Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль берәмлегенең Лаеш шәһәре 1 нче Гимназиясе гомумбелем муниципаль бюджет учреждениесе
| “Каралды” Метод берләшмә җитәкчесе Протокол №____ “___”___________20 ел. | “Килешенде” УЭ һәм МЭ буенча директор урынбасары “____”__________20 ел. | “Раслыйм” ГМБУ 1 нче Гимназия директоры Приказ №______ “____”____________20 ел. |
7Б сыйныф (рус төркеме) өчен татар әдәбиятыннан
эш программасы
Төзүче: Харисова Йолдыз Илхам кызы
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2017-2018нче уку елы
Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:
1.” Россия Федерациясендә мәгариф турында”гы Федераль законы (Федеральный закон от 29.12.2012. № 273 – ФЗ «Об образовании в Российской Федерации»).
2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасының Законы.(Закон Республики Татарстан “Об образовании” №68 от 22.07.2013)
3.”Россия Федерациясе халыкларының телләре турында” 126 нчы номерлы Федераль закон” (24.07.1998)
4. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” Дәүләт программасы” (ТР МК №794 25.10.2013).
5.Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандартының региональ компоненты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган,РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011 нче елның 1 нче февралендә теркәлгән) региональ компоненты.
6.Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре (5-9 сыйныфлар)өчен татар әдәбиятыннан авторлык программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) Төзүче-авторы: Ә.Р.Мотыйгуллина,Р.Г.Ханнанова.Казан -2014.
7. Лаеш шәһәре 1 нче Гимназиясе гомумбелем муниципаль бюджет учреждениесенең белем бирү программасы.
9. Дәреслек: : Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). 7 сыйныф. Ике кисәктә. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Э.Х. Гыйззәтуллина; [рәссамы Диләрә Нәүрүзова]. –Казан: “Мәгариф –Вакыт” нәшр., 2014.
Аңлатма язуы
Рус мәктәпләрендә укучы рус балаларына әдәбият укытуның төп максатлары:
1.Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел формаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү, матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку күнекмәләре формалаштыру, телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.
2.Балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү, алар турында үз фикерләрен әйтергә өйрәтү.
3.Әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлату һәм кулланырга өйрәтү.
Төп бурычлар:
Укучыларга татар халкының килеп чыгышы, тарихи язмышы, милләттәшләребез тормышы турында мәгълүмат бирү.
Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша укучыларда Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм гомумән кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү.
Эстетик тәрбия бирү, табигатькә сакчыл, мәрхәмәтле караш булдыру.
Әдәби әсәрләрне өйрәнү барышында укучыларны сәнгатьле уку алымнарына өйрәтү.
Укылган материалның идеясен ачыклый белү.
Теоретик төшенчәләрне аңлап, гамәли куллана белү.
Планлаштырыла торган нәтиҗәләр:
сүз сәнгатенең образлы табигатен тою;
өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген аңлау;
классик әдипләрнең (Г.Тукай, Дәрдемәнд, Һ. Такташ, Г.Кутуй, Ә. Еники, М. Мәһдиев) биографик белешмәләре;
өйрәнгән әдәби-теоретик төшенчәләрне истә калдыру;
әдәби текстны кабул итү һәм анализлау;
әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укылган буенча тезислар һәм план төзү;
әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау;
укыган әсәрнең темасын, проблемасын билгеләү;
геройларга характеристика бирү;
сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен ачу;
әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру;
укылганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;
әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;
кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану;
өйрәнелгән әсәргә бәйле рәвештә, телдән һәм язмача фикер белдерү;
укылган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерне дәлилли белү;
татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;
эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү;
аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, вакытлы матбугат, Интернет чаралары һ.б. аша эзләү.
