СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Статья "1 сентябрь - "Белем бәйрәме"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Белем көне - ул чәчәкләр һәм ак тасмалар бәйрәме. Бу көнне безнең балалар да , чәчәк бәйләме тотып, яраткан бакчабызга  ашыга.  Җәйге яллардан соң  сезне балалар бакчасы  яңадан каршы ала. Җәйге матур көннәрдә балалар никадәр зур үскәннәр, кояшта кызынып, гомумән, рәхәтләнеп ял иткәннәр. Моның шулай булуы балаларның  нурлы йөзләрегездән күренә, алар үзләре  дә кояш нурларыдай балкыйлар. Никадәр һәм ничек кенә ял итсәк тә, без бүген барыбыз да үзебезнең яраткан балалар бакчасына җыелдык. Бәйрәмне зурлар төркеме  матур итеп  башлап җибәрде. Балалар үзләренең шигырьләрен матур итеп сөйли башлаган вакытта, көтмәгәндә залга убырлы килеп керде. Балаларга тагын бер күңеллелек өстәлде. Ул балаларны төрле яктан сынап карады: әле санап күрсәтергә кушты, әле җитезлекләрен сынап карап ярыштырды. Убырлының “А в школе – что?” уенын, шулай ук рус телендә булган табышмакларын  балалар бик яраттылар. Аның бу сынауларын бик тиз һәм җитез генә үтәп чыктылар. Убырлы үзе дә балаларга кушылып уеннар уйнады, биеде, җырлады. Балалар үзләренең тәрбиячеләрен дә онытмыйча, аларны бәйрәм белән котлап үзләренең шигырләрен сөйләделәр. Бәйрәм бик матур, күңелле үтте.

Просмотр содержимого документа
«Статья "1 сентябрь - "Белем бәйрәме"»

1 сентябрь – Белем бәйрәме.

Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп алган 1 – сентябрь – Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә, хәтта бакчага йөргән балалар да. Җәйнең үтеп китүе бераз моңсу булса да, бүген без моңаймыйбыз. Чөнки бүген зур бәйрәм - Белем бәйрәме. Бу көнне “Ямаширмә “Йолдыз”балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме дә аеруча зур түземсезлек белән көтеп алалар. Белем көне - ул чәчәкләр һәм ак тасмалар бәйрәме. Бу көнне безнең балалар да , чәчәк бәйләме тотып, яраткан бакчабызга ашыга. Җәйге яллардан соң сезне балалар бакчасы яңадан каршы ала. Җәйге матур көннәрдә балалар никадәр зур үскәннәр, кояшта кызынып, гомумән, рәхәтләнеп ял иткәннәр. Моның шулай булуы балаларның нурлы йөзләрегездән күренә, алар үзләре дә кояш нурларыдай балкыйлар. Никадәр һәм ничек кенә ял итсәк тә, без бүген барыбыз да үзебезнең яраткан балалар бакчасына җыелдык. Бәйрәмне зурлар төркеме матур итеп башлап җибәрде. Балалар үзләренең шигырьләрен матур итеп сөйли башлаган вакытта, көтмәгәндә залга убырлы килеп керде. Балаларга тагын бер күңеллелек өстәлде. Ул балаларны төрле яктан сынап карады: әле санап күрсәтергә кушты, әле җитезлекләрен сынап карап ярыштырды. Убырлының “А в школе – что?” уенын, шулай ук рус телендә булган табышмакларын балалар бик яраттылар. Аның бу сынауларын бик тиз һәм җитез генә үтәп чыктылар. Убырлы үзе дә балаларга кушылып уеннар уйнады, биеде, җырлады. Балалар үзләренең тәрбиячеләрен дә онытмыйча, аларны бәйрәм белән котлап үзләренең шигырләрен сөйләделәр. Бәйрәм бик матур, күңелле үтте.

Алыгыз сез бүген бүләк итеп

Чәчәкләрнең шушы бәйләмен.

Каршылагыз тагын бик күп еллар

Бүгенгедәй хезмәт бәйрәмен!

  Мәктәп еллары һәрберебезнең хәтерендә гомерлеккә уелып кала. Уку – җиңел эш түгел, юкка гына анны энә белән кое казу, димәгәннәр. Бу уку елында балалар яңа белемнәр тупласын, кызыксынып укысын, укучыларның да, укытучыларның да иҗади уңышлары күп булсын. Яңа уку елы белән!