СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Без - барыбер авыл баласы!

Нажмите, чтобы узнать подробности

[ АВЫЛ БАЛАСЫ ] Авыл баласының иртән алып Кичкә хәтле эше бүленгән Өйдәгесен тәмамласа әнә, Бакчадагы чүпләр күренгән

Мал-туарны карау, ашату да Авыл баласына йөкләнгән Чират көтүендә ничә тапкыр, Яңгырларда калып юешләнгән.

Әти-әни эштә, тик балалар Көтми иде фәрман биргәнен Ул үзәккә үтте көн дә эзләү, Кайтмый калган сарык бәрәнен

Печән вакытында кигәвеннәр, Җиләк җыйган чакта - еланнар Шуннан куркып, һаман вакыт-вакыт Төшкә керә елап торганнар

Аяк-кулга әгәр күз төшерсәң, Анда җөй бар, монда эз калган Әле дә ярый егылып төшкән чакта, Имгәнүдән Аллаһ саклаган!

Кайда гына гомер кичерсәк тә, Без - барыбер авыл баласы! Ялга чыксак, чит илләргә түгел, Авылыбызга килә кайтасы

Һәммәбезне хезмәт ныгытты шул, Без дә авылныкы дисезме?! Горурланып әйтик бергәләшеп "Без-авылдан!"-дигән исемне! Рушания Ахмадуллина (Чанышева)

04.02.2018 21:04