СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поговорим о дружбе

Нажмите, чтобы узнать подробности

 Разработку можно использовать на классных часах в начальных классах

Просмотр содержимого документа
«Поговорим о дружбе»



Татарстан Республикасы Чирмешән районы
Туймәт төп белем мәктәбе 1 категорияле башлангыч
сыйныфлар укытучысы Ильясова Г.Ә

Класс сәгате “Дуслык турында сөйләшәбез”



Максат: 1.Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү; бер-береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү, коллективта дустанә мөнәсәбәт,бердәмлек сыйфатларын булдыру; татар мәкальләре аша үз халкыбызга мәхәббәт тәрбияләү, ышаныч, тугрылык, җаваплылык,үзара ярдәмчел булу кебек уңай кешелекле әхлакый сыйфатларны формалаштыру

Җиһазлау: компьютер,проектор,,,биремле карточкалар.



Сыйныф сәгате барышы:

I.Оештыру өлеше,мотивация.

II.Актуальләштерү.

Исәнмесез, кунаклар, исәнмесез, кадерле балалар! Тәрбия сәгатебезне башлыйбыз. Балалар, кунакларга, бер-берегезгә карап елмайык әле. Чөнки йөзебездәге елмаюлар күңелләрне күтәрә, кәефне яхшырта. Бүгенге иртәдә сезнең кәефләрегез ничек икән, билгелик әле. Үзегезнең кәефегезгә туры килгән күбәләкне сайлап алыгыз. (Ачык һәм караңгы төстәге күбәләкләр тәкъдим ителә) Тәрбия сәгате ахырына сезнең кәефләрегез үзгәрерме,юкмы,монысын соңрак күрербез

III.Уку мәсьәләсен кую.

Укучылар, мин сезгə бер əкият укыйм.Игътибар белән тыңлагыз. Дəрестə нəрсə турында сөйлəшүебезне шуннан аӊларсыз.

Борын- борын заманда, биек тауда, гаилəсе белəн көтүче яшəгəн. Ул бик ярлы булган. Бер төнне аларныӊ ишеген 3 кеше шакыган. Көтүченеӊ өе бик кечкенə икəн. Ул аларга : «Берегез генə керегез, өем бик кечкенə минем,-дигəн һəм: «Сез кемнəр соӊ?»- дип сораган. Слайд 2

-Без – Дуслык, Бəхет, Байлык. Син кайсыбызны чакырасыӊ, шул керер ,-дигəннəр алар.

Сезгə сорау:

-Көтүче өенə кемне чакырган? (Укучыларныӊ җавабын тыӊлау)Дуслыкны чакыра.

Чыннанн да шулай микән? Әйдәгез ребус чишеп алыйк әле. Нинди рәсемнәр күрәсез. Дәфтәр,урындык,самолёт.лимон,ылыс,карандаш. Шул предмет исемнәренең беренче хәрефләреннән нинди сүз килеп чыга Дуслык


3 слайд. Рәсемдә нинди сүз яшеренгән?Дуслык

Димәк без дәрестә дуслык турында ,.Кемне дус дип атарга мөмкин,дуслыкны ничек сакларга кирәклеге турында сөйләшербез.

Слайд 4Максат Дуслык сүзенең мәгънәсен ачыклау,

дуслык төрләрен билгеләү;

дуслыкка хас сыйфатларны белергә

дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү,


  • “Мозговой штурм». Дуслык төшенчәсен аңлату.

  • Балалар ,Ә сезнеңчә нәрсә ул дуслык?Сезнең фикерләрегезне ишетеп китәсе килә

  • . Ә менә татар теленең аңлатмалы сүзлегендә дуслык төшенчәсенә мондый аңлатма бирелгән.

Слайд 5

Дуслык – теләкләренң, карашларның, фикерләрнең уртак булуы, үзара рухи якынлык, бер-береңне ихтирам итү кебек хисләргә нигезләнгән мөнәсәбәт .

Слайд 6 Укучылар ә сез Дуслыкның нинди төрләрен беләсез?

(кызлар, малайлар, кызлар-малайлар,гаиләдәге дуслык, төрле милләтләр арасында, дәүләтләр дуслыгы, хайваннар арасында дуслык)

Әйе балалар дуслыкның төрләре бик куп.Ә бүген без сезнең белән үз-ара дуслык,классташларыгыз арасында булган дуслык турында сөйләшербез.

Ә хәзер “Тылсымлы кул” дигән уен уйнап алырбыз. Мин сезгә кәгазь битләре таратам. Сез шул битләргә үзегезнең кул рәсемегезне төшерәсез һәм бармакларга класстагы дусларыгызның исемнәрен язып чыгасыз. (......)

Әйдәгез, тикшерик әле, кемнең ничә дусты бар икән? Дусларыгыз күп икән.Бик әйбәт, балалар. Сезнең класс бик дус дип әйтергә була.

Чын дус нинди булырга тиеш?



Ә хәзер Чын дус нинди булырга тиеш икән? Шул сорау га җавап эзлик әле.

Чын дус нинди булырга тиеш?

  • Мин сезгә дуслар нинди булырга тиеш, шул сыйфатлар язылган карточкалар өләшәм,ә сез шуларны икегә аерырсыз:кайсылары чын дус сыйфатлары,ә кайсылары ялган дус сыйфатлары? (Группаларда эш)

  • Менә укучылар чын дусларга хас булган сыйфатларны билгеләдек. Әйдәгез тикшерик әле. Нинди сыйфатлар чын дусны характерлый икән?

