Сәләтле балалар белән эшнең әһәмияте
Бер генә бала да бер-берсен кабатламый, аларның һәрберсе үзенчәлекле, һәркайсы теге яки бу юнәлештә сәләтле. Укытучының төп максаты - баланың сәләтен вакытында күрү, аны үстерү.
Башлангыч сыйныф укытучысы буларак, минем төп максатым - сәләтле укучыларны ачыклау, аларның иҗади эшчәнлегенә кирәкле шартлар тудырып, аның сәләтен үстерү, гаиләнең тәрбияви мөмкинлекләрен өйрәнеп, сәләтле балалар белән эш алып бару, бала үсешенә этәргеч булырлык эш алымнары куллану.
Бурычларым:
- шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып, һәр укучыны актив акыл эшчәнлегенә тарту,
- аларның программа материалын бик яхшы үзләштерүләренә ирешү,
- балада үз көченә, үз-үзенә ышаныч тәрбияләү,
- өстәмә чыганаклардан файдаланырга өйрәтү,
- иҗади фикерләү сәләтләрен, мөстәкыйльлекне үстерү,
- укыту-тәрбия эшләрен оештырганда инновацион технологияләрдән файдалану,
- укучыларны алган белемнәрен тормышта куллана белергә өйрәтү,
- сәләтле укучылар белән эшләү өчен, махсус биремнәр, анкета сораулары, олимпиада һәм конкурсларга әзерлек өчен әдәбият булдыру,
- югары әхлакый сыйфатларга, интерактив, коммуникатив мөмкинлекләргә ия булган иҗади шәхес тәрбияләү.
К.Насыйри “Табигый сәләтлелек очкын гына, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин, аның кабынып китеп, зур ялкынга әверелүендә төп мәҗбүри көч булып - хезмәт һәм үз-үзеңә таләпчәнлек тора”- дигән. Димәк, бала бер эш белән никадәр җитди һәм эзлекле шөгыльләнсә, сәләте шулкадәр тиз ачыла, кызыксынучанлыгы тиз арта.
Сәләтле балалар белән эш түбәндәге юнәлешләр буенча алып барыла:
-- төркемнәрдә эш;
-- олимпиадаларда катнашу;
-- түгәрәкләрдә шөгыльләнү;
-- төрле иҗади бәйгеләр;
-- фәнни-гамәли конференцияләр;
-- вакытлы матбугат белән танышу, балаларның хезмәтләрен төрле басмаларга тәкъдим итү;
-- интернет – ресурсларны максатчан файдалану.
Сәләтле балалар белән эшләгән укытучыга хас сыйфатлар:
-- үз эшенең остасы;
-- эрудицияле;
-- психолог, тәрбияче, оста оештыручы;
-- кызыклы шәхес;
-- үз фәнен тирәнтен белүче;
-- ышандыра белүче шәхес;
-- тормышның төрле өлкәләре буенча мәгълүматлы, күпкырлы;
-- компетентлы.
Сәләтле укучылар белән эш планы
| №п/п | Эш төре | Вакыты | Искәрмәләр |
| 1 | Фән белән кызыксынучы укучыларны ачыклау. | Сентябрь | |
| 2 | Өстәмә эш дәфтәрләре булдыру. | Сентябрь | Теория дәфтәре Эзләнү-тикшеренү эше өчен |
| 3 | Укучыларның шәхси мөмкинлекләрен ачыклау: үз фикерен ачык, төгәл әйтеп бирү сәләте, эчтәлекне сөйли һәм терминнар куллана белү, грамоталылык, иҗадилык. | Сентябрь- октябрь | |
| 4 | Газета-журналларда кече яшьтәге балалар өчен булган ребуслар, кроссвордлар чишү, кызыклы материаллар өстендә эшләү. | Уку елы дәвамында | |
| 5 | Газета-журналларга балаларның иҗади эшләрен тәкъдим итү. | Уку елы дәвамында | |
| 6 | Укучыларның фәнни-тикшеренү эшләрендә катнашуларын тәэмин итү. | Уку елы дәвамында | Темалар тәкъдим итү, юнәлеш бирү. |
| 7 | “Электронное образование в Республике Татарстан” системасында башлангыч сыйныфлар буенча бергәлекләрдә һәм виртуаль факультативларда актив эшчәнлек алып бару. | Уку елы дәвамында | Шәхси кабинетлары аша |
| 8 | Олимпиада биремнәрен чишү. | Уку елы дәвамында | |
| 9 | Укучыларны мәктәп, район, республика олимпиадаларына әзерләү. | Сентябрь-декабрь | |
| 10 | “Бәхетле балачак” исемле шигырь сөйләү конкурсында, фәнни-практик конференциядә катнашу. | План нигезендә | |
| 11 | Аерым темалар буенча тестлар эшләү. | Уку елы дәвамында | |
| 12 | Өйгә эш итеп эзләнү мөмкинлеге бирерлек эшләр тәкъдим итү. | Уку елы дәвамында | |
| 13 | “Йолдызлык”, “Яшь бөреләр” фестивальләрендә катнашу. | Уку елы дәвамында | |
| 14 | Төрле иҗади бәйгеләрдә катнашуны тәэмин итү. | | |
Сәләтле укучылар исемлеге
| № | Ф. И. | Класс | Талантлив |
| 1 | Ханнанова Лилия Флоресовна | 4 | В сфере музыкальной одаренности |
| 2 | Хаматшина Адиля Фаизовна | 4 | В сфере интеллектуальной одаренности |
| 3 | Маликова Эндже Ильдаровна | 4 | В сфере интеллектуальной и литературной одаренности |
| 4 | Тазиева Тансылу Ленаровна | 4 | В сфере музыкальной одаренности |
| 5 | Набиев Раяз Фазылянович | 4 | В сфере изобразительно-художественной одаренности |
| 6 | Сибаева Ландыш Арамисовна | 4 | В сфере интеллектуальной одаренности |
| 7 | Хаматшин Нияз Фандусович | 4 | В сфере технической одаренности |
| 8 | Гараев Фархад Ильшатович | 4 | В сфере спортивной одаренности |
| 9 | Гараева Язиля Зульфатовна | 4 | В сфере спортивной одаренности
|
| 10 | Минлигалеева Юлия Юрьевна | 4 | В сфере музыкальной одаренности |
| 11 | Хаматшин Раиль Гелюсович | 4 | В сфере спортивной одаренности |
| 12 | Хорошилова Рената Ильгизовна | 4 | В сфере интеллектуальной одаренности |
| 13 | Шарипова Ляйсан Рузалиновна | 4 | В сфере музыкальной одаренности |
| 14 | Шакирова Диляра Раифовна | 4 | В сфере изобразительно-художественной одаренности |
| 15 | Шарафетдинов Айнур Ильдарович | 4 | В сфере спортивной одаренности |