Әхлакый кыйммәтләр юнәлеше өлкәсендә:
татар әдәбияты һәм мәдәниятенең әхлакый һәм рухи кыйммәтләрен үзара якынайту, башка халыкларныкы белән чагыштыру;
татар әдәбиятына үз мөнәсәбәтен формалаштыра, бәяли белү;
өйрәнелгән әдәби әсәрләргә аерым очракларда үзгәреш кертә алу;
Коммуникатив өлкәдә:
төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне ишетеп кабул итү, аңлаешлы уку, эчтәлекне дөрес аңлау;
чәчмә әсәрләрне яки өзекләрне татар теленең әдәби чараларын һәм цитаталарын кулланып сөйли белү, укыган яки ишеткән текст буенча сорауларга җавап бирү, телдән төрле типтагы монолог, диалоглар төзү, әңгәмә кору;
бирелгән темага, укылган әсәр темасы, проблемасына сочинение, сыйныф яки өйгә бирелгән иҗади эшләр, гомуммәдәният темаларына проект эшләре башкару.
Эстетик өлкәдә:
әдәбиятның образлы дөньясын сүз сәнгате күренеше буларак аңлау, әдәби әсәрләрнең эстетик ягын кабул итү, әсәрләрдән рухи тәм табу;
сүзнең эстетик вазифасын, әдәби образлар тудырганда сурәтләү көчен аңлау;
әдәби әсәрдәге геройларның яхшы якларыннан үрнәк алып, зәвыклы, тәрбияле шәхес булып тәрбияләнергә тырышу.
Курс эчтәлеге
I. Халык авыз иҗаты. Йола фольклоры. Йола фольклоры турында төшенчә. Йолаларның төрләре. Алар – халыкның рухи байлыгы, халыкны милләт итеп берләштерә торган асыл нигезләрнең берсе. Аларның көнкүреш һәм дини гореф-гадәтләр белән бәйләнеше, төрләре, үзенчәлекләре
Гаилә йолалары. “Бәби туе”, “Туй” йолалары турында белешмә. Аларны үткәрү тәртибе.
Фәтхи Бурнаш. Язучы турында белешмә. “Яшь йөрәкләр” драмасы (өзек). Драмада йолаларның бирелеше, халкыбызга хас сыйфатлар .
Халык авыз иҗаты. Бәетләр. Бәетләрнең лиро-эпик жанр булуы. “Сак-Сок” бәете. Кошларга әйләнгән ике бала язмышының фаҗигасе, бәетнең фантастик сюжетка корылган булуы .
Габдулла Тукай. Шагыйрь иҗаты турында белешмә. “Милли моңнар” шигыре. Шагыйрь һәм милләт язмышы мәсьәләсе .
II. Аталар сүзе — акылның үзе
Фатих Әмирхан. Тормышы һәм иҗади эшчәнлеге. “Ай өстендә Зөһрә кыз” әсәренең татар халык әкиятләренә нигезләнүе. Яхшылык белән явызлык көрәше.
Нәкый Исәнбәт. Язучы иҗаты турында белешмә. Халык авыз иҗатын җыюдагы хезмәтләре. “Җирән чичән белән Карачәч сылу” драмасы. Үзәк геройда халык авыз иҗатыннан килә торган сыйфатларның (җорлык, тапкырлык, акыл көче ярдәмендә дошманнарын җиңү) туплап бирелеше
Галимҗан Ибраһимов . Язучының тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Алмачуар” хикәясе. Хайваннарга карата миһербанлылык хисләре тәрбияләү .
Татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре. Түбәтәй (кәләпүш), калфак, читек, чулпы, беләзек, изү турында мәгълүмат. Милли киемнәрнең үзенчәлеге, вакыт узган саен үзгәрүләргә бирелүе, халкыбыз үткән зур тормыш юлын, аның үткәнен һәм бүгенгесен чагылдыруы.
Роберт Миңнуллин. Шагыйрь турында белешмә. “Килен төшкәндә” шигыре. Халкыбызның гореф-гадәтләрен белү, аларга мәхәббәт тәрбияләү .
Рөстәм Яхин. Композиторның тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Аның профессиональ җырлар, романслар, музыкаль әсәрләр башкаруындагы эшчәнлеге. Рөстәм Яхин – Татарстан Республикасының Дәүләт гимны .
Халисә Мөдәррисова. Шагыйрәнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Көмеш дага” шигырендә бәхет төшенчәсенең тирән фәлсәфәсен ачуы. Сугыш фаҗигасенең чагылышы .
