СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сабан туйга бирнә җыю йоласы

Нажмите, чтобы узнать подробности

Фәнни - практик конференциядә катнашу өчен әзерләнгән дәрестән сон эшчәнлек эшкәртмәсе.Сабан туйга бүләк җыю йоласы

Просмотр содержимого документа
«Сабан туйга бирнә җыю йоласы»


Гөлүзә

Динара

Тыйнак халкым минем,җыйнак халкым,

Изге җирем,газиз Ватаным !..

Бүгенгеңне синең аңлар өчен

Үткәннәргә барып кайтамын...

Татарларым минем,татарларым...


Адилә

Татарстан дигән Ватаным бар,

Татар дигән халкым бар минем.

Узганнардан түгел, мин халкыма

Киләчәктән урын барлыймын.


САБАНТУЙГА БИРНӘ ҖЫЮ

йоласы һәм милли ризыгыбыз – чәк-чәкне тәкъдим итү

Сәхнәгә “Сабантуй” җырын җырлап бер төркем егет-кызлар керә

Ильфат

- Сабантуй илдә! Сабантуй! Йоклап калучылар юкмы?

Адилә

- Сабантуй – ул дуслык бәйрәме.

Алсу

-Сабантуй – ул татар халкының көтеп алган изге бәйрәме!


Бергә: Котлы булсын Сабан туйлары!


Рузилә

- Хәерле көн абыйлар,

Хәерле көн апалар!

Хәерле көн егет-кызлар

Барча-барча халыклар!


Динара

- Бәйрәмгә бирнә җыярга

Кузгалдык әле бергә.

Бүләкләрнең иң затлысы –

Сабантуй батырына.


Адилә

Яшь кызлар, яшь киленнәр, сөйкемле апалар! Сездән сабантуйга бүләк көтәбез!


Каршыга чигүле сөлге тотып Алсу чыга:

- Бәйрәмгә дип әзерләнгән чигүле сөлгем менә

Бүләгемне тапшырырсыз көрәштә җиңүчегә.

Бергә: Рәхмәт яусын! Рәхмәт яусын!


Бер чиләк йомырка тотып Румия керә:

- Сабантуйга бирнә җыясыз икән. Минем дә бүләгем бар. Бәхетегез шушы йомыркалар кебек түгәрәк булсын.


Бергә: Рәхмәт яусын! Рәхмәт яусын!

Рания:

- Ә минем бүләгем – чигүле кулъяуык! Җиңүчегә!


Ильфат:

- Әй, бүләге дә, бүләге

Бигрәк затлы, карале.

Бүләкләрне котлап без дә

Бер биеп алыйк әле.


Татар халык биюе

Алсу

- Бабайлар һәм әбиләр,

Абыйлар һәм апалар!

Әниләр һәм бәбиләр,

Әтиләр һәм энеләр!


Рания

Сабантуйга килегез!

Җырлап-биеп, уйнап-көлеп

Бергә бәйрәм итәрбез!

Сабантуйга килегез!


Бергә: Сабантуйга килегез!

“Кәләпүшем, калфагым” җыр

Румия

- Һәр бәйрәмнең үзәгендә,

Һәр тантана табынында,

Күзләрне камаштырып

Ашыйсыны китереп

Ни тора ул? Нәрсә ул?


Адилә

- Һәркем белә – чәк-чәк ул!

Телеңне йотарлык чәк-чәк

Һәр бәйрәм табынында.

Баллы-татлы бу ризыкны

Ярата барчабыз да!

Бергә: Сау булыгыз! Сабантуйга килегез!


  1. Дәү әнием энже калфак

Бүләк итте үземә.

Энже калфак үзе ап-ак

Бик килешә йөземә.

Йөзләремә килешәсен

Кайлардан гына белгән

Туган көнгә дәү әтием

Кәләпүш алып килгән.

Кушымта.

Кәләпүшем-калфагым

Энҗе мәрҗәннәр чиккән

Чиккән калфагым үземә

Бигрәк килешә икән.

Чиккән кәләпүш үземә

Бигрәк килешә икән.

  1. Калфагымның матурлыгын

Һәммәсе дә күрсеннәр.

Энҗе калфак кигән кыз ул

Татар кызы дисеннәр.

Кәләпүшемне мин кидем

Көзге каршына килдем

Менә шушындый була ул

Татар малае дидем.


  1. Яңа кәләпүш булгач,

Яңа җырлар өйрәндем

Калфаклы чибәр кыз белән

Әйлән-бәйлән әйләндем.

Энҗе мәрҗән калфагыма

Йөрим сөенеп кенә.

Сәхнәләргә чыгып җырлыйм

Калфаклар киеп кенә.

Кушымта