Алмашлык
1 вариант
Сораулар һәм биремнәр
Алмашлык нәрсәне белдерә?
Зат алмашлыкларын әйтегез. Алар нәрсә белән төрләнә?
Билгесезлек һәм юклык алмашлыклары ничек ясала, нәрсәне белдерә?
Күрсәтү алмашлыклары белән җөмләләр әйтегез. Алар нинди җөмлә кисәге булып килә?
Күнегүләр
Алмашлыкларның төркемчәләрен билгеләгез
мин, бу, нинди, һәрвакыт, ул, әнә, кемдер, кайсы, ничек, һәртөрле, кайчан, үз, ничектер, без, берничә
Алмашлыкларның төрләнешен аңлатыгыз.
Мин сиңа дип яшь чәчәкләр алып килдем учымда. Күрәсеңме? Тере тамчы һәрберсенең очында.
Без шуларга таба атладык. (Г.И.)
Шуны сизгән кебек, Бәрия кешеләргә тартылды. (Ф.Садр.)
Күчереп языгыз. Алмашлыкларга морфологик анализ ясагыз
Бөтен буыннар талып кала, тар парта арасында тик утыруы шундый рәхәт. Ләкин күзгә нәрсәләрдер өелә, нәрсәдер укытучы өстәле яныннан очып килә. Юк, бу әйбер бинокль икән.
Ү р н ә к: бөтен — билгеләү алмашлыгы, исемләшмәгән, җөмләдә аергыч, тамыр сүз.
Тестлар
1.Алмашлыклар төрле сүз төркемнәре белән нинди бәйләнештә?
алыштырып килә;
алыштырмый;
турыдан-туры белдерә.
Зат алмашлыклары килеш белән төрләнәме?
төрләнә;
төрләнми;
кайберләре төрләнә.
Күрсәтү алмашлыклары нәрсәгә күрсәтәләр?
затка гына;
предметка гына;
зат яки предметка, аның билгесенә яки эшнең билгесенә.
Билгеләү алмашлыклары ничек кулланылалар?
гомумиләштерүче сүз булып килә;
гомумиләштерүче сүз булып килә алмый;
кайберләре гомумиләштерүче сүз булып килә
Тартым алмашлыклары нәрсәне белдерә?
затны;
затка бәйле тартымны;
билгеле бер затка яки предметка ия булуны.
Сорау алмашлыкларын билгеләгез.
әллә кем, ниндидер, әллә нәрсә;
ни, кая, кайда;
беркем, һичнәрсә, һичкем.
Юклык алмашлыкларын билгеләгез.
беркем, һичкем, беркая;
әллә ни, кемдер, әллә кая;
уз, бетен, һәр,
Зат алмашлыкларын билгеләгез
әллә нәрсәне, кемгәдер:
минем, аның, сезгә:
берничә, беркем, бернәрсә.
Алмашлык
2 вариант
Сораулар һәм биремнәр
1.Зат алмашлыгының башка сүз төркемнәреннән аермасы нәрсәдә?
2.Сорау алмашлыкларына мисаллар әйтегез. Алар нинди җөмлә кисәкләре булып килә?
3.Билгеләү алмашлыкларын әйтегез. Алар нинди сүз буларак кулланыла?
4.Тартым алмашлыклары ничек ясала? Алар белән җөмләләр төзеп әйтегез.
Күнегүләр
1 Алмашлыкларның төркемчәләрен билгеләгез
син, без, менә, һәммә, нишләгәндер, ничәнчедер, әллә ни, нәрсә, һичкем, кемдер, шундый, һәрбер, теге, каядыр,
2. Алмашлыкларның төрләнешен аңлатыгыз.
1.Бөтенесе баскан урыннарында катып калдылар.
2. Улы ничәнчене тәмамлаганын Мәфтуха апа исенә төшерә алмады.
3. Шуны сизгән кебек, Бәрия кешеләргә тартылды.
3 Күчереп языгыз. Алмашлыкларга морфологик анализ ясагыз
.Әнә шуның ике трубасы эченә йокы тутырылган. Шул бинокль кара тактадан ычкына да синең күзеңә килеп терәлә. Менә труба эчендәге төтен сыман әйбер, чыгып, синең күзләреңне каплый.
Ү р н ә к: бөтен — билгеләү алмашлыгы, исемләшмәгән, җөмләдә аергыч, тамыр сүз.
Тестлар
Алмашлыкларның төркемчәләре ничәү?
5
6
7.
Зат алмашлыклары нинди җөмлә кисәге булып килә?
баш кисәкләр генә;
иярчен кисәкләр генә;
төрле җөмлә кисәкләре.
Билгеләү алмашлыклары зат яки предметларны ничек
билгели?
һәрвакыт гомумиләштереп;
һәрвакыт аерым-аерым;
гомумиләштереп һәм аерым-аерым.
Юклык һәм билгесезлек алмашлыклары ничек ясала?
һәрберсе сорау алмашлыкларыннан;
кайберләре сорау алмашлыкларыннан;
сорау алмашлыкларыннан ясалмый.
'Тартым алмашлыкларын билгеләгез.
минеке, синеке, аныкы;
минем, синен, аның;
мин, син, ул.
Билгеләү алмашлыкларын күрсәтегез.
ул, бу, шул;
алай, болай, тегеләй;
һәммә, үз, барлык.
Күрсәтү алмашлыкларын билгеләгез.
үз, һәркем, һәрнәрсә;
ул, без, мин;
шул, бу, андый..
Зат алмашлыкларын билгеләгез
әллә нәрсәне, кемгәдер:
минем, аның, сезгә:
берничә, беркем, бернәрсә.