Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
«Средняя общеобразовательная школа №1» города Мензелинска
Республики Татарстан
Утверждено
приказом МБОУ «СОШ№1»
г. Мензелинска
от 29.08.2018 №180
Рабочая программа
по родному языку (татарскому)
(для изучающих татарский язык)
н
а 2018 - 2019 учебный год
Уровень образования (класс): основное общее, 6б класс
(начальное общее, основное общее, среднее (полное) общее образование с указанием классов)
Разработала: Гарфеева Альбина Минлигуловна,
учитель первой квалификационной
категории
| Рассмотрено на заседании МО (протокол от 24.08.2018 №1) | Согласовано заместитель директора по УВР 27.08.2018 ___________ А.Л.Фатхуллина | Принято педагогическим советом МБОУ «СОШ№1» г. Мензелинска (протокол от 29.08.2018 №1) |
Аңлатма язуы
6 нчы сыйныфның рус төркеменә татар теленнән эш программасы РФ реестрына кергән “Татар теленнән үрнәк эш программасы”, 2017 нче ел, “Гомуми белем бирү оешмаларында рус телендә сөйләшүче балалар өчен “Татар теле” предметыннан үрнәк программа”,(төзүче-авторлары: Р.З. Хәйдәрова, К.С.Фәтхуллова, Г.М. Әхмәтҗанова - Казан, 2016.) (ОДОБРЕНА решением федерального учебно-методического объединения по общему образованию (протокол от 16 мая 2017 г. № 2/17), муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең төп гомуми белем бирүнең уку-укыту программасы (ФДББС таләпләренә нигезләнгән), 2018 – 2019 нчы уку елына мәктәпнең укыту планын исәпкә алынып төзелде.
Дәреслек: Татар теле. Р.З. Хайдарова, З.Р.Назипова 6 сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. – Казан: “Татармультфильм”, 2014,2017.
Өстәмә әдәбият:
Хәйдәрова Р.З., Гыйниятуллина Л.Ә. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту. 6 нчы сыйныф (Укытучылар өчен методик кулланма). – Казан, “Татармультфильм”, 2014.
Барлыгы 70 сәгать; атнага 2 сәгать
Планлаштырылган контроль дәресләр- 2
Шулардан административ контроль дәресләр -2
Укытуның гомуми, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре
Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.
Татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;
коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, киң күңелле әңгәмәдәш булу;
“Татар теле” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.
Укытуның шәхси нәтиҗәләре
Гомуми белем бирү мәктәбен төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:
шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру; әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;“гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.
Укытуның метапредмет нәтиҗәләре:
Урта белем бирү баскычында татар теле укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив)формалаштыруга хезмәт итә.
Укытуның метапредмет нәтиҗәләре татар телен укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив)формалаштыруга хезмәт итә.
Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.
Танып белү нәтиҗәләре:
фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;
объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;
төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.
Регулятив нәтиҗәләр:
уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;
уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;
дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.
Коммуникатив нәтиҗәләр:
әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;
аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
парларда һәм күмәк эшли белү;
мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;
әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.
Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча планлаштырылган нәтиҗәләре.
Укучы түбәндәгеләрне өйрәнә:
Тыңлап аңлау
Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;
сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү;
тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;
зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;
Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше белән танышу, текстта аңлый белү.
Диалогик сөйләм
Сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;
аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;
парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү.
Белән, кебек, өчен, соң, аша бәйлекләрен исемнәр һәм алмашлыклар белән сөйләмдә куллана белү;
Бәхеткә каршы, кызганычка каршы, киресенчә кереш сүзләрен сөйләмдә куллана белү.
Монологик сөйләм
Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;
конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;
өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;
өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү;
Процессның башлануын, дәвам итүен, тәмамлануын(укый башлады, укып тора, укып бетерде), теләкне (барасым килә), мөмкинлек/мөмкин түгеллекне (бара алам, бара алмыйм) белдерә торган модаль мәгънәле аналитик формалы фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы белү.
Уку
Уку текстларын татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;
текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;
таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;
таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү;
тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешентанып, тексттан аңлый белү.
Язу
Өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза белү;
Конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү;
прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (хатлар, котлауларһ.б.) язабелү;
үзеңне борчыган проблемага карата үзфикерләреңне язмача җиткерә белү;
шарт фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнешен текст төзегәндә куллана белү.
Укучы түбәндәгеләрне өйрәнү мөмкинлеген ала:
Укытуның предмет нәтиҗәләре
Сөйләмнең лексик ягы
программа кысаларындагы аралашу тематикасына караган 1000 гә якын лексик берәмлекләрне тану һәм куллана белү;
татар сөйләм этикеты берәмлекләре. Клишелар. Татар һәм рус телләре өчен уртак сүзләр;
алынма сүзләр, күп мәгънәле сүзләр;
сөйләм эшчәнлеге төрләре камилләшү;
аерым темалар буенча аралашуда татар теленең лингвистик, стилистик мөмкинлекләреннән оста файдалану;
татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;
өйрәнелгән темалар буенча актив кулланылышта булган сүзләрне дөрес язу.
Сөйләмнең грамматик ягы:
сүз ясалышы ысуллары: парлы, кушма һәм тезмә сүзләр;
иң продуктив сүз ясагыч кушымчалар;
аралашуда киң кулланылышта йөргән мөстәкыйль сүз төркемнәрен тану һәм куллану;
тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше белән танышу, текстта аңлый белү;
-лык/-лек, -чы/-че исем ясагыч кушымчалары белән таныштыру;
рәвеш – сүз төркеме белән таныштыру;
сорау, күрсәтү алмашлыкларын сөйләмдә тану, дөрес куллану;
билгеле киләчәк заман, билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше белән танышу;
билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше белән танышу;
боерык фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнешен танырга өйрәтү;
шарт фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше;
процессның башлануын, дәвам итүен, тәмамлануын(укый башлады, укып тора, укып бетерде), теләкне (барасым килә), мөмкинлек/мөмкин түгеллекне (бара алам, бара алмыйм) белдерә торган модаль мәгънәле аналитик формалы фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы;
белән, кебек, өчен, соң, аша бәйлекләрен исемнәр һәм алмашлыклар белән сөйләмдә кулланышы;
бәхеткә каршы, кызганычка каршы, киресенчә кереш сүзләрен сөйләмдә куллану.