III. Ил язмышы — ир язмышы
Әдип Маликов. Шагыйрь турында белешмә. «Ил язмышы — ир язмышы” шигырендә ватанпәрвәрлек билгеләре чагылу. Шигырьдә оптимистик рух.
Гадел Кутуй. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Сагыну” нәсере. Сугыштагы кешенең кичерешләрендә туган ил образы.
Сибгат Хәким. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Бакчачылар” поэмасы, “Бу кырлар, бу үзәннәрдә” шигыре. Әсәрләрдә лиризм, сәнгатьчә гадилек һәм осталык, ватанпәрвәрлек хисләре чагылышы .
Рафаил Төхвәтуллин.Язучы турында,иҗаты турында белешмә. “Җиләкле аланнар” повесте.Әсәрдә туган җиргә мәхәббәт бирелеше чагылышы.
Мөхәммәт Мәһдиев. Язучы турында белешмә. “Без — кырык беренче ел балалары” повесте (өзек). Бөек Ватан сугышы авырлыкларының әсәрдә чагылышы. Яшүсмерләр образы.
IV. Һәр чорның үз герое
Һади Такташ. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Алсу” поэмасы. Яшәү шатлыгы, оптимизм, үзеңне бәхетле тою хисләре чагылышы.
Хәсән Туфан. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Агыла да болыт агыла”, “Тамчылар ни диләр?” шигырьләре. Чор белән бәйле шәхес фаҗигасе, хаксызга рәнҗетелгән кешеләр язмышы.
V. Туган җир ул була бер генә, туган җирнең кадерен бел генә!
Аяз Гыйләҗев. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Өч аршын җир” повестеннан өзек. Туган җирнең кадерле булуы. Читтә яшәүчеләрнең туган туфракка тартылуы .
Илдар Юзеев. Шагыйрь турында белешмә. “Ак калфагым төшердем кулдан...” драмасы. Чит илләрдәге милләттәшләребез язмышы.
Марсель Галиев. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Нигез” повесте (өзек). Әсәрдә Бөек Ватан сугышы елларындагы вакыйгалар. Повестьта гореф-гадәтләрнең, йолаларның бирелеше. Туган җирнең, туган нигезнең кадерле, изге булуы, образларның бирелеше.
VI. Актыктан хаклык җиңә
Фатих Хөсни. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Сөйләнмәгән хикәя” әсәре. Баланың күңел дөньясын сурәтләүдә язучының осталыгы. Мавыгу төшенчәсенә салынган мәгънәне ачыклау, үзеңә-үзең хуҗа булуның мөһимлеге.
Әдәбият теориясе. Тема турында төшенчә .
Роза Хафизова. Язучы турында белешмә. “Әти кайткан көн” хикәясе. Бөек Ватан сугышы чорында балалар язмышы .
Фәнис Яруллин. “Ак төнбоек” хикәясе. Кешегә яхшылык эшләүнең күркәм гадәт икәнен, әмма аны һәрчак искә төшереп торуның кире тәэсир ясавын оста күрсәтү.
Рафис Корбан. Шагыйрь турында белешмә. “Ярдәм итик” шигыре. Бал кортлары образы мисалында хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү
VII. Табигатькә дә табиб кирәк!
Мөдәррис Әгъләмов. Шагыйрь турында белешмә. “Сөйли ак каен...” шигыре. Җанландырылган табигать образлары. Экологик тәрбия .
Йомгаклау дәресе
Ятлау өчен тәкъдим ителә торган әсәрләр
Г.Тукайның “Милли моңнар” шигыреннән өзек.
Г.Кутуйның “Сагыну” нәсереннән өзек.
М.Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары” повестеннан өзек.
Һ.Такташның “Алсу” поэмасыннан өзек.
Х.Туфанның “Агыла да болыт агыла” шигыреннән өзек.
Тематик планлаштыру
Сыйныф :7
Укытучы : Харисова Й.И.
