Класстан тыш ачык чара
Тема: “Театр дөньясына сәяхәт”
Максатлар: 1) Театр, анда хезмәт итүче һөнәр ияләре белән танышу.
2) Театр дөньясына карата кызыксыну уяту.
3)Татар теленә хөрмәтле караш, мәхәббәт уяту.
Бурычлар
1) Балаларда сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын баету.
2) Универсаль уку гамәлләренең классификациясен ныгыту.
Ачык чараның барышы:
1.Кереш
-Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, кадерле кунаклар! (1 слайд)
2.Төп өлеш.
-Укучылар, тактага карагыз әле, анда хәрефләр бирелгән.Сезгә алардан сүз төзергә кирәк.
-Нинди сүз килеп чыкты? (2 слайд)
-Димәк безнең бүген нәрсә турында сөйләшербез?
- Дөрес, театр турында.Ачык чарабызнын темасы да “Театр дөньясы” диеп атала. (3 слайд)
-Ничек уйлыйсыз, нәрсә ул театр?
( Театрда артистлар уйный. Спектакльләр куялар. Һ.б.)
- Дөрес , балалар. Ә 2019 ел Россиядә театр елы дип игълан ителде. (4 слайд)
-Балалар бүген без сезнең белән театр дөньясына сәяхәт ясарбыз.Сез сәяхәткә әзерме?
-Бик яхшы. Ә театрга эләгү өчен сезнең кулларыгызда билетлар бармы? Күрсәтегез әле миңа.
- Балалар безгә посылка җибәргәннәр. Карыйк әле эчендә нәрсә бар?
- Балалар, нәрсә бу?
- Маскалар...
- Дөрес бу маскалар. Монсы күңелле маска, икенчесе күңелсез маска.
- Безнең кәефебез кайсы вакытта яхшы була?
(Кайчан “5” алам, кайчан миңа бүләк бирәләр, кайчан мактыйлар, һ.б.)
- Ә кайчан безгә күңелсез була?
- Кайчан ачуланалар, авырыйм, “2”, “3” алам...
-Дөрес балалар.
- Маскалар алар театр символлары. Элек-электән алар театрның төп атрибутлары булып торган. Зур залларда актерларның йөзләре күренмәгән. Алар сөенәме, кайгырамы икәне аңлашылмаган.Шуңа күрә тамашачыга күренсен өчен актерлар маска киеп уйнаганнар.
-Әйдәгез, хәзер театр дөньясына рәхим итегез. Беренче пәрдә ачыла.(5 слайд)
-Ә сез беләсезме театр дөньясында кемнәр, нәрсәләр яши икән?
(Курчаклар, әкият геройлары, актерлар һ.б.)
-Ә сез нинди театр төрләрен беләсез?
(Курчак театры, урам театры, халык театры һ.б.) (6 слайд)
Халык театры – Народный театр
Урам театры- Уличный театр
Курчак театры – Кукольный театр
Шәүләләр театры – Театр Теней (играли плоские марионетки на палочках)
2нче пәрдә ачыла (7 слайд)
-Укучылар, әйдәгез искә төшерик әле, театрда кайсы һөнәр ияләре эшли икән? (режиссер, гример, костюмер, тавыш операторы, рәссам-декоратор) (8 слайд)
-Хәзер театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерик? (9 слайд)
-Ә актёрларда нинди сыйфатлар булырга тиеш, кем әйтер икән? (10 слайд)
3 пәрдә ачыла. (11 слайд)
- Бу пәрдә “Без – артистлар” дип атала.
- Укучылар экранга игътибар итегез әле. Монда нәрсәләр сүрәтләнгән? Бу геройларны нинди әкият берләштерә? (12 слайд)
-Дөрес, бу геройлар “Төремкәй” әкиятеннән. Ә без “Төремкәй” әкиятен уйнап курсәтү өчен кастинг үткәреп алырбыз, оста актёрларны сайларбыз.
(13 слайд) Бирем“Актер осталыгы” диеп атала. Безнең булачак актерларыбыз хәзер үзләренең осталыкларын күрсәтергә тиешләр.Укучылар, кем сәхнәгә чыгып үзенең осталыгын күрсәтер, кем нинди талант иясе икән?
Ислам (татар биюе)
Рамина (бию)
3. Данил (курай)
4. Диләрә-шигырь «Дөньяда бер эт бар иде»
5.Радмир җөмләне төрле тавыш белән әйтә белә
6.Булат- тизәйткеч “Кара карганың кара канатына кара корт кунган”
7.Амилия- җыр
-Булдырдыгыз, балалар! Бик яхшы. Сез чын артистлар!
-Ә хәзер “Төремкәй” әкиятен сәхнәләштерәбез. Ләкин безнең төремкәй булмый, ә театр була.
Хәзер без актерларыбызга әзерләнергә вакыт бирәбез.Алар әзерләнгәнче без сезнең белән “Түбәтәй” уенын уйнап алыйк. Музыка башлану белән сез түбәтәйне бер берегезгә бирәсез, музыка туктауга түбәтәй кемдә кала шул укучы бер бирем үти.Биремнәр миндә.
-Бик яхшы, ял иттек. Ә хәзер без сезнең белән “Төремкәй” әкиятеннән өзекне карарбыз.
Тычкан килеп керә.
Тычкан: Театрда кемнәр бар?
Укытучы: тавыш бирүче юк. Димәк керергә ярый.
Бака: Театрда кемнәр бар?
Тычкан: Мин тычкан чиелдык.
Бака: Театрга керергә ярыймы?
Тычкан: Әйдә кер, ләкин үзеңне тәртипле тот.
Куркак куян: Театрда кемнәр бар? Театрга керергә ярыймы?
Тычкан: Мин тычкан чиелдык. Әйдә кер, ләкин тавышланып утырма.
Әтәч: Театрда кемнәр бар? Театрга керергә ярыймы?
Тычкан: Мин тычкан чиелдык. Әйдә кер, ләкин чүпләмә.
Хәйләкәр төлке: Театрда кемнәр бар? Театрга керергә ярыймы?
Тычкан: Мин тычкан чиелдык. Әйдә кер, ләкин башкаларга комачаулама.
Усал бүре: Театрда кемнәр бар? Театрга керергә ярыймы?
Тычкан: Мин тычкан чиелдык. Әйдә кер, ләкин сөйләшеп утырма.
Аю: Театрда кемнәр бар? Театрга керергә ярыймы?
Тычкан: Мин тычкан чиелдык. Әйдә кер, ләкин соңга калма.
- Рәхмәт балалар, булдырдыгыз. Сез чын артистлар икән!
3.Йомгаклау.
(15 слайд)
-Балалар бүгенге сыйныфтан тыш чарада сез театр турында күп мәгълүмәт белдегез. Алдагы тормышыгызда да акыллы, матур, тәрбияле балалар булып калуыгызны телим.
- Такта янында маскалар ята. Әгәр сезгә сыйныфтан тыш чара ошаса - күңелле масканы алып тактага беркетегез, әгәр инде ошамаса - күңелсез масканы алыгыз.