Синтаксис
Җөмләнең төп коммуникатив төрләре: хикәя, сорау, боеру җөмләләр. Татар җөмләсендә сүз тәртибе. Раслау һәм инкарь җөмләләр.
Гади фигыль хәбәрле (Мин татарча беләм), исем хәбәрле (Безнең гаиләбез тату) һәм тезмә фигыль хәбәрле (Мин укырга яратам) гади җөмлә.
Гади җәенке җөмләләр. Тиңдәш кисәкле җөмләләр. Һәм, ә, ләкин, чөнки теркәгечләренең җөмлә төзүдә кулланылышы.
Уку предметының эчтәлеге
| Укыту программа-сының бүлеге | Төп эчтәлек | Сә-гать саны |
| Мәктәп тормы-шы. | Котлау, мактау формалары. «Без мәктәпкә әзерләнәбез». Уку-язу әсбапларының исемнәре. «Инфинитив+ ярыймы (мөмкинме) » төзелмәсе. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше, тартым кушымчалары. Тартымлы исемнәрнең сөйләмдә кулланышы. Транскрипция билгеләре. Без китаплар укыйбыз. Исемнәргә кушымчаларның ялгану тәртибе. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше, килеш кушымчалары, калын һәм нечкә сүзләрнең төрләнеше. Сорау алмашлыклары. Китап басу тарихына караган лексика. Татар китабы туу тарихы. Исем ясагыч кушымчалар. Татар телендә сүзлекләр. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. К.Насыйри - бөек галим. ... булып эшли төзелмәсе. Бәйлекләрнең сөйләмдә кулланылышы. Без китапханәдә. Мәктәп (шәһәр) китапханәсенә экскурсия, формуляр тутыру, китап алу. Китап укуның файдасы. Минем яраткан китабым. Иялек килеше, сораулары, кушымчалары, иялек килешенең сөйләмдә кулланылышы. Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы, кушымчалары. Көндәлекне тутыру кагыйдәләре. Укучыга көндәлек ни өчен кирәк? Үз көндәлегең, көндәлектәге билгеләр турында сөйләү. Уку-язу әсбапларын тәртипле тоту киңәшләре. Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. | 15 |
| Мин-өй эшләрендә булыш-чы . | Гаиләдә эшләнә торган эш төрләре. 3 нче зат берлек сан хәзерге заман х.ф. + беләм төзелмәсе. Боерык фигыль + әле төзелмәсе. Шарт фигыль. Шарт фигыльнең юклык формасы. Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше, сөйләмдә кулланылышы. Сыйфат дәрәҗәләре, предметларда дәрәҗә билгеләре. Өй хезмәте турында язма монологик сөйләм төзү. Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. «Әхмәт нигә елады?» текстында лексик-грамматик материал. Кереш сүзләрнең сөйләмдә кулланылышы. Образга бәя бирү. Эшли ала төзелмәсе. Сорау җөмләләр. Шарт фигыльле җөмләләрдә сүз тәртибе. Супермалай нәрсәләр эшли ала? Теләк белдерү формасы: инфинитив + телим төзелмәсе. Мин – супермалай (суперкыз) - яңа хикәя төзү. Бәйлек сүзләр, бәйлек сүзләрнең җөмләдәге урыны. Малайларның берсе төзелмәсе. «Уллар» хикәясе. | 13 |
| Минем дусла-рым,ми-нем яшьтәшләрем. | Исемнәргә тартым һәм килеш кушымчаларының ялгану тәртибе. «Минем чын дустым» темасы буенча лексика. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Дуслар дискотекада. Үтенеч һәм рөхсәт сорау формалары: барыйм инде, барыйм әле төзелмәләре. Теләк белдерү формасы: эчәсе килә төзелмәсе. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Рөхсәт сорау формалары. Рөхсәт сорау - кирәкле эш. «Зәңгәр яфраклар» хикәясендәге лексик-грамматик материал. Катя чын дусмы? Характер сыйфатларын ачучы сыйфатлар. Чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен сөйләмдә куллану. Хикәя фигыльнең заман формаларын кабатлау. Ошый, ошамый сүзләре. Антонимнар, синонимнар. «Туган көндә» хикәясе. Туган көн бәйрәменә чакыру, өстәл әзерләү турында сөйләү. Ашарга пешерү тәртибе, төрле рецептлар. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. Өйдә юк, өйдә түгел төзелмәләре. | 13 |
| Татар-стан респу-бликасы | Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Туган илем, туган җирем төшенчәләре. Россиядәге, Татарстандагы диңгезләрне, елгаларны, шәһәрләрне атау. Татарстанның табигате. Татарстан Республикасының дәүләт символлары. «Англиядән килгән кунаклар» тексты буенча лексик-грамматик материал. Урын, вакыт, охшату-чагыштыру рәвешләре. Рәвеш төркемчәләрен сөйләмдә куллану. Үткән заман сыйфат фигыльләр. «Татарстанда яшәүче милләтләр» темасы буенча ЛГМ. Татарстанда яшәүче милләтләр, аларның туган теле. «Татарстан – туган җирем» темасы буенча ЛГМ. Татарстанның климаты, анда яшәгән хайваннар, үскән үсемлекләр. Ия белән хәбәр арасында сызык. Чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен сөйләмдә куллану. Аркылы бәйлеге. Идел Чулманнан зуррак төзелмәсе. Казаннан Яр Чаллыга кадәр төзелмәсе. Исем сүзтезмәләр. Казан шәһәре турында мәгълүмат. Г. Камал театры. Без театрга барабыз. Татарстанның танылган сәнгать вәкилләре. | 15 |
