СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ
Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно
Скидки до 50 % на комплекты
только до
Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой
Организационный момент
Проверка знаний
Объяснение материала
Закрепление изученного
Итоги урока
3 йомыркага 1 стакан (180 г) шикәр комы салып тугларга кирәк. Аерым кечкенә савытта 2 аш кашыгы балга 1 чәй калагы сода салып яхшылап болгатасы. Бал нинди булса да ак төскә керә. Ике массаны кушып болгаткач, 200 г акмай яки маргаринны эретеп өстисе. 3-3,5 стакан он кушып бик куе булмаган камыр барлыкка килергә тиеш. Әйтергә кирәк: камыр сыек сыман тоелачак, әмма 20-30 минут суыткычта тоткач, кулга алып әвәләрлек хәлгә киләчәк. Барлыкка килгән массаны 8-9 өлешкә бүлеп пешерергә була. Камырын пешерәсе калайга 3-4 мм калынлыкта, хәтта үтә күренмәле итеп кул белән генә җәясе. Тигез пешсен өчен чәнечке белән тишкәләп чыгасы. Йөзе килгәнче пешереп аласы. Камырыгыз суыткычта торсын. Коржиклар бераз суынгач, крем буяп, бизәп, суыткычка куегыз. 2-3 сәгатьтән әзер була. Крем өчен: ярты литр куе сметанага ярты стакан шикәр комы салып яхшылап күпертәсе. Баллырак яратучылар бер-ике катламга берәр төрле джем яки куе кайнатма сала ала. Тәмле булсын!