ТАТАРСТАН-ТУГАН ҖИРЕМ!
Татарстан — минем республикам
Россиянең матур җирендә.
Башка илләр миңа кирәк түгел,
Хыялым юк минем ул хакта.
Татарстан — минем республикам —
Россиянең матур җирендә.
Халык аңа үзе исем кушкан,
Бәхет теләп гомер-гомергә.
ТАТАРСТАН ШӘҺӘРЛӘРЕ.
Син – дөньяның иң мәһабәт җире,
Син – алышта батыр арыслан!
Алда бөек меңьеллыклар көтсен,
Мәңге яшә, гүзәл Татарстан!
Татарстан!Туган җирем минем!
Бәхет-шатлыкларның ал таңы!
Ай-кояштай сүнми, балкып яшә,
Халкыбызның данлы Ватаны!
КАЗАН-БАШКАЛАМ.
Сиңа атап шигырь чыгарабыз,
Сиңа атап җырлар башкарабыз.
Син бит үзебезнең Үзәк-бәгырь,
Мәңге яшә, Казан — башкалабыз!
Сәйдәш моңы, Тукай, Җәлил җыры
Шаулап тора әллә кайларга;
Татарстан халкын шатландырып,
Үсә Казан — җырга бай кала.
Татарстан елгалары.
Татарстан — туган йортыбыз!
Шундый иркен синдә сулавы,
Тауларыңнан бәхет җырыдай
Шаулап ага чишмә сулары.
Янымда син булган чагында
Ялгыз да, ятим дә булмамын!
Мәңгелек көч алам Иделдән,
Җаныма коя күк Чулманың.
ТАТАРСТАН СИМВОЛЛАРЫ.
Өч төс балкый безнең байракта:
Ак төс — безнең намус төсебез,
Яшел төсе — безнең яшәү төсе,
Кызылында чагыла көчебез.
Туганнар, тыңлагыз,Кушылып җырлагыз,
Безнең җыр бәйсезлек зурында.
Азатлык байрагы,Чын хаклык байрагы
Татар халкының үз кулында.
МИЛЛИ БӘЙРӘМНӘРЕБЕЗ.
Кешелекнең үзе шикелле үк,
Борынгыдан килә бәйрәмнәр.
Шатлыкларын бәйрәм итә кеше —Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар.
Татарстан! Сабантуйлар иле,
Халкың чиккән сөлге кулыңда.
Көрәшләрдә җиңеп, даннар ал син,
Гөлләр үссен барыр юлыңда.
ТУГАН ТЕЛЕМ - ГАЗИЗ ТЕЛЕМ.
Адаштырмас маягыбыз — мирас.
Яшибез гел шулай кояшлы
Юлда юлдаш — туган телебез.
Һәм тыныч көннәргә сөенеп.
Туган телне, җирне сөйсәк кенә
Һәркемнең күңелендә бер теләк:
Якты булыр безнең көнебез.
Иминлек! Иминлек! Иминлек!
ХАЛКЫМ МИНЕМ – ТЕРӘГЕМ.
Без – татарлар!
Шушы исем белән
Жирдә яшәү үзе зур бәхет,
Яшибез без туган җиребездә,
Бар халыклар белән берләшеп.
Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,
Дуслар кирәк һәрбер кешегә.
Дуслык булса, тормыш күңелле,
Көчле итә һәрбер кешене.
ЯШӘ МӘҢГЕ, ТАТАРСТАНЫМ!
Татарстан! Туган җирем минем! Бәхет-шатлыкларның ал таңы!
Ай-кояштай сүнми, балкып яшә, Халкыбызның данлы Ватаны!
Татарстан! Нинди горур исем!
Яңгырыйсың матур җыр кебек!
Дөнья мәйданында даннар яулап,
Мәңге яшә шаулап, гөр килеп!