Бәйрәм укучыларның строевой смотр җырын күрсәтү белән башлана.
1 ал.б.Бүген без иң якын кешеләребезне- әти-абыйларыбызны, дәү әтиләрне, бабайларны кунакка чакырдык. Кадерле әтиләребез, абыйларыбыз һәм аларга алмашка үсүче егетләребез! Без Сезнең барыгызны да шушы бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә алдагы тормышыгызда зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, озын гомер телибез. Ә хәзер кичәбезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез.
2 ал.б.Дөньяда иң кадерле кешеләребез- әти белән әни.Халкыбыз юкка гына “Ата-ана- алтын канат”, димәгән шул.“Җәннәт аналарның аяк астында,” – диелә хәдистә. Коръән буенча, хатын-кызның, ананың хакы олы. Аналар үпкәсе күп булса да, язгы кар суы кебек тиз эрер, диләр.
1 ал.б.Әниләребез белән беррәттән, безне тормыш сукмагына алып чыгучы, безгә җан өрүче газиз әтиләребез дә бар бит әле безнең. Әти! Нинди матур, ягымлы сүз. Бу сүз көнгә ничәмә-ничә тапкыр нинди телләрдә генә яңгырамый!
2 ал.б.Ата да шулай ук табигатьнең олы бер вәкиле, илаһи заты, бөек җан иясе. “Балага ата хуҗа”, “Балада ата каны”, дип әйтәләр бит.Ир-ат җәмәгате-гайрәтле, гыйлемле, тәвәккәл зат. Ходай аларга зур бурычлар йөкли. Имам, пәйгамбәр, дин эшлеклеләре, ил башлыклары фәкать шушы заттан. Җеназа, никахларны, балагаисемкушуны да фәкатьаларгынаукыргатиеш.
1 ал.б.Аннан соң ир-ат, әти диюгә, безнең күз алдыбызга солдат- Ватанны саклаучы хәрби киемле, төз, кыю егет образы килеп баса, чөнки ул һәрвакытта да батырлык үрнәге, җирдәге тынычлыкны, Ватанны саклаучы символ.
2 ал.б.Әниләргә язган җырлар инде шактый,
Әтиләргә языласы ишек шакый.
Каршы түгел, яңа җырлар күбрәк булсын,
Атаның да беразгынакүңелебулсын.
Әниләрдән ким янмыйлар бала өчен,
Гаиләдип, бирәатабулганкөчен.
Ата-анабергәчактагаиләнык,
Әтисезнеңһәрвакыттакүңелесынык.
Тормыштагытулыбәхетнидән тора?
Белерөчен тол хатыннанбарып сора.
Без яратканәтиләргәҗырларязыйк,
Сәламәтлек, зурбәхетләртеләпкалыйк.
Җыр. “Изге теләк” (8 сыйныф кызлары)
1 ал.б.Күренекле Америка галиме Р.Морган: “Кешелек җәмгыяте иң элек матриархат чорын кичергән”,- ди. Ул чакта баланың атасын эзләп баш ватмаганнар, әнисен генә белгәннәр. Бу- аналарның җәмгыятьтә тоткан урыны белән хәл ителгән: алар туйдыручы булганнар, балаларын ияртеп, тамыразык, җиләк-җимеш, кузгалак, юа һәм башка үсемлекләр җыйганнар, шалаш корганнар. Ирләр кыргый җәнлекләр аулау белән шөгыльләнгәннәр, әмма куркыныч бу һөнәр еш кына уңышсыз тәмамланган.Адәмизатныңуртачагомере 18 елданартмаган…
2 ал.б.Гасырлар уза торган.Кешеләр кыргый хайваннарны кулга ияләштерә башлагач, “статуслар” үзгәргән: мал тоткан, иген иккән затлар –ирләр- һәр эштә башлап йөргән. Гаиләшулчактабарлыккакилгән. Моныархеологикказылмалар да раслый…Менәшуннанбашлап, гаиләнеңхуҗасы, тоткасыиркешебулган. Хатыны тыныч кына йоклап ятканда, ир, уянып, уйлар диңгезенд әйөзгән. Шулай булмый, малайны өйләндерәсе, кызларны кияүгә бирәсе бар. Кемгә? Кайчан? Ничек? Лапаста утын бармы? Келәттәге он яңауңышка кадәр җитәрме? Налогны ничек түләргә? Әнә шундый уйлардан ирнең маңгаена тир бәреп чыга…
Менә шуңа күрә дә халыкта “Ир аркасы-кала аркасы” дигән әйтем бар. Ә халык исә бернәрсәне дә юкка гына әйтми.
2 ал.б.Әйе, яныбызда көчле рухлы, кешелекле, эшкә уңган, батыр, сөйкемле әтиләр булганда, без үзебезне бик бәхетле тоябыз. Ата- гаиләнең намусын саклаучы, тугрылык үрнәге, балаларның горурлыгы.
1 ал.б.“Әткәгез”,- диеп һәрвакыт
Сүз башлады әнкәем.
Бөтенебез шулай сиңа
Сыендык без, әткәем.
