СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Туган ягы кирәе кешегә

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Туган ягы кирәе кешегә»

Туган ягы кирәк кешегә. (М.Җәлил иҗаты буенча ачык дәрес)

( рус төркемендә әдәбият дәресе. 5 нче класс)

Дәрес темасы: Муса Җәлил. “Сагыну”.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  1. Метапредмет : Герой-шагыйрь М. Җәлилнең тормыш юлы һәм батырлыгы турында мәгълүмат бирү.

  2. Предмет : Муса Җәлилнең “Соңгы җыр” шигырен өйрәнү.

  3. Шәхескә кагылышлы : Укучыларга М. Җәлил әсәрләре нигезендә әхлак тәрбиясе һәм патриотик тәрбия бирү.

  4. Дәрес тибы: яңа белем үзләштерү дәресе.

Материал:

Дәреслек: Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). 5 нче с-ф. Ике кисәктә. 2 нче кисәк/ Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова; [ Диләрә Нәүрүзова]. – Казан : “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2014. – 19-20нче битләр, интернет челтәреннән алынган мәгълүматлар

Җиһазлау: Муса Җәлил әсәрләреннән төзелгән китап күргәзмәсе, портреты; компьютер, проектор, экран, презентация.

УУГ формалаштыру

Шәхси УУГ: шәхескә хас әхлакый – рухи сыйфатларны аңлый, үзеңә күчереп карый белү.

Танып белү УУГ: укыганны, тыңлаганны аңлап әйтеп бирү.

Коммуникатив УУГ: үз фикереңне җиткерә белү.

Регулятив УУГ: үз фикереңне раслау өчен, дәлилләр сайлый белү.

Дәрес барышы

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1. Дәресне оештыру.

- Хәерле көн, укучылар, килгән кунаклар! Дәресебезне башлыйбыз.

2. Өй эшен тикшерү.

3. Актуальлаштерү.

-Әйтегез әле, хәзер нинди ай ?

(Февраль)

-Февраль нинди бәйрәмнәргә бай?

(Ватанны саклаучылар көне)

- Нәрсә ул Ватан?

-Нишләтеп саклыйлар соң Ватанны?

-Кайчан, Ватаныбызны саклап, бик күп халык һәлак була? Нинди сугышта?

-Алар ничек яклаганнар, саклаганнар илебезне?

-Кемнең туган көне?

4. Уку мәсьәләсен кую.

-Сугышта вакытта М. Җәлил туган илне, гаиләсен сагынган, сезнең сагынганыгыз бармы?

-Кемне, нәрсәне сагынасыз?

-Без бүген нәрсә турында сөйләшербез?

-Каһарман шагыйрь Муса Җәлил турында да укырбыз, “Сагыну” дигән шигырен өйрәнербез. Ни өчен батыр, каһарман шагыйрь дип әйтәм, чөнки ул батырларча илебез тынычлыгы өчен көрәшә һәм яуда һәлак була. Аның тууына 15нче февральдә 115 ел.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

-Укучылар, язуыларның әсәрләрен өйрәнгәнче , иң беренче аның тормыш юлына күз салырга кирәк диелә. Чөнки әсәрләрендә аның күргәннәре, кичергәннәре

тасвирлана.

Презентация- тормыш юлы.

1941 елның июль аенда М. Җәлил армиягә алына. Башта ул Казан гарнизоны хәрби частендә рядовой кызылармеец булып хезмәт итә, аннары Курск өлкәсендәге политработниклар әзерли торган алты айлык курсларга укырга җибәрелә. Курск өлкәсенә фашист гаскәрләре якынлашкач, курслар Татарстанның Минзәлә шәһәренә эвакуацияләнә. 1941 елның декабрендә курсларны тәмамлагач, өлкән политрук М. Җәлил Мәскәү аша фронтка китә (февраль, 1942), Ул Төньяк-көнбатыш фронтта чыга торган «Отвага» исемле газетаның алгы сызыктагы хәрби корреспонденты итеп билгеләнә. 1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә. Шул көннән патриот шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы газаплы һәм героик тормыш этабы башлана. М. Җәлил һәм җәлилчеләрнең, яшерен оешма төзеп, фашизмга каршы алып барган героик көрәше, каһарманлыклары турында дистәләрчә китаплар - романнар, повестьлар драма әсәрләре һәм поэмалар язылган, кинофильмнар төшерелгән. Иң мөһиме: Җәлил һәм аның иптәшләре ахыргы сулышларына кадәр ватан алдында турылыклы булып калалар һәм фашизмга каршы көрәштә тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык үрнәге күрсәтәләр. Хөкем ителгәннәрне аерым камераларга утырталар, кул һәм аякларын кандалларга бәйлиләр. Фашистлар шагыйрьнең кулын сындыралар, бик каты кыйныйлар. Бармаклары бөгелмәсә дә, Муса бирешми. Моабит төрмәсендә Җәлил танылган татар язучысы, дусты Абдулла Алишны очрата. Муса аңа атап шигырь яза « Дустыма».1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Фашистик хәрби суд аларны, «дәүләткә каршы җимерү эше» алып баруда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә 11 җәлилченең гомере өзелә. Хөкем ителгәннәр бер төркем булып бер-берсенә җилкәләре белән кагылып басып торалар. Һәм ... елмаялар. Беренче булып үлемгә Гайнан Курмаш атлый.Һәм 3 минут саен Җәлилчеләр бер-бер артлы үлемгә атлыйлар. Фоат Сәйфельмелуков. Абдулла Алиш. Фуат Булатов Муса Җәлил. Гариф Шабаев Әхмәт Симаев. Абдулла Баталов. Зиннәт Хасанов. Әхәт Атнашев. Сәлим Бухаров. Фашистларга татар халкының бөек улларының башларын кисәр өчен барлыгы 30 минут вакыт җитә.

–Әйе, М. Җәлил шигърияте ул- серле бай дөнья. Сез аның шигырьләрен күбрәк укыган саен, аның серләренә ныграк төшенерсез. Менә мин сезгә аның түбәндәге китапларын тәкъдим итәм.

Ә бүген без дәрестә танышачак шигыре, минем дә иң яратып укый торган шигырем “Сагыну” дип атала.

Дәрескә эпиграф итеп, М. Җәлилнең “Бүләгем” шигыреннән өзек алдым. (1943 ел)

Кайтса иде гөлләр арасында

Гөрләп үткән көләч көннәрем.

Дускай, сиңа бүләк итәр идем

Илкәемнең иркә гөлләрен.

-Укучылар, матур шигырьме? Дәрес ахырында әлеге шигырьне кемгә язганын, нәрсә әйтергә теләгәнен без белербез

-Ни өчен әлеге эпиграфны алдым, бу сорауга җавапны бүгенге дәрестә эзләрбез.



1. Дәреслекләрне ачабыз. , М. Җәлилнең “Сагыну” шигырен тыңлап узыйк. Шигырьне уку дәверендә сәнгатьлелеккә игътибар итегез һәм дәреслектән карап барыгыз.

Аудиоязмада тыңлау. Укучылар дәреслектән карап баралар.

-Муса Җәлилнең тормыш юлын үттек. Менә “Сагыну” шигырен укыдык. Ни өчен “Сагыну” дип атала икән?

- “Сагыну” сүзен ничек аңлыйсыз?

– Сезнең гаиләгездән башка ерак җирләрдә булганыгыз бармы?

-Бүген без дәрестә өйрәнеләчәк “Сагыну” шигыре әнә шул хакта языла да инде.

2. Дәреслектән уку.

- Ничек, укучылар, ошадымы?

( Әйе, миңа бу шигырь ошады. Мин аны тыңлагач тетрәндем, күңелем тулды.)

  1. Башта сүзлек белән эш үткәрелә.

  2. –Шигырьнең эчтәлеген аңлап бетерер өчен сүзлекне карыйк әле.

  3. -Ә хәзер сәнгатьле итеп Әдилә укып үтсен әле.

6. - Укучылар, игътибар итегез әле, шигырь ничә строфадан тора?

-Строфа ничә юлдан тора?

-Кайсы юллар рифмалашып килгән?

-Ни өчен әлеге сүзләр кабатланган?

(Мәгънә көчәйтү өчен.)

-Шигырь кем исеменнән сөйләнелә?

(Мин исеменнән сөйләнелә)

-Кем ул мин?

(Лирик герой.)

-Без аны шигырьнең кайсы юлларыннан билгели алабыз?

(“Җилкәмә шәл салырмын”, “ Тиздән кайтыр булсаң, каршы чыгып алырмын” юлларыннан лирик геройның – хатын-кыз образы турында икәне аңлашыла.)

7. -Ә хәзер тагын бер тапкыр сәнгатьле итеп Камилә укып үтсен әле.

8. - Ә хәзер шигырьнең эчтәлегенә күчик. Укый Ралинә.

Гөл чәчәкләрен өзәм мин,

Юлларына тезәм мин.

Бик сагындым, бәгърем,

Бик сагындым сине,

Әле дә ничек түзәм мин!

-Шигырьнең 1 строфасыннан күренгәнчә, лирик герой нәрсә ди?

-“ Гөл чәчәкләрне юлларыңа тезәм мин”, - дигән җөмләне ничек аңлыйсыз?

- 2 строфаны укый Сәид.

Таң атканда уянырмын,

Җилкәмә шәл салырмын.

Таң шикелле балкып

Тиздән кайтыр булсаң,

Каршы чыгып алырмын.

- “Таң ату – яңа көн туу” – дигән сүзләрне ничек аңлыйсыз. Дәлилләгез.

-3 строфаны укый Әмин.

Җилбер, җилбер җил искәндә,

Үләнгә чык төшкәндә,

Бик күңелле булыр,

Бик кызыклы булыр,

Кайтсаң, сагынып көткәндә.

- Нигә таң атканда кайтсаң?- дип язылган?

-Сагыну хисе нинди дәрәҗәдә бирелә? Шул юлларны табып укыгыз.

(“Бик сагындым, бәгърем,

Бик сагындым сине,

Әле дә ничек түзәм мин!” Бу юллар сагыну хисенең көчле булуын күрсәтә).

-“Сагыну” шигырендә сүрәтләү чаралары( чагыштырулар) бармы? Укып күрсәтегез, эш дәфтәрегезгә язып куегыз.

(“Таң шикелле балкып

Тиздән кайтыр булсаң” юлларында “таң шикелле” сүзләре.)

  1. -“Сагыну” шигыре җыр итеп тә җырлана. Көйнең авторы Заһид Хабибуллин. “Сагыну” җыры нинди?

(Сагышлы, моңлы)

-“Моң” сүзенең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

- Заһит Хәбибуллин турында нәрсәләр беләсез?

9. -Әле композиторларыбыз аның башка шигырьләренә дә моңлы көй сала. Менә тактадагы җырларын матур итеп дәфтәрләргә күчерик әле.

“Дулкыннар”. Рөстәм Яхин көе.

“Сагыну”. Заһид Хәбибуллин көе.

“Җырларым”. Рөстәм Яхин көе.

"Җиләк җыйганда". Мансур Мозаффаров көе.

“Тик булса иде ирек”. Рөстәм Яхин көе.

10. -Шагыйрьләребез аңа багышлап шигырьләр иҗат иттеләр.

11. -Балалар, менә бу савытта су. Хәзер шушында бер генә тамчы су тамызсак та, ул түгеләчәк. Кеше күңеле дә шулай ук. Күңел тулгач, кеше нишли?

-Ә хәзер без сезнең белән кечкенә генә иҗади эш эшләп алырбыз. “Мин кайчан сагынам...” дигән фикерне дәвам итеп карагыз әле.

(“Когда я скучаю...”)

(Укытучы карап йөри, укыта.)

-Бик матур язгансыз. Сезнең фикерләрегез белән мин дә килешәм.



III. Рефлексия.

  1. Рефлексив кабатлау.

-Укучылар, без бүген нинди шигырь өйрәндек? Кемгә багышланган?

-Ә хәзер эпиграфка әйләнеп кайтыйк әле. Шигырьнең авторы кем булды? Ул нәрсә әйтергә теләгән?

-Укучылар, М. Җәлил тормыш юлын, иҗатын өйрәндек. Сезгә аның шигырьләре һәм “Сагыну” шигыре аша нинди сыйфатлары ошады? Нинди булырга өйрәтә М. Җәлил?

- Шигырьгә икенче исем куеп буламы?

- Сез нинди исем куяр идегез?

- Нәрсәләр белдегез?

2. Бәяләү.

Слайдка карап, укытучы тараткан кәгазь битләренә әлеге дәрес турында фикерләр языла.

Мин бүген дәрестә ... өйрәндем.

Кызыклы булды:

Кыен булды:

Мин ... аңладым.

Мине ... гаҗәпләндерде.

Мин ... телим.

Мин ... билгесенә лаек.

-Дәрестә барыгыз да актив катнашты.

3. Өй эше: -Ә хәзер көндәлекләрне ачтык, өй эшен язабыз 1.Шигырьне сәнгатьле укырга, М.Җәлилнең биографиясен өйрәнергә.

2. М.Җәлил турында өстәмә мәгълүмат яисә презентация әзерләргә.

-Дәрес бетте. Чыгарга мөмкин.