  • 7 слайд Чын дус: ярдәмчел- заботливый,аңлаучан –понимающий, яхшы- хороший,

  • тугры – верный, ягымлы –приветливый,юл куючан – уступчивый,шәфкатьле – добрый;

  • Сездә дә, сезнең дусларыгызда да шушы сыйфатлар бардыр дип уйлыйм.

  • Артып калган сүзләрне укып чыгыйк әле. Бу сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз?...

8 слайд Ялган дус:алдакчы- врун, икейөзле – двуличный, көнче – завистливый, әрсез – нахальный,ышанычсыз- нельзя доверять, холыксыз – неуравновешенный,тиз кызучан – раздражительный)

Әйе,балалар,бу сыйфатлар беркайчан да дуслык белән янәшә йөри алмыйлар.Алар булган җирдә дуслык яши алмый

Музыка Ә хәзер,балалар,әйдәгез,бераз хыялланып,фантазияне эшкә җигеп,дуслык турында сөйләшүебезне дәвам итик.

  • Әгәр дә без аны күрә алсак,дуслык нинди төстә булыр иде икән? Дуслыкны иснәп карап булса, исе нинди булыр иде икән? Ашап карый алсак, тәме нинди булыр иде икән? Әгәр тотып карый алсак, дуслык нинди булыр иде икән?.....

  • Әйе, балалар, мин дә шулай уйлыйм. Ул шундый йомшак булыр иде, аны гел шулай кысып, яратасы гына килеп торыр иде.

Ә хәзер без сезнең белән мәкальнең ахырын әйт дигән бирем өстендә эшләрбез

  • .Мин һәр төркемгә мәкальләр язылган карточкалар бирәм. Мәкальләрнең башы белән ахыры буташтырып бирелгән. Сезгә дөрес итеп тоташтырырга кирәк.

Слайд 9 (Мәкальләр өстендә эш)

  • 100 сум акчаң булганчы...(100 дустын булсын).(Әйе,акча ул була да бетә,әдуслар,дуслык гомерлек)

  • Дустың булмаса – эзлә...(тапсаң-югалтма)(Әйе,берьялгызың,дусларсыз гына яшәве бик авыр.Син үзеңә дус табарга тиеш.Ә инде дустыңны югалтмау, саклау – сезнең һәрберегезнең үз кулында. Игътибарлы, ярдәмчелчел,ышанычлы булсагыз,дусларыгыз югалмас.)

  • Кешенең иң зур байлыгы– ...(чын дусты). (Әйе,дусты күп булган кеше –иң бай кеше.Чөнки алар теләсә кайсы вакытта сиңа ярдәмгә килә алалар,кайгың булса,уртаклашалар,шатлыгыңны бүлешәалалар.)

  • Дус-кайгыда...(сынала)Син кешенең дусты икән,шатлык килгәндә генә түгел,кайгы килгәндә дә аның янында булырга тиеш.Әгәр кайгы килгәндә юкка чыккан икән,ул чын дусмы?Юк,ул башта ук чын дуслык булмаган.Чын дус бервакытта да сине бәладә ташламый.

Дуслык нык булсын өчен аның кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

Нинди кагыйдәләр икән соң ул?Тактадагы агачны күрәсезме?Бу-Дуслык агачы.Әйдәгез,шул кагыйдәләрне укып,агачка беркетик.

1.Дустыңа һәрвакытта да ышан.

2.Дустыңа шатлыкларыңны да,кайгыларыңны да сөйлә.

3.Дустыңның серләрен саклый бел.

4.Дустыңның уңышларына шатлана бел.

5.Дустыңның ярдәм сораганын көтмә,үзең беренче булып ярдәмеңне тәкъдим ит.

6.Дустыңны яклый бел.

7.Дустыңны беркайчан да алдама.

8.Дустыңның кимчелекләреннән көлмә.

9.Дустың ниндидер начар гамәл кылырга җыенса,аны туктат.

10.Үз хаталарыңны танып,дустыңнан гафу үтенә бел.

11.Вәгъдәңдә тор.

Менә шушы кагыйдәләрене үтәгән очракта дуслык нык була. Әгәр бер генә кагыйдә үтәлмәсә дуслык таркалырга мөмкин. Мин уйлыйм сезнең класста чын дуслык бервакытта да таркалмас. Сез һәрвакытта дус, тату булырсыз дип ышанып калам. Әлеге кагыйдәләрне мин сезгә бүләк итәм,сез аны бик кадерле бүләк итеп саклагыз.

Балалар,тәрбия сәгатебез ахырына кәефләрергез ничек?Начар якка үзгәрмәдеме?Ничек инде,дөньядагы иң матур сүзләрнең берсе – дуслык турында сөйләшик тә,кәефләребез дә начарайсын ди. Дуслык бит ул бик серле,ул могҗизалар да ясарга сәләтле.Ягез әле,үзегезнеңкәефләрне белдергән күбәләкләрне менә шушы тартмага салыйк.Могҗиза барлыкка килүенә ышанырбыз.Дустыгызга әйтәсе килгән иң матур теләкләрне эчтән генә уйлый торыгыз.Уйладыгызмы?Ә хәзер барыбыз бергә тартмага таба өреп,теләкләрне җибәрәбез.

Менә балалар,чын күңелдән әйтелгән теләкләрдән, хәтта,күбәләкләрдә терелде..Сезнең дусларыгыз гомерлек булсын,аларның кадерен белегез.Барыгызга да бик зур рәхмәт!

Җыр “Чын дус”


















© 2024, 95 0