Җил-давылдан ышыкладың
Җаның-канатың белән.
Йөрәкләргә көч өстәдең
Җылы карашың белән.
Ал димәдең, ял димәдең,
Безнең өчен тырыштың.
Син өйрәттең бит җиңәргә
Авырлыгын тормышның.
Сукмасаң да, курыктык без,
Һәм ихластан яраттык!
Әткәйгә әйтәм хәзер, дип,
Бер-беребезне тыңлаттык.
И әткәем, бәгырькәем,
Синсез ямь юк һичләр дә.
Меңяшәсин, тал чыбыгың
Торсын, торсынкиштәдә!
2 ал.б.Хөрмәтле әтиләр, безнең бәхетебез нинди бала үстерүебезгә, аларның бәхетле булуына да бәйле. Һәрбер кеше көн саен үзенең үрнәге белән, кешеләргә, хезмәткә, өйгә мөнәсәбәте белән баласын тәрбияли. Сезгә бу изге эштә түземлелек һәм зирәклек телим! Иң мөһим сыйфатка- балагыз белән үзара аңлашуга ирешү өчен бөтен осталык-тырышлыгыгызны куегыз.
1 ал.б.Әниләр - җимеш агачы,
Тамыры - әти кеше,
Дөньяны яклау, саклау да -
Газиз әткәйләр эше.
Әти канаты астында
Бала бит без барчабыз,
Синеңхактауйлыйбыз,
Горуратлапбарабыз.
Музыка. “Солдат” (1 класс укучылары чыга)
Шигырь. (1 сыйныф укучылары)
Җыр. “Солдат” (1 сыйныф укучылары)
Шигырь. “Икәүләшеп укыйбыз”
Шигырь. “Малай-бабай”
Шигырь. “Гармун уйный алмадык”
Җыр. “Без әтине яратабыз” (3-4 сыйныф)
2 ал.б. Дөньяда иң кадерле булган әти һәм әни турында без бик күп сөйлибез. Ә менә әти-әниләребезнең әниләре һәм әтиләре булган, аларга тормыш биргән, кеше иткән якыннарыбыз – дәү әни һәм дәү әтиләребез турында да онытмасак иде. Ә дәү әнисе, дәү әтисе булган кешенең нинди бәхетле икәнен һәр бала белә. Алар булмаса, бу тормышның бер ягы китек булыр иде һәм бүгенге бәйрәмебез дә булмас иде. Рәхмәт Сезгә, дәү әтиләребез, бабайларыбыз, чакыруыбызны кабул итеп, бәйрәмебезгә килгәнегез өчен.
Балалар, сезнең каршыгызда бу тормышның, бу дөньяның бөтен төрле авырлыкларын, михнәтләрен, газапларын күргән, шул ук вакытта бик күңелле, якты истәлекләргә бай кешеләр утыра. Алар өчен тормышның сикәлтәле юллары артта калган. Алар хәзер гомер көзенә килеп кергән кадерле кешеләр. Сез - безнең өчен иң матур, иң сабыр, иң түземле кешеләр булып каласыз. Алдыгызга тезелеп утырган саф, нәни йөрәкле, самими күңелле, беркатлы оныкларыгызга саулык, бәхет, гаилә җылысында яшәүләрен телисездер. Теләгез, үзегезнең акыллы киңәшләрегезне бирегез. ”Бала күңеле ак кәгазь - нәрсә язсаң, шуны укырсың,” дигән әйтем бар.
Сезне ихтирам итүче балаларыгыз, иманлы оныкларыгыз булганда гомер көзегез бәхет бакчасында үтәр. Сез бакый дөньяга күчкәч тә, Сезне искә алучы, сәдака бирүче, Сезне онытмаучы оныклар итеп тәрбияләгез сез аларны. Аларның ак кәгазьдәй ак күңелләренә яхшылык орлыкларын чәчегез - утырткач тишелмичә калмас.
1 ал.б.Чәчләргә ак карлар яуса да,
Язлар яши сезнең күңелдә.
Өйрәнсеннәр яшьләр сезгә карап
Сокланырлык тормыш төзергә.
Сәламәтлек ташламасын сезне,
Һәр көнегез үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.
Җыр. “Бабаем-бабакаем” (2 класс укучылары)
Шигырь. “Әтием палас кага” (2 класс укучылары)
2 ал.б. Кояш бөтен кешегә дә
Бертигез көлеп карый.
Көлү бит ул гөнаһ түгел -
Начальникка да ярый.
Көлегез, көлегез,
Файдасы күп белегез.
Скетч. “1 сентябрь” (6 сыйныф укучылары)
1 ал.б. Мин инде гаилә кешесе,
Аерым куышым, учагым.
Тик никтер уйларда һаман да
Туган йорт, мин сиңа очамын.
Тормышның бар яме синдәдер,
Бар гаме, җылысы, назлары.
Көзләре, кышлары узса да,
Түзалмыйм чит җирдә язларын.
Гомерләр үтсә дә таш таптап,
Бер өмет, бер бәхет чакыра.
Бер генә чынаяк чәй өчен,
Туган йорт мин сиңа ашкынам.
Газизең үз балаң булып мин
Бер гөрләп утырсам табында,
Тагын да сагынып кайтканчы
Яшәрлек куәтем табыла.
Җыр. “Әтиле туган йортым”
Шигырь. 7 сыйныф укучылары.
Җыр. “Рәхмәт, әтием”
2 ал.б. Бәйрәмебез гөрләп барсын,
Уен-көлке күп булсын.
Әйдә, балалар, биибез -
Әтиләр карап торсын.
Бию. “Бескозырка белая” (1-4 сыйныф малайлары)
1 ал.б. Җыр кыскарта озын юлны.
Җыр белән тормыш күркәм.
Җыр белән яшәү күңелле.
Җыр белән гомер итәм.
Җырдан гомерлерәк нәрсә бар соң?
Җыр тормышны бизи, хезмәтне.
Ул кешегә дус та, һәм юлдаш та.
Җыр яшәртеп яши йөрәкне.
Җыр. “Әтиемә”
Шигырь. 6 сыйныф укучылары.
2 ал.б.Без бик еш бер-беребезгә бәхет телибез. Безнең барчабыз да бәхетле булырга тели, без моңа омтылып яшибез, шуның өчен көрәшәбез. Бәхет турында фәлсәфәчеләр кызыклы гына фикерләрен әйтәләр, шагыйрьләр шигырьләр язалар, композиторлар аларга көй чыгаралар, җырчылар аларны башкаралар, ә без исә аларны яратып тыңлыйбыз. Бәхет үзе килми, ияреп тә йөрми, аны эзләп табалар. Нәрсә ул бәхет? Үз-үзенә бу сорауны биреп карамаган кеше юктыр. Һәрберебезгә туры килерлек итеп җавап табарга мөмкин дә түгелдер. Һәркем бәхет төшенчәсен үзенчә аңлый. 9 нчы сыйныф укучылары бәхеткә ирешүне ничек күз алдына китерәләр икән, карыйк әле.
Скетч. “Бәхет күкәе” (9 сыйныф укучылары)
1 ал.б. Җыр белән бүләк итәбез
Изге теләк бәйләмен,
Барчабызга да шатлык
Әтиләрнең бәйрәме.
Бала-чага бүләк итә
Мең борчу да, мең шатлык,
Телибез сезгә озын,
Бәхетле һәм яшь картлык.
Әтиләр, сез булганда
Без бәхетле, без көчле.
Сездән алып яшибез без,
Гөрләп яшәрлек көчне.
Җыр. “Әтием-горурлыгым”
2 ал.б.Малайларга әти кирәк
Әниләре янына.
Ана җылысы гына аз
Аларның тамырына.
Малайларга әти кирәк,
Нинди генә булса да.
Аның кылган эшләреннән
Кайчак күңел тулса да.
Малайларга әти кирәк
Серләрен сөйләр өчен.
“Әтигә әйтәм”, - диюгә,
Арткандай була көчең.
Малайларга әти кирәк,
Әтисез малай сирәк.
Һаман иркәләүдән туйгач,
Колак бору да кирәк.
Малайларга әти кирәк,
Әти - әти инде ул.
Көчле, каты кулы белән
Бирешмәскә өнди ул.
Җыр.“Әти кеше иткән егет без” (8-9 сыйныф егетләре)
1 ал.б. Ата өйрәтсә - балалар акыллы булыр.
2 ал.б. Ана камчысы мамыктан, ата сүзе тимердән.
1 ал.б. Ата йөрәге таудан өлкән, ана йөрәге диңгездән тирән.
2 ал.б. Атаның кырыслыгы - иң яхшы дәва: анда ачыга караганда балы күбрәк.
1 ал.б.Хөрмәтле әтиләр! Яңадан да сезгә мөрәҗәгать итәсебез килә. Балаларыбызга игътибарлы булыйк. Әйтәсе сүзләре булса, тыңларга вакыт табыйк, үгет-нәсихәт, киңәшләребезне бирик. Без аларга ачык чырай, көләч йөз белән карасак, алар да безгә йөрәкләрен ачарлар. Ягымлы карашны алар читтән түгел, бездән күрсеннәр иде. Балаларыбыз урам тәрбиясе түгел, ә өй җылысы, гаилә җылысы күреп үссеннәр иде.
Җыр. “Әти-әни”
2 ал.б. Хушлашырга вакыт җитте,
Тәмамланды кичәбез.
Мондый бәйрәмнәр еш булыр
Сез бик теләп килсәгез.
Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле
Күңелләрдә калсын уелып.
Соңгы кабат булмас, язган булса,
Гөрләшербез кабат җыелып.
1 ал.б. Кадерле әтиләр, абыйлар, дәү әтиләр! Безнең чакыруыбызны кабул итеп,бәйрәмебезгә килүегез өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Шәфкатьле, мәрхәмәтле, эшкә уңган, сүзгә булган балалар тәрбияләвегезне теләп калабыз. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, озын гомер, зур уңышлар телибез.