СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ
Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно
Скидки до 50 % на комплекты
только до
Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой
Организационный момент
Проверка знаний
Объяснение материала
Закрепление изученного
Итоги урока
Балачак хатирәсе. Иртә белән коймак пешергәндә, Искә төште сабый чакларым. Күз алдына килде мич алдында Коймак пешерүче әбием. Утлы ялкын уйный пүләннәрдә, Уйный әбиемнең йөзендә. Кулларында бии табагачы, Коймак чыжлый майлы табада. Тәрәзәдән төшкән кояш нуры Ап-ак мичтән кире чагыла. Нинди тылсымы бар бу мизгелнең Җаннарга да җылы бөркелә. Җиз самовар, ап-ак авыл миче- Күрке булган авыл өенең. Шишарасы, бәлеш-пәрәмәче, Кайнар чәе чыкмый исемнән. Морҗалардан төтен күтәрелми, Авыл миче күптән сүтелгән. Самовар да түрдә җырламый Чоланнарга күптән күченгән. Үткән белән чагыштырып булмый Хәзергесен авыл өенең, Уты, суы, газы өй эчендә, Тик нәрсәдер җитми күңелгә. Р.Рамилә