СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Авыр чакта башың куялмыйча

Нажмите, чтобы узнать подробности

Авыр чакта башың куялмыйча, Озак йөрсәң, әгәр аптырап. Күпләр сине хәтта күрми үтәр, Башың күтәргәндә, юл сорап. Шундый чакта ялгыз калган коштай, Син канатың аска салырсың. Мин ышанам, эч сереңне сөйләр, Якын дусны син дә табырсың. Син ышанма, әгәр сиңа ятлар, Син кирәксез кеше дисәләр. Ул кешеләр үзләре дә шулай, Ялгыз килеш тормыш кичәләр. Чын дуслар бар, бары берәү генә, Була алар һәрбер кешедә. Чын дуслары булганнарның гына, Гөрләп бара һәрбер эше дә. Чын дусларны кеше үзе тапмый, Тормыш аны үзе билгели. Якын дустың булса, кадерен бел, Әйбәт дуслар гел-гел бирелми. Еладыңмы, инде булды, җитәр, Сөртеп алчы яшьле күзләрең. Һәм бер сөйләп бушат күңелеңне, Дустың тыңлар синең сүзләрең. Кем өчендер дусты - үз әнисе, Кемнең сыя сере әтигә. Кемнәрнеңдер егетләре чын дус, Килеп җитә, бер сүз әйтүгә. Чын дустыңның кем булуы түгел, Булу-булмаулары мөһимрәк. Чын дусларны унлап санап булмый, Була бер йә бергә күберәк. Хәзер кара тирә-ягыңа бер, Синең дә бар андый иптәшең. Аның гына сиңа сүзе үтә, Аны гына син дә ишетәсең. Чын дусларың булса, сөен генә, Авыр чаклар бергә үтелсен. Гомер йомгагы да картлыкларда, Шул кешеләр белән сүтелсен.

18.07.2017 11:55