| Таби-гать һәм без. | Нәрсә ул табигать? Безнең әйләнә-тирәбез. Кешеләрнең урманга салган зыяны. Табигатьне саклау турында киңәшләр. Инфинитив + кирәк төзелмәсе. Боерык фигыльнең 3нче зат берлек һәм күплек сан формалары. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше, сөйләмдә кулланылышы. Бездә яшәүче кошлар. Колибри – иң кечкенә кош. Кошлар, хайваннар тормышыннан кызыклы мәгълүматлар. «Кыргый хайваннар дөньясы» темасы буенча ЛГМ. Дүрт аяклы дусларыбызның токымнары, кыяфәтләре, гадәтләре, тугрылыклыклары, аларны саклау, карау. Ачыклау максатыннан чыгып, төрле сорау алмашлыклары, кисәкчәләр кулланып, сорау җөмләләр оештыру. | 5 |
| Спорт һәм сәламәт -лек | Спорт төрләре. Инфинитив + яратам (телим) төзелмәсе. -чы, -че исем ясагыч кушымчалары. Нинди спорт төрләре белән шөгыльләнү турында сөйләшү. Олимпия уеннары, Олимпия уеннарындагы спорт төрләре, олимпия уты, олимпия флагы. Шарт фигыльнең барлык һәм юклык төрләре. Шуңа күрә, чөнки теркәгечләрен кулланып, сәбәп белдерү. Тән әгъзалары. Табибта. Авыручыга киңәшләр бирү. Авыруның сәбәпләре, кайсы җирең авыртуы турында сөйләү. Инфинитив(барлыкта һәм юклыкта) + кирәк (ярамый) төзелмәсе. Сәламәт булу өчен, нинди кагыйдәләр үтәргә кирәк? Юлда сак булу. Юл йөрү кагыйдәләре. Светофор - минем дустым. Җәяүлегә юл йөрү кагыйдәләрен сакларга киңәш бирү. | 9 |
Контроль эшләр саны
| Виды контроля | Четверть |
| I | II | III | IV |
| Контроль эш | | 1 | | 1 |
| Итого | | 1 | | 1 |
Календарь-тематик план
| Дәрес № | Дәрес темасы | Сәг. саны | Үткәрү вакыты план / факт |
| Мәктәп тормышы. |
| 1 | Яңа уку елы белән котлау, мактау формалары. Бербереңә комплиментлар әйтә белү. Уку-язу әсбапларын сорый белү. | 1 | | |
| 2 | “Без мәктәпкә әзерләнәбез” Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кайда икәнлекләрен әйтә белү, үзеңә сорый белү. | 1 | | |
| 3 | Китап- киңәшчең синең. Исемнәрнең килеш белән төрләнешен аңлату; күнегүләр аша әлеге грамматик формаларны сөйләмдә кулланырга күнектерү; тема буенча укучыларның бәйләнешле сөйләмен үстерү. | 1 | | |
| 4 | «Китап – минем дустым» Транскрипцияне, аның билгеләрен белү; сүзләрне аваз һәм хәрефләргә таркатып яза белү белдерелүен белү; авазлар һәм хәрефләр турында аңлата белү; транскрипцияне, аның билгеләрен белү; сүзләрне аваз һәм хәрефләргә таркатып яза белү. | 1 | | |
| 5 | Уку-язу әсбапларым. Исемнәргә кушымчаларның ялгану тәртибе. Сүзлек диктанты.Исемнәрнең ясалышы турында төшенчә бирү, материалны ныгыту өстендә эш. Тема буенча лексик минимум белән танышу | 1 | | |
| 6 | «Минем мәктәбем» Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү; тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен, исемнәргә кушымчаларның дөрес ялгану тәртибен өйрәтү. | 1 | | |
| 7 | Мәктәп темасы буенча сөйләшүләр. Сорау алмашлыкларын коммуникатив максаттан чыгып куллануга ирешү. Тирә-ягыбыздагы предметлар турында сөйләшү үткәрергә өйрәтү. | 1 | | |
| 8 | Китап басу тарихына караган лексика. «Китапка ничә яшь?» Китап басу тарихьша караган лексиканы өйрәнү, тема буенча укучыларның бәйләнешле сөйләмен үстерү. | 1 | | |
| 9 | Татар телендә сүзлекләр. Укучыларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү; темага караган исем ясагыч кушымчаларын коммуникатив максаттан чыгып куллану. | 1 | | |
| 10 | «К.Насыйри — бөек галим» Укучыларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү; җыйнак һәм җәенке җөмләләрне Д\М сөйләмдә коммуникатив максаттан чыгып куллану. | 1 | | |
| 11 | «Без китапханәдә», «Рәхмәт сиңа, китап!». Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү; бәйлекләр һәм бәйлек сүзләрне сөйләмдә дөрес куллануга ирешү; сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту. | 1 | | |
| 12 | Укучының дәфтәре. Иялек килешенең сөйләмдә кулланылышын искә төшерү. | 1 | | |
| 13 | «Көндәлеккә караш», Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклыкта зат-сан белән төрләнеше. Балалар өчен язылган шигырьләрдән өзекләр уку . | 1 | | |
| 14 | Укучының хезмәте. Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.Боеруны һәм үтенечне белдерүче җөмләләрне сөйләмдә куллану. Әдәпле сөйләм үрнәкләре белән эшләү. | 1 | | |
| 15 | Бүгенге көндә интернет. Темага караган лексик-грамматик материалны кабатлау. | 1 | | |
| Мин-өй эшләрендә булышчы . |
| 16 | Өйдәге эшләр. Өйдәге эшләр турында сөйләшү. | 1 | | |
| 17 | «Без әнигә булышабыз» «Без әнигә булышабыз» хикәясендәге лексика белән танышу | 1 | | |
| 18 | Зурларга булышсаң... Шарт фигыльне актив сөйләмгә кертү. Зат-сан белән төрләнеше.Грамматик күнегүләр эшләү. | 1 | | |
| 19 2чир | Кешеләргә хас сыйфатлар. Сыйфатны искә төшерү, сыйфат дәрәҗәләрен сөйләмдә куллану, күнегүләр эшләү. | 1 | | |
| 20 | «Әхмәт нигә елады?» хикәясендә лексик-грамматик материал. Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.Грамматик күнегүләр эшләү | 1 | | |
| 21 | «Әхмәт нигә елады?» Кереш сүзләрнең сөйләмдә кулланылышы. Кереш сүзләр белән танышуны дәвам итү һәм кулланылышын күнегүләр өстендә ныгыту | 1 | | |
| 22 | «Супер-малай нәрсәләр эшли ала?» хикәясендәге лексик-грамматик материал. "III зат берлек сан хәзерге заман хикәя фигыль + ала" төзелмәсе.Ситуатив күнегүләр эшләү | 1 | | |
| 23 | «Супер-малай нәрсәләр эшли ала?» «Супер-малай нәрсәләр эшли ала?» шул турыда сөйләшү. | 1 | | |
| 24 | Эшләргә телим. Теләк белдерү формасы:инфинитив + телим төзелмәсе. Ситуатив күнегүләр эшләү | 1 | | |
| 25 | «Уллар» хикәясендәге лексик-грамматик материал. «Уллар» хикәясендәге лексик-грамматик материал белән танышу. күнегүләр үтәү. | 1 | | |
| 26 | Р.Миңнуллин “Әни кирәк” Бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең сөйләмдә кулланылышы. | 1 | | |
| 27 | "Без- булышчылар!" Үткән лексик-грамматик материалны кабатлау. | 1 | | |
| 28 | Контроль эш. Алган белемнәрне куллануны тикшерү, контроль эш | 1 | | |
| Минем дусларым,минем яшьтәшләрем. |
| 29 | «Минем дустым» Исемнәргә тартым һәм килеш кушымчаларының ялгану тәртибе белү. | 1 | | |
| 30 | «Минем чын дустым» темасы буенча лексика. «Безнең дуслык» «Безнең дуслык» темасы буенча лексика белән танышу. Күнегүләр эшләү. | 1 | | |
| 31 | «Дуслар дискотекада» Гомуми нәтиҗә чыгару. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше белән танышуны дәвам итү. | 1 | | |
| 32 | Дусларга кунакка. Үтенеч һәм рөхсәт сорау формалары: барыйм әле, барыйм инде, эчәсе килә төзелмәләрен сөйләмдә куллану. | 1 | | |
| 3чир. 33 | Дуслар белән ял. Теләк белдерү формасы: барасы килә, эчәсе килә төзелмәләрен сөйләмдә куллану. | 1 | | |
| 34 | Дуслар белән аралашу кагыйдәләре. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль. Зат-сан белән төрләнеше. Грамматик күнегүләр эшләү | 1 | | |
| 35 | Ә.Ерикәй шигырендәге лексик-грамматик материал. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль. Зат-сан белән төрләнеше. Грамматик күнегүләр эшләү | 1 | | |
| 36 | Рөхсәт сорау формалары. Рөхсәт сорау — кирәкле эш. Рөхсәт сорау формалары. Рөхсәт сорау — кирәкле эш. Грамматик күнегүләр эшләү | 1 | | |
| 37 | «Зәңгәр яфраклар» хикәясендәге лексик-грамматик материал. Хикәя фигыльнең заман формалары | 1 | | |
| 38 | «Катя чын дусмы?», Характер сыйфатларын ачучы сүзләр. Характер сыйфатларын ачучы сүзләр белән танышу.Гомуми нәтиҗә чыгару. Хаталарны булдырмау өстендә эш. | 1 | | |
| 39 | Яшьтәшләрнең файдалы хезмәттә катнашуы. Чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен сөйләмдә куллану.Күнегүләр өстендә эш. | 1 | | |
| 40 | «Туган көндә» хикәясе. «Туган көндә» хикәясе буенча күнегүләр эшләү. | 1 | | |
| 41 | "Дуслар белән күңелле" темасын кабатлау. Алган белемнәрне куллануны тикшерү, аны куллануга күнегүләр эшләү. | 1 | | |
| Татарстан республикасы |
| 42 | Туган җирем-Татарстанның географик урыны. «Туган җирем -Татарстан» темасы буенча яңа сүзләр белән танышу. | 1 | | |
| 43 | Дәүләт символлары. Тартымлы исемнәрнең, килеш белән төрләнешенең тәртибен белү. | 1 | | |
| 44 | «Англиядән килгән кунаклар» тексты буенча лексик-грамматик материал. «Англиядән килгән кунаклар» темасына караган лексик-грамматик материал. Күнегүләр эшләү | 1 | | |
| 45 | Англия кунаклары белән аралашу. Рәвеш төркемчәләрен сөйләмдә куллану | 1 | | |
| 46 | «Татарстанда яшәүче милләтләр» темасы буенча лексик-грамматик материал. «Татарстанда яшәүче милләтләр» темасы буенча лексик-грамматик материал. Күнегүләр эшләү. | 1 | | |
| 47 | «Татарстан — дуслык иле». «Кемнең теле бар, шуның иле бар» «Татарстан — дуслык иле» темасы буенча лексиканы практикада куллана белү. | 1 | | |
| 48 | «Татарстан — туган җирем» темасы буенча лексик-грамматик материал. «Татарстан — туган җирем» темасы буенча лексик-грамматик материал. Күнегүләр эшләү. | 1 | | |
| 49 | «Татарстан табигате турыңда сөйләшәбез» «Татарстан табигате турыңда сөйләшәбез» чишмә, киңлеге, кушыла, борынгы сүзләрен сөйләмгә кертү. | 1 | | |
| 50 | «Татарстан елгалары» темасы буенча лексик-грамматик материал. «Татарстан елгалары» темасы буенча лексик-грамматик материал. Күнегүләр эшләү. | 1 | | |
| 51 | Казаннан Яр Чаллыга кадәр төзелмәсе. Казаннан Яр Чаллыга кадәр төзелмәсен кулланылышка кертү. Темага кагылышлы лексика өстендә эшләү. | 1 | | |
| 52 | «Г.Камал театры.» Исем сүзтезмәләр белән танышу. | 1 | | |
| 53 | «Мин Казанга барам» Алган белемнәрне куллануны тикшерү, аны куллану. | 1 | | |
| 54 | Кабатлау дәресе. Тема буенча өйрәнгән лексиканы кабатлау. | 1 | | |
| 4 чир 55 | «Г.Камал театры.», «Без театрга барабыз» «Исем+исем»,«сыйфат+исем» сүзтезмәләр.«Г.Камал театры.» темасына караган лексика. | 1 | | |
| 56 | “Туган җирем- Татарстан” темасы буенча кабатлау дәресе. "Туган җирем — Татарстан"темасына караган лексик-грамматик материал | 1 | | |
| Табигать һәм без. |
| 57 | «Табигать» темасы буенча лексик-грамматик материал. Кояш, болыт, су, ком, таш, хайваннар, файда, кошлар, үпкә, чүп-чар, пычрак, сындыра, янгын, учак- «Табигать» темасы буенча лексика. | 1 | | |
| 58 | «Без табигатьне саклыйбыз» «Инфинитив + кирәк» төзелмәсе, боерык фигыльнең III зат берлек һәм күплек сан формалары | 1 | | |
| 59 | «Бездә яшәүче кошлар», «Колибри — иң кечкенә кош» Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Грамматик күнегүләр эшләү | 1 | | |
| 60 | «Кыргый хайваннар дөньясы» темасы буенча лексик- грамматик материал. Без хайваннар турында сөйләшәбез.Маймыл, ак аю, куян, бурсык, төлке, болан, тычкан һ.б. лексика материалын белү. | 1 | | |
| 61 | « Дүрт аяклы дусларыбыз» темасы буенча лексик-грамматик материал. «Тугрылыклы дуслар» турында сөйләшү, тема буенча хикәя төзү. | 1 | | |
| Спорт һәм сәламәтлек |
| 62 | «Мин футболчы булырга телим» -чы/-че исем ясагыч кушымчалары. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль формасы + ала (белә)»; «инфинитив + яратам (телим ) » төзелмәләрен җөмләләрдә дөрес куллану. | 1 | | |
| 63 | «Олимпия уеннары» Исем фигыль. Күнегүләр эшләү . | 1 | | |
| 64 | «Еш авырыйсың килмәсә...», Шарт фигыль. Күнегүләр эшләү. | 1 | | |
| 65 | «Табибта», «Тән әгъзалары» Тән әгъзалары исемнәре. Исемнәрне сөйләмдә куллану .«Табибта», «Шифаханәдә». Ситуатив күнегүләр эшләү. | 1 | | |
| 66 | «Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?» «Инфинитив ( барлыкта һәм юклыкта ) + кирәк» төзелмәсе. | 1 | | |
| 67 | Йомгаклау (еллык) контроль эше. Алган белемнәрне куллануны тикшерү, аны куллануга контроль эш. | 1 | | |
| 68 | "Юл кагыйдәләре". Хаталар өстендә эш. "Юл кагыйдәләре"турында өйрәнү | 1 | | |
| 69 | "Светофор - минем дустым","Юлда сак бул!". "Юлда сак бул!"Ситуатив күнегүләр эшләү.Җәяүлегә киңәшләр бирү. "Светофор - минем дустым"темасы буенча сөйләмгә чыгу. | 1 | | |
| 70 | Йомгаклау дәресе. Үткәннәрне кабатлау.Белемнәрне ныгыту. | 1 | | |
6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән контроль эш биремнәре.
Максат: алган белемнәрне тикшерү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр (УУГ)
Шәхси: Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру; уку материалына кызыксыну уяту; уку эшчәнлеген мотивлаштыру;
Регулятив: Өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау.
Танып – логик фикер йөртү:бирелгән тема буенча язма сөйләм күнекмәләре булдыру;
индуктив, дедуктив фикерли белү; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү
Коммуникатив: уку һәм танып-белү процессында позитив мөнәсәбәтләр булдыру; фикереңне язмача дөрес әйтә белү.
Беренче яртыеллыкка контроль эш
1 вариант
Укучы түбәндәгеләрне өйрәнә:
1.Дөрес җавапны тап:
А1.Какое окончание поставишь, если книга принадлежит ему?
а) китабым б) китабы в) китаплары
А2. Какое окончание поставишь? Синең дуслар.... күп.
а) –ым б)-ыгыз в)-ың
А3. Замени выделенное слово нужным местоимением: Алмазларның туганнары зоопаркта эшлиләр.
а) аларның б) синең в) аның
А4 . Выбери правильный перевод: төсле карандашларыгыз
а) твои цветные карандаши б) наши цветные карандаши в) ваши цветные карандаши
В1. Диалогка төшеп калган репликаларны өстә:
- Син кайсы мәктәптә укыйсың?
- .....
- Син ничәнче класста укыйсың?
- ......
- Син кайда яшисең?
- .....
- Син татарча сөйләшәсеңме?
- ....
В2. Җөмләләрне тулыландыр:
Әхмәт әнисе белән генә ... . Әнисе күп ... . Беркөнне әнисе ... . Әхмәт әнисенә ... . Ул әнисен бик ... .
С. Дустыңны яңа уку елы белән котла.
Укучы түбәндәгеләрне өйрәнү мөмкинлеген ала:
В3. Спроси у друга:
В4. Мәкальләрне дәвам ит:
Китап-....
Китап- .....
Күп укыган, .... .....
2 вариант
1.Дөрес җавапны тап:
А1.Какое окончание поставишь, если книга принадлежит им?
а) китабым б) китабы в) китаплары
А2. Какое окончание поставишь? Минем дуслар.... күп.
а) –ым б)-ыгыз в)-ың
А3. Замени выделенное слово нужным местоимением: Алсуның апасы табиб булып эшли.
а) аларның б) синең в) аның
А4 . Выбери правильный перевод: яңа көндәлегем
а) наш новый дневник б) мой новый дневник в) ваш новый дневник
В1.Диалогка төшеп калган репликаларны өстә:
- Син кайда яшисең?
- .....
- Син кайсы мәктәптә укыйсың?
- ......
- Син ничәнче класста укыйсың?
- .....
- Син татарча беләсеңме?
- ....
В2. Җөмләләрне тулыландыр:
Алсуның әбисе авылда ... . Каникулда Алсу авылга ... . Алсу әбисен бик ... . Ул әбисенә ... . Алсу дуслары белән дә ... .
С. Укытучыңны яңа уку елы белән котла.
Укучы түбәндәгеләрне өйрәнү мөмкинлеген ала:
В3. Спроси у друга:
Есть ли у него дома книги?
Ходит ли он в библиотеку?
В4. Мәкальләрне дәвам ит:
Китап-....
Китап- .....
Күп укыган, .... .....
Җаваплар.
1 вариант.
А1.б
А2.в
А3.а
А4.в
В1.
- Син кайсы мәктәптә укыйсың?
- Мин 1нче мәктәптә укыйм.
- Син ничәнче класста укыйсың?
- Мин 6нчы класста укыйм.
- Син кайда яшисең?
- Мин Минзәлә шәһәрендә яшим.
- Син татарча сөйләшәсеңме?
- Әйе,мин татарча сөйләшәм.
В2. Әхмәт әнисе белән генә яши . Әнисе күп эшли . Беркөнне әнисе авырый. Әхмәт әнисенә аз булыша .
С. Кадерле дустым!
Сине яңа уку елы белән котлыйм.Сиңа зур уңышлар,сәламәтлек телим. Яхшы билгеләр сиңа юлдаш булсын!
2 вариант
А1.в
А2.а
А3. в
А4 . б
В1.
- Син кайда яшисең?
- Мин Минзәлә шәһәрендә яшим.
- Син кайсы мәктәптә укыйсың?
- Мин 1нче мәктәптә укыйм.
- Син ничәнче класста укыйсың?
- Мин 6нчы класста укыйм.
- Син татарча беләсеңме?
- Әйе,мин татарча сөйләшәм.
В2. Җөмләләрне тулыландыр:
Алсуның әбисе авылда яши . Каникулда Алсу авылга кайта . Алсу әбисен бик ярата . Ул әбисенә булыша .
С.
. Хөрмәтле укытучым!
Сезне яңа уку елы белән котлыйм.Сезгә зур уңышлар,сәламәтлек телим. Укучыларыгыз яхшы укысыннар!
Икенче яртыеллыкка контроль эш
Туган жирем – Татарстан
Максат: Тема буенча алган белемнәрне системалаштыру.
ТБУУГ: тема буенча белемнәрне структуралаштыру, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү; эшне башкарганда биремнәрне аңлап мөстәкыйль рәвештә язма формада үтәү.
КУУГ: үз фикереңне төгәл,тулы белдерү, дәлилли алу, карар кабул итү, сайлау алдыннан төрле фикерләрне чагыштыру һәм ачыклау.
РУУГ: үзрегуляция.
Укучы түбәндәгеләрне өйрәнә:
1нче вариант.
1. Түбәндәге сүзләрнең антонимнарын языгыз:
Бай - ... зур - ... .
2. Предложи другу почитать книгу о Татарстане.
3. Спроси у друга:
4. Что ты скажешь в следующих ситуациях?
Вы собираетесь на Сабантуй. Ваша подруга не хочет идти. Убедите её. что на празднике будет весело.
5. Предложи другу:
- поехать в Казань;
6. Күп нокталар урынына сораулар куеп яз.
- Татарстанда татарлар, руслар, башкортлар һәм башка милләт кешеләре яши.
- Алар дус һәм тату яшиләр.
- Син Татарстанның кайсы шәһәрендә яшисең?
- .... .
Укучы түбәндәгеләрне өйрәнү мөмкинлеген ала:
7. Сообщи маме о том, что:
8. Поинтересуйся:
2нче вариант.
1. Түбәндәге сүзләрнең антонимнарын языгыз:
Калын - ... күп - ...
2. Предложи другу почитать книгу о животных.
3. Спроси у друга:
4. Что ты скажешь в следующих ситуациях?
а)Предложите другу спеть песню на татарском языке.
5. Предложи другу:
6.
-... ?
- Минзәләдә татарлар, руслар һәм башка милләт кешеләре яши.
- Алар дус һәм тату яшиләр.
- Син нинди республикада яшисең?
....
Җаваплар.
1нчевариант.
1. Бай - хәерче, зур - кечкенә.
2. Дустым,Татарстан турында китап укы.
3. –Дустым,Татарстанда нинди хайваннар яши.
4. Дустым, бәйрәмдә күңелле булачак.
5.-Дустым,әйдә Казанга барабыз.
6. -Син нинди республикада яшисең?
- Татарстанда татарлар, руслар, башкортлар һәм башка милләт кешеләре яши.
- Алар дус һәм тату яшиләр.
- Син Татарстанның кайсы шәһәрендә яшисең?
- Мин Минзәлә шәһәрендә яшим .
2нче вариант.
1. Калын - нечкә, күп - аз.
2. Дустым, хайваннар турында китап укы.
3. -Дустым,Татарсан аркылы нинди елгалар ага ?
