СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Адаштым...

Нажмите, чтобы узнать подробности

Юк,кирәкми,әйтмә башка "Сөям сине!",дигән сүзләрең. Мин бит тоям,башкага да Ачык синең йөрәк түрләрең.

Күңелемә нигә үтеп кердең, Назларымда кала алмагач? Сөю бишегендә икәү бергә Тирбәлерлек ярым булмагач?!

Йөрәгемә әмер биреп карыйм, "Оныт аны!",диям мәңгегә. Килешергә телиме соң йөрәк, Ул бит мохтаж синең сөюгә!

Карашларың миндә сыман үзе, Бәлки,алдашадыр күзләрең. Минем җанда ялкын булып яна, "Син минеке бәгырем!",дигәнең.

Мин адаштым ахры уйларымда, Кит,диям дә,үзем җибәрмим. Һәрбер күзәнәгең якын миңа, Синсез калсам,мин соң нишләрмен? Автор:Лилия Саттарова

02.08.2017 21:07