Сәгать саны: барлыгы 35 сәгать, атнага 1 сәгать
| Укыту фәненең бүлекләре | Сәгать саны |
| 1. Халык әйтсә — хак әйтә | 7 |
| 2. Аталар сүзе — акылның үзе | 9 |
| 3. Ил язмышы — ир язмышы | 8 |
| 4. Һәр чорның үз герое | 2 |
| 5. Туган җир ул була бер генә, Туган җирнең кадерен бел генә! | 2 |
| 6. Актыктан хаклык җиңә | 5 |
| 7. Табигатькә дә табиб кирәк | 2 |
| Барысы: | 35 |
КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН
| № | | Укучылар эшчәнлегенә характеристика | Үткәрү вакыты |
| план | факт |
| 1 | Хәтер катламнарындагы гәүһәрләр | “Халык авыз иҗаты” схемасы белән эш, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр, башка милләтләрнең халык авыз иҗаты белән чагыштырып, мисаллар китерү. | 1.09.17 | |
| 2 | Гомернең гүзәл мизгелләре | “Халык авыз иҗаты” схемасы белән эш, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр, чылбыр буенча уку, чылбыр буенча сөйләү, җөмләләр төзү, проект эшенә әзерлек. | 8.09.17 | |
| 3 | Халкымның күңел бизәкләре | Төркемнәрнең чыгыш ясавы, теоретик материал белән танышу. Сорауларга җавап эзләү, ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, әсәрдә автор әйтергә теләгән фикерне табу, әдәби әсәр турында фикер алышу | 15.09.17 | |
| 4 | Бәетләрдә халык язмышы | “Халык авыз иҗаты” схемасы белән эш, бәетләр турында сөйләшү.дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр, чылбыр буенча уку, чылбыр буенча сөйләү, җөмләләр төзү. | 22.09.17 | |
| 5 | Туган ил өчен елау да рәхәт | “Халык авыз иҗаты”схемасы белән эш.Ишетеп аңлау.сүзлеккә язу. | 29.09.17 | |
| 6 | Шатлыгым, кайгым минем | Җырлар тыңлау, ишетеп аңлау; яңа сүзләр белән эш, фронталь әңгәмә, дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү – үз фикереңне әйтү, Интернеттан тарихи җырлар турында мәгълүмат табу. | 6.10.17 | |
| 7 | Асылташларга тиң хәзинәләр | Төркемнәрнең чыгыш ясавы, теоретик материал белән танышу. Укылган әсәрләр турында фикер әйтү, кыскача эчтәлеген сөйләү, тест сорауларына җавап бирү, мөстәкыйль эш | 13.10.17 | |
| 8 | Милләтнең бриллиант кашлары Фатих Әмирхан “Ай өстендә Зөһрә кыз” әкияте | Презентация ярдәмендә язучы Ф.Әмирханның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, “Әдәбиятта фольклоризм” төшенчәсен үзләштерү, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, сәнгатьле уку. | 20.10.17 | |
| 9 | Үткер сүз, тапкыр сүз –уй бинасы | Презентацияләр, өстәмә материаллар кулланып, язучы Н.Исәнбәтнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру; “ Җирән Чичән...” гәҗиңелчә әдәби анализ ясау; сораулар һәм биремнәр, әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү, эчтәлек сөйли белү. | 27.10.17 | |
| 10 | Гаделлек барыбер җиңә | Проект эшен яклап, төркемнәрнең чыгыш ясавы; “Алмачуар “ әсәре белән танышу, сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу, сораулар төзү, әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү, эчтәлек сөйли белү. | | |
| 11 | Аты булса,мәйдан табыла. | “Алмачуар” әсәрен уку, презентацияләр карау,сэше, эчтәлек сөйли белү | | |
| 12 | Милли киемгә мәдхия. | Г. Ибраһимовның “Алмачуар” әсәре буенча эшләнгән иҗади эшләрен карау, (презентация) чыгышларын тыңлау. Татар халкының милли киемнәре, бизәнү әйберләре белән танышу, төркемнәрдә эш, дәреслек, дәфтәрдә эш, презентация карау | | |
| 13 | Кайгы җиле ишек какмасын | Язучы Р.Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау, чылбыр буенча яңа сүзләр белән сүзтезмәләр яки җөмләләр төзү; сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, сәнгатьле уку | | |