4.Дустым,татарча җыр җырла әле.
5.-Дустым,Сөембикә манарасын карыйк.
6. -Син нинди шәһәрдә яшисең ?
- Минзәләдә татарлар, руслар, һәм башка милләт кешеләре яши.
- Алар дус һәм тату яшиләр.
- Син нинди республикада яшисең?
- Мин Татарстанда яшим.
Критерии оценок:
13 -15 ----“5”ле
10-12 ---“4” ле
8-9 ---“3” ле
7 ---“2” ле
Чыганак:
Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы, Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Яр Чаллы 2014 ;
Р.З.Хәйдәрова,Л.Ә.Гыйниятуллина,Ф.Х.Хәбирова “Гомуми белем бирү мәктәпләренең 6нчы сыйныфында укучы рус телле балаларга татар теленнән контроль эшләр”,Яр Чаллы,2010.
Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары.
Укып аңлауны бәяләү
| 5-9 сыйныфларда уку күнекмәсенә таләпләр. Программаның предмет эчтәлегенә туры килгән әдәби, фәнни-популяр, рәсми характердагы текстлар белән танышу барышында, мәгълүмат белән эшләү күнекмәләренә ия булу. Мәгълүматны танып белү, үзләштерү ихтыяҗыннан чыгып, тәкъдим ителгән текстларны аңлап укырга өйрәнү. Күрмә-символик мәгълүматлы, иллюстрацияләр, таблицалы текстлар белән эшләү күнекмәләренә ия булу. Текст укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып aлy, системага салу, чагыштыру, анализлау, гомумиләштерү, интерпретацияләүһәм үзгәртү кебек эшчәнлекләрне үзләштерү.Текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлау. |
| 10-11 сыйныфларда уку күнекмәсенә таләпләр. Программаның предмет эчтәлегенә туры килгән әдәби, фәнни-популяр, рәсми характердагы текстлар белән танышу барышында, мәгълүмат белән эшләү күнекмәләренә ия булу. Мәгълүматны танып белү, үзләштерү ихтыяҗыннан чыгып, тәкъдим ителгән текстларны аңлап укырга өйрәнү. Күрмә-символик мәгълүматлы, иллюстрацияле, таблицалы текстлар белән эшләү күнекмәләренә ия булу. Текст укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып алу, системага салу, чагыштыру, анализлау, гомумиләштерү, интерпретацияләүһәм үзгәртү кебек эшчәнлекләрне үзләштерү. Текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлау. |
| Уку өчен текстның күләме: 70 сүзгә кадәр - 5 нче сыйныф; 100 сүзгә кадәр - 6 нчы сыйныф; 150 сүзгә кадәр - 7 нче сыйныф; 200 сүзгә кадәр - 8 нче сыйныф; 300 сүзгә кадәр - 9 нчы сыйныф; 400 сүзгә кадәр - 10 нчы сыйныф; 500 сүзгә кадәр - 11 нче сыйныф. |
| Таләпләр | Билге |
| Тәкъдим ителгән текстның эчтэлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда | "5"ле куела |
| Тәкъдим ителгән текстның эчтэлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфоэпик хата җибәреп (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, синтагмаларга бүленештә ялгышу) укыганда | "4"ле куела |
| Тәкъдим ителгән текстның эчтэлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфоэпик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда | "3"ле куела |
| Тәкъдим ителгән текстның эчтэлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7 дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укыганда | "2"ле куела |
Тыңлап аңлауны бәяләү
| Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү; сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, мәгълүмати характердагы текстларны, вакытлы матбугат язмаларын тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикер әйтү, аралашуга чыгу. Тыңлап аңлау күнегүләренең вакыт ягыннан яңгырау озынлыгы: 5 сыйныф – 0,5-0,7 минут, 6 сыйныф – 0,7-0,8 минут, 7 сыйныф –0,8-0,9 минут, 8 сыйныф – 1,0 -1,2 мин, 9 нчы сыйныф – 1,2-1,5 минут. |
| Таләпләр | Билге |
| Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә | "5"ле куела. |
| Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә | "4"ле куела. |
| Тыңланган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга төгәл, дөрес жавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы булган эшкә | "3"ле куела. |
| Тыңланган текстның эчтәлеге буенча тәкъдим ителгән сорауларга бирелгән жавапларның яртысы дөрес булмаса, 6 орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы булган эшкә | "2"ле куела. |
5-9 нчы сыйныфлар
| № | Эш төрләре | Сыйныфлар |
| | | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 |
| 1. | Тыңлап аңлау | 0,5-0,7 минут | 0,8-0,9 минут | 1 минут | 1,2 минут | 1,5 минут |
| 2. | Диалогик сөйләм | 5-6 реплика | 6-7 реплика | 7-8 реплика | 9-10 реплика | 11-12 реплика |
| 3. | Монологик сөйләм | 7-8 фраза | 8-10 фраза | 8-10 фраза | 10-12 фраза | 10-12 фраза |
| 4. | Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү | 4 | 4 | 4 | 4 | 5 |
Диалогик сөйләмне бәяләү.
| Программа кысаларындагы тематикада диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү: диалог - сораштыру, диалог - тәкъдим, диалог - фикер алышу, катнаш диалоглар. Диалог күләме: hәp катнашучы ягыннан кимендә 5 сыйныф – 5-6 реплика, 6 сыйныф – 6-7 реплика, 7 сыйныф – 7-8 реплика, 8 сыйныф – 9-10 реплика, 9 сыйныф – 9-10 реплика. |
| Таләпләр | Билге |
| 1 Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә | "5"ле куела. |
| 2 Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларныңәйтелешендәһәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата жибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә | "4"ле куела. |
| 3 Өстәмә сораулар ярдәмендә генәәңгәмә кора алганда, репликаларныңәйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып сөйләм төзегәндә | "3"ле куела. |
| 4 Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда | "2"ле куела. |
Монологик сөйләмне бәяләү.
