар-таксида.

Малай чакның рәхәт ябайлыгы Онытылган инде-белмибез, Елар чаклар була-еламыйбыз, Көләр чаклар була-көлмибез.

Шаярмыйбыз,имеш,олыларга Уен-көлке- фәлән килешми, Кай берәүләр хәтта килешми дип, Яшьлек дусты белән күрешми.

Ят шикелле хәзер малайларның Урамнарда йөгереп йөргәне. Шулай безгә акыл керә микән, Әллә чыга микән кергәне? Әнгам Атнабаев

02.03.2018 22:02