| 14 | Рөстәм Яхин моңнарының көче Контроль тест | Композиторның тормыш юлы, иҗаты белән танышу; презентация карау, җырлар тыңлау, җыр сүзләрен тәрҗемә итү, истә калдыру. | | |
| 15 | Кеше җирдә хаклы бәхеткә | Язучы Х.Мөдәррисованың тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау; сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу; халык йолаларын искә төшерү, сүзлекчә белән эш | | |
| 16 | Халык авыз иҗатының әдәбиятта чагылышы | Укылган әсәрләр турында фикер әйтү, кыскача эчтәлеген сөйләү, викторина сорауларына җавап бирү, мөстәкыйль эш | | |
| 17 | Алар мәңге үлемсез | Бөек Ватан сугышы турында өстәмә материаллар белән танышу, презентация карау; Ә.Маликовның “Ил язмышы- ир язмышы”шигырен өлешләргә бүлү, бүлекләргә исем кую; сораулар, биремнәр үтәү, сәнгатьле уку, сүзлекчә белән эшләү; теоретик төшенчәләрне үзләштерү | | |
| 18 | Без үлемсез туган ил белән | Язучы Г.Кутуйның тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау; Бөек Ватан сугышында катнашкан язучылар иҗаты белән танышу; “Сагыну” нәсерен сәнгатьле уку, сүзлекчә белән эшләү; теоретик төшенчәләрне үзләштерү, өлешчә анализ ясау. | | |
| 19 | Ил язмышы ирләр кулында | С.Хәкимнең тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау; Бөек Ватан сугышында катнашкан язучылар турында мәгълүмат бирү, һөнәрле булу турында әңгәмә; әсәр турында фикер әйтү, кыскача эчтәлеген сөйләү, сораулар төзү. | | |
| 20 | Илһамым – туган ягым | С.Хәким”Бу кырлар,бу үзәннәрдә”шигыре белән танышу,сәнгатьле уку,сүзлекчә бн эшләү | | |
| 21 | Балачак хатирәләре | Презентация ярдәмендә язучы Р.Төхфәтуллин тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу; ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, хронологик таблица тутыру, план төзү. | | |
| 22 | Сугыш язган язмышлар | Презентация ярдәмендә язучы М.Мәһдиевтормышы белән танышу; төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, хронологик таблица тутыру, план төзү. | | |
| 23 | Хәтергә уелган еллар | М.Мәһдиевнең “Без 41 нче ел балалары” повестен уку,фикер алышу.эчтәлекне сөйли белү. | | |
| 24 | Батырлар бар төштә – татарлар бар... Контроль тест | Төркемнәрдә эшләү, презентация карау, викторина сораулары, мөстәкыйль эш. | | |
| 25 | Давыллы еллар җырчысы | Шагыйрь Һ.Такташның тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау, хронологик таблица тутыру; парларда эшләү, шагыйрьнең тормышы турында сораулар төзү, җавап бирү; сүзлекчә белән эшләү, чылбыр буенча яңа сүзләр белән сүзтезмәләр яки җөмләләр төзү. | | |
| 26 | Шигырьләрдә шагыйрь язмышы | Проект эшен яклап, төркемнәрнең чыгыш ясавы. Шагыйрь Х.Туфанның тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау, хронологик таблица тутыру; парларда эшләү, шагыйрьнең тормышы турында сораулар төзү, җавап бирү. Аудиоязмада җыр тыңлау, шигырьгә анализ ясау. Яңа теоретик төшенчәләр белән танышу. | | |
| 27 | Чит җирләрдә йөртә язмышлар | Презентация ярдәмендә язучы Аяз Гыйләҗевның тормышы белән танышу; төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү; хронологик таблица тутыру. | | |
| 28 | Иленнән аерылган – канаты каерылган Ватан барыннан да газиз | Презентация ярдәмендә язучы И.Юзеевның тормышы белән танышу, хронологик таблица тутыру; рольләргә бүлеп, сәнгатьле уку; сүзлекчә белән эшләү Төркемнәрдә эшләү, викторина сораулары, мөстәкыйль эш. | | |
| 29 | Балачак гомергә хәтердә калачак | Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, хронологик таблица тутыру, сәнгатьле уку; сүзлекчә белән эшләү, өлешләргә бүлү, исем кушу; эчтәлек сөйли белү. | | |
| 30 | Гомерләрнең иң бәхетле көне | Дәреслек, дәфтәр белән эш; парлап сөйләшү, җөмләләр төзү, Р.Хафизованың “Әти кайткан көн” әсәренә план төзү, укыганны гади җөмләләр белән кыскача сөйли белү. | | |
| 31 | Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт | Язучы Ф.Яруллинның биографиясен кабатлау, тест сорауларына җавап бирү; эчтәлек буенча төркемнәрдә фикер алышу, “Ак төнбоек” хикәясенә җиңелчә әдәби анализ ясау, сораулар һәм биремнәр эшләү; әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү; план буенча гади җөмләләр белән сөйләү | | |
| 32 | Еллык кабатлау тесты | Мөстәкыйль фикер йорту.Өйрәнгәнне гомумиләштереп кабатлау.Биремнәрне үтәү | | |
| 33 | Рафис Корбан ижаты Балачакның онытылмас мизгелләре. | .Рафис Корбан ижаты.презентациялэр карау. Язучыларның портретлары белән эш, викторина сорауларына төркемләп, парлап җавап эзләү; | | |
| 34 | Каеннарның күз яше | Парлап сөйләшү, шигырьне тыңлап аңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча сәнгатьле уку; эчтәлек буенча фикер алышу, шигырьгә анализ ясау, экологик проблемалар турында сөйләшү. | | |
| 35 | Әдәбият дигән дәрья... | Портретлар, төрле иллюстрацияләр, презентацияләр ярдәмендә укылган әсәрләрне кабатлау, гомумиләштерү; сорауларга җавап бирү. | | |
Татар әдәбиятыннан белем һәм күнекмәләрне бәяләү нормалары:
Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирүне бәяләү
| № | Таләпләр | Билге |
| 1 | Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә | “5”ле куела. |
| 2 | Тыңланган текстның эчтәлеген аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә | “4”ле куела |
| 3 | Тыңланган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы булган эшкә | “3”ле кула. |
| 4 | Тыңланган текстның эчтәлеге буенча тәкъдим ителгән сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес булмаса, 6 орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы булган эшкә | “2”ле куела |
Диалогик сөйләмне бәяләү
| 1 | Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә | “5”ле куела. |
| 2 | Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә | “4”ле куела |
| 3 | Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә | “3”ле кула. |
| 4 | Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда | “2”ле куела |
Монологик сөйләм
| 1 | Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен | “5”ле куела. |
| 2 | Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2—3 хаталы монологик сөйләм өчен | “4”ле куела |
| 3 | Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4—7 хаталы монологик сөйләм өчен | “3”ле кула. |
| 4 | Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда | “2”ле куела |
Шигырьне (яки әсәрдән өзекне) яттан сөйләүне бәяләү:
| Таләпләр | билге |
| Ятларга бирелгән текст әйтелеше дөрес,эчтәлеге ягыннан укучы тарафыннан аңланган,ятланган,сәнгатьлесөйләм өчен | 5 |
| Ятларга бирелгән текст эчтәлеге ягыннан укучы тарафыннан аңланган,әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә,2-3 хаталы сөйләм өчен | 4 |
| Ятларга бирелгән текст эчтәлеге ягыннан укучы тарафыннан өлешчә аңланган,ятланган,әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә,4-7 хаталы сөйләм өчен | 3 |
| Ятларга бирелгән текст укучы тарафыннан ятланмаган сөйләм өчен | 2 |
Тест биремнәрен бәяләү:
95-100%- “5”ле
80-94 % -“4” ле
51-79% - “3” ле
51 % кимрәк – “2” ле
Йомгаклау билгесе чирек ахырында һәм ел беткәндә куела.
Ул укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен,татар телендә аралаша алу осталыгын.шулай ук язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куела.
“5” – 4,60-5,00
“4” – 3,60-4,50
“3” – 2,60 – 3,50
“2” – 1,60-2,50