| Программада тәкъдим ителгән темалар кысасында сөйләмнең коммуникатив типлары буенча бәйләнешле сөйләмне камилләштерү: сурәтләп сөйләү, эчтәлек сөйләү, хикәя төзү, персонажларны характерлау, хәбәр итү. Монологик сөйләм күләме: кимендә 8-10 фраза (5-7 нче сыйныфлар), 10-12 фраза (8-9 нчы сыйныфлар). Сөйләмнең вакыт ягыннан дәвамлылыгы -1,5-2 мин (9 нчы сыйныф). |
| Таләпләр | Билге |
| 1 Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен | "5"ле куела |
| 2 Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен | "4"ле куела |
| 3 Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен | "3"ле куела |
| 4 Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда | "2"ле куела |
Контроль эшне бәяләү.
| № | Таләпләр | Билге |
| 1 | Бер хатасыз эшкә | "5"ле куела |
| 2 | Укучы үзе төзәткән бер төзәтүле, 2 хатасы булган эшкә | "4"ле куела |
| 3 | 3-4 хатасы булган эшкә | "3"ле куела |
| 4 | 5-8 хатасы булган эшкә | "2"ле куела |
| Тестны бәяләү. |
| № | Таләпләр | Билге |
| 1 | 90 - 100 % | "5"ле куела |
| 2 | 68- 89 % | "4"ле куела |
| 3 | 50-67 % | "3"ле куела |
| 4 | 0-49 % | "2"ле куела |
Проект эшләрен бәяләү критерийлары
| Критерий | Баллар саны |
| 0 балл | 1 балл | 2 балл | балл |
| 1. Максат кую, аңа ирешү юлларын планлаштыру | Максат формалаш- тырылмаган | Максат билгеләнгән, ләкин аңа ирешү планы юк | Максат билгеләнгән, максатка ирешүнең кыскача планы бирелгән | Максат билгеләнгән, ачык тасвирланган, ирешү өчен җентекле план бирелгән |
| 2. Проект проблемасын кую һәм дәлилләү | Проект проблемасы формалаштырылма ган | Проект проблемасының формулировкасы төпле түгел | Проект проблемасы ачык итеп формалаштырылган һәм нигезләнгән | Проект проблемасы анык формалаштырылган, нигезләнгән һәм тирән эчтәлекле |
| 3. Проект темасының ачылыш тирәнлеге | Проект темасы ачылмаган | Проект темасы тулысынча ачылмаган | Проект темасы ачылган, авторның мәктәп программасы кысаларында теманы белүе | Проект темасы тулы итеп ачылган, авторның белемнәре мәктәп программасы кысаларыннан чыга |
| 4. Сайланган эш ысулларының проект максатына һәм эчтәлегенә туры килүе | Поект эшендә куелган максатлар ирешелмәгән | Кулланылган эш ысулларының шактые проектның темасына һәм максатларына туры килми | Кулланылган эш ысуллары проектның темасына һәм максатларына туры килә, ләкин җитәрлек түгел | Эш ысуллары җитәрлек һәм урынлы һәм эффектлы кулланылган |
| 5. Эш барышының анализы, нәтиҗәләре, перспективалар | Эшнең нәтиҗәләрен һәм барышын анализламау | Анализ эш барышының тасвирламасы һәм тәртибе белән алмаштырылган | Проект максатларына ирешү өчен киңәйтелгән эш күләме бирелгән | Эш барышында килеп чыккан ситуацияләргә тулы анализ бирелгән, кирәкле нәтиҗәләр ясалган, эш перспективалары билгеләнгән |
| 6. Авторның эш белән шәхси кызыксынуы, эшкә иҗади караш | Авторның эшкә формаль мөнәсәбәтен күрсәтә торган эш | Автор проект темасына зур булмаган кызыксыну күрсәтә, ләкин эшкә мөстәкыйльлек күрсәтмәгән, эшкә иҗади якын килмәгән | Проект мөстәкыйль эшләнгән, авторның тирән кызыксынуын күрсәтә, проект темасына шәхси карашның булуы, иҗади элементлар куллану | Проект эшендә иҗади якын килү, авторның проект идеясенә үзенә генә хас булган оригинал ь карашы |
| 7. Презентация үткәрүнең сыйфаты | Презентация үткәрелмәгән | Материал регламентны исәпкә алып бәян ителгән, ләкин автор аудиторияне кызыксындыра алмаган | Автор аудиторияне кызыксындыра алган, ләкин регламентка сыймаган | Автор аудиторияне кызыксындыра алган, регламентка сыймаган |
| 8. 8. Проект эшенең сыйфаты | Проект эше юк | Проект эше сыйфат таләпләренә туры килми (эстетика, уңайлылык, куелган максатларга туры килә) | Проект эше сыйфат таләпләренә тулысынча туры килми | Проект эше сыйфат таләпләренә тулысынча туры килә (матур бизәлгән, кулланылышта җайлы, куелган максатларга туры килә) |
| 9. 9. Телдән чыгышны бәяләү (сөйләмнең грамоталылыгы, төгәллеге, эмоциональлеге) | Телдән чыгышы түбән (сөйләмнең грамоталыгы юк) | Телдән чыгышы уртача | Телдән чыгышы яхшы | Телдән чыгышы югары дәрәҗәдә, грамоталы, төгәл, эмоциональ |
| Проект эшләрен бәяләү. |
| Таләпләр | Билге |
| 83 - 100 % | "5"ле куела |
| 76 - 82 % | "4"ле куела |
| 67-75 % | "3"ле куела |
| 0-66 % | "2"ле куела |
Лист учёта выполнения содержания РП
| Реквизиты протокола педсовета (дата____, №____) | Реквизиты приказа (дата____, №_____) | Изменения и (или) дополнения |
| | | |
| | | |
| | | |
| | | |
| | | |
| | | |
| | | |
| | | |
| | | |
| | | |