СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ
Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно
Скидки до 50 % на комплекты
только до
Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой
Организационный момент
Проверка знаний
Объяснение материала
Закрепление изученного
Итоги урока
Авыл баласының иртән алып Кичкә хәтле эше бүленгән Өйдәгесен тәмамласа әнә, Бакчадагы чүпләр күренгән Мал-туарны карау, ашату да Авыл баласына йөкләнгән Чират көтүендә ничә тапкыр, Яңгырларда калып юешләнгән. Әти-әни эштә, тик балалар Көтми иде фәрман биргәнен Ул үзәккә үтте көн дә эзләү, Кайтмый калган сарык бәрәнен Печән вакытында кигәвеннәр, Җиләк җыйган чакта - еланнар Шуннан куркып, һаман вакыт-вакыт Төшкә керә елап торганнар Аяк-кулга әгәр күз төшерсәң, Анда җөй бар, монда эз калган Әле дә ярый егылып төшкән чакта, Имгәнүдән Аллаһ саклаган! Кайда гына гомер кичерсәк тә, Без - барыбер авыл баласы! Ялга чыксак, чит илләргә түгел, Авылыбызга килә кайтасы Һәммәбезне хезмәт ныгытты шул, Без дә авылныкы дисезме?! Горурланып әйтик бергәләшеп "Без-авылдан!"-дигән исемне! Рушания Ахмадуллина (Чанышева)