Татарстан республикасы, Зәй муниципаль районы “Кадер урта гомуми белем мәктәбе” филиалы “Әхмәт башлангыч гомуми белем мәктәбе”нең 3в класс укучылары:
1.Бояров Адель
2.Боярова Анастасия
3.Васильева Регина
4.Закирова Азиля
Житәкче:Сөләйманова Гөлфия Хәсән кызы
Чишмәләр авылыбызның күрке.
Туган авылым Әхмәт.
Туган авылым.
Җир бизәге – туган авылым белән
Мактанырга минем хакым бар;
Үксез калгач, газап кичергәндә,
Кулын сузган изге халкым бар.
Бөтен уем, эшем сиңа, авылым,
Мин гомергә сиңа бурычлы;
Синең безне сөю кайнарлыгың
Эретерлек алмаз, корычны.
Сусап үләр идем, чишмәләрнең
Мин шифалы суын эчмәсәм,
Басуыңның иген исен сулап,
Икмәгеңне ашап үсмәсәм.
Тугачтын да күктән кояш нурың
Бишегемә көлеп караган;
Һаваң биргән күзгә зәңгәрлеген,
Җирең манган чәчне карага.
Назлы җилең үс дип иркәләгән,
Язың җәйгән яшел юрганын,
Төннәреңдә аең маяк булып
Юлларыма сипкән нурларын.
Мине кызың итеп үстердең син,
Анам кебек булдың ягымлы,
Саф күңелдән мең кат рәхмәт әйтәм
Хәтерлим дә бала чагымны.
Туган авыл. Безнең авыл бик матур, Бик матур Зичә буе. Зичә яры буйлатып Китә Урал тау итәге. Урал тавы итәгендә Мәңге яшәр имәннәр үсә. Шул имәннәр төбендә Кызарып җиләкләр пешә.
Һәр авылның күңеленә якын, җанга рәхәтлек бирә торган урыннары, чишмәләре була. Мондый урыннар безнең Әхмәт авылында да бар: Чүмешле чишмәсе - чишмәнең суы җыела торган урыны кечкенә булганга кушканнар, Шәрифә чишмәсе – тәртиптә тотучы хуҗасы Шәрифә исемле булганга, Тирән елга чишмәсе – агып чыга торган урыны ике тирән елга арасына урнашкан, Кызлар ташы чишмәсе – кызлар чишмә әйләнәсенә таш җәйгәннәрдер, Надулат чишмәсе- изгеләр чишмәсе рәтендә йөртелгән.
Чишмәләрдә авылның йөзе. Чишмәләр, чишмәләр! Тереклек дөньясын үзенең татлы суы белән ләззәтләндереп, колакларны иркәләп, йөрәкләрне җилкендереп, чылтыравы белән кешелекне сокландырып яшәтү өчен барлыкка китерелгән табигатьнең искитмәле кадерле бүләгедер ул. Атаклы музыка коралы осталары да чишмә чылтыравыдай матур көйне чыгарырдай инструментны ясый алмаслардыр. Иң күренекле җыр-көй язучыларыбыз да чишмә җырыдай моңлы көйне язмаганнардыр.Ләкин чишмә суын эчеп, күңелләрен сафландырган, чишмә чылтыравын тыңлап хозурланган язучыларыбыз, көй осталарыбыз безнең күңелләрне айкарлык шигырьләрен язганнар, тыңлап моңаюдан йөрәкләргә шәфкать иңәрлек, ашкынудан зур-зур матур эшләргә дәртләндерерлек көйләр иҗат иткәннәр. Үзенең җырларында чишмәне мактап, чишмәне сагынып искә алмаган шагыйрь бармы икән? Иртәнге чык тамчылары белән сугарылган гөл төсле, чишмә суын эчеп үскән авыл баласы, язмыш аны кайларга гына ташласа да , үзенең туган төбәген онытмас, көянтә-чиләкләп су ташыган чишмә юлын күңелендә иң кадерле ядкарь итеп саклар. Чишмәсез авыл юктыр ул. Безнең дә үзебез өчен бик кадерле чишмәбез бар – ул безнең авыл Кызлар ташы чишмәсе.Күзем ачылып , тәпи йөри башлаганнан бирле хәтерлим кебек мин аны. Әниемә яки апама ияреп барган вакытлар күз алдымда тора: тыкрыкны үтеп тау башына килеп чыгуга инеш басмасының икенче ягында тау астындагы чишмә буенда матур бала итәкле күлмәкләр кигән, ак алъяпкычлар бәйләгән хатын-кызлар гөҗләп торганын күрәсең. Чөнки бу чишмә бөтен авылыбыз өчен бердән-бер су чыганагы дисәң дә булгандыр. Югары оч урамнары гына монда сирәгрәк килгәннәрдер. Чишмәнең суы кечкенә генә бура эченә куелган бер кыска тимер улактан нечкә генә булып агып тора. Шуңа чиләкләр бик акрын тула. Халык чират көтәргә мәҗбүр. Үзебезне белә башлаганнан бирле су ташысак та, мин үземнең бу улактан су алганымны хәтерләмим. Бик күптән бураны сүтеп, улакны алып, чишмәдән суны чүмеч белән тутырып алырга ясаганнар. Шуңа без һәрвакыт чүмеч алып йөрдек. Чират көтеп, су буенда көннәребез үтә иде. Колонкалар куйгач кына чишмә буенда чират бетте. Үтә уңганнар гына чәй суына чишмәгә йөрүен дәвам итте.
Киләчәктә без авылыбызның чишмәләре яңаруын телибез. Безнең бу теләгебезгә барлык авылдашлар, абыйлар, апалар, әбиләр, бабайлар кушы-лырлар дип уйлыйбыз. Менә ул нинди булырга тиеш!
Халык әйтемнәре : 1.Суның кадере чишмә корыгач беленә. 2.Диңгезгә керсәң, чишмәдән су алырга онытма. 3. Идел бер, диңгез күп. 4. Җиренә күрә чишмәсе.