СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Бәхеткә юл ....

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бәхетле син диләр, уйга калдым. Башымдагы фикерләрне җыйнап алдым. Беләм.Тоям.Чынлап бәхетле мин. Барчагызга шундый бәхет телим. Таң беленгәч, торам намазга дип, Һич торасы гына килми, йоклата бит. Тәннең эреп, йомшакта каласы килә. Бер торгачтын, кире ятмасымны белә. Иртүк җәям өстәлемә чиста җәймә, Бар гаилә чыга тәмләп чәй эчәргә. Аркасыннан сыйпап үтәм балаларның, Җайлап кына үбеп алам аталарын. Коръән уку кирәклекне күңел белә, Укыйм дисәм, уйлар китә гел кирегә : -Эшең күп бит, керләреңне юып ал,-дим, -Матур дөнья рәхәтләрен күреп кал,-дим. Мәҗбүр итеп акылымны буйсынырга, Сөеп алам Изге китапны кулыма. Башта йөргән яман уйны әрләп ташлыйм, Җайлап, Коръән тәфсирен укый башлыйм. Киләчәкне уйлап яфаланмыйм, Чөнки дөнья мин дигәнчә бармый. Үземдәге булган "мин"не егып салам. Бәхетемне ач шайтаннан тартып алам. Бәхетле син диләр. Әйе, бәхетле мин. Барчагызга шундый бәхет телим. Зинфира Каримова

24.07.2017 21:57