1 ал.б.Туган җир... Туган авыл...
Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Туган авылыбызның һәр сукмагы, һәр агачы,аның барча кешеләре күңелгә ифрат та якын. Тәпиләп киткән, беренче тапкыр әттә- әннә дип әйтергә өйрәнгән вакыттан ук күңел түренә туган телебез аша кереп утырган кадерле урыннар...
Җыр.“Туган авылым” (7 класс)
1 ал.б. Бишек җыры... Никадәр йөрәк түреннән чыккан ягымлы сүзләр, иксез-чиксез матур хыяллар, берни белән дә чагыштырып булмаслык ана мәхәббәте күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек моң булып агыла да агыла.
Әйдә, агылсын ул, күңелләребезне сафландырсын, хыял диңгезләрендә йөздерсен дә, безне, зәңгәр көймәләргә утыртып, балачак ярларына китерсен, иң кадерле кешеләребез-әниләребезнең бишек янында үткәргән йокысыз төннәрен, дәү әниләребезнең сөйләгән әкиятләрен, әтиләребезнең безне яратып сөйгән йомшак кулларын, апа-абыйларыбызның игътибарын искә төшерсен, иң кадерле кешеләребезгә карата булган мөгамәләбезне яхшыртсын.
Җыр. “Бишек җыры”
1 ал.б. Ана назы - җирдә ул мәңгелек,
Мәңгелек жыр - бишек жырыгыз.
Без узасы юлда маяк булып,
Гомер буе балкып торыгыз.
Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч булсын, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын. Кадерле әниләр, дәү әниләр, әбиләр, апалар! Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә озын гомер, бәхет,сәламәтлек телибез.
1 ал.б. Елмайса йөзеннән аңлыйм
Әнкәемнең теләген.
Дөнья киңлегенә тиңлим
Әнкәемнең йөрәген.
Әнкәй, сиңа бүләк итәм
Бөтен дөнья гөлләрен.
Юллар кебек озын булсын,
Әнкәем, гомерләрең.
Ай нурыннан да нурлырак
Әнкәемнең йөзләре.
Моңлы көйдәй күңелемдә
Әнкәемнең сүзләре.
Җыр. “Рәхмәт, әнкәй”
1 а.б.Әнкәй диләр, әнкәй генә диләр,
Йомшак искән җылы җилләрне,
Әни сулышыдай иркә диләр,
Хәтта туып-үскән җирләрне.
Туган илне Ватан-ана диләр.
Ул әнкәйдә кыйммәт булганга.
“Әни” дән дә гүзәл бармы бер сүз?
Әйтегезче, дуслар, туганнар!
2 а.б. Әниләр турында сүз башлаганда, иң алдан хәтергә туып-үскән йорт, чәчәкле-чирәмле ишегалды, капка төбендәге киң ябалдашлы тупыл агачы, чишмә юлы искә төшә. Туган йорт, туган туфрак һәм әнкәй – берни белән дә тиңли алмаслык газиз, бердәнбер кадерле кеше! Кешедә булган бөтен гүзәллек әнидән килә. Әнисез шагыйрь дә, батыр да юк.
Шигырь.
Бию. “Барбарики” (1-3 класслар)
2 а.б. Кара әле, барлык кызлар да тизрәк үсеп, кияүгә чыгарга хыялланалар дип ишеттем.
1 а.б. Әлбәттә, шулай. Кем генә бүләкләр, чәчәкләр, конфетлар алырга теләмәс икән?
2 а.б. Ә син кияүгә чыккач һәм әни булгач, бизәнеп, конфет ашап һәм бүләкләр алып кына утырырмын дисеңме?
1 а.б. Башкача булырга мөмкинмени?
2 а.б. Статистикага күз салыйк әле: уртача алганда, әниләр авыру балалары янында якынча 3 меңнән артык йокысыз төн үткәрәләр; әниләр, пешекче һөнәренә ия булмасалар да, үз гомерләрендә 500 төрле ризык әзерлиләр; әниләр тау хәтле кер юалар. Аларның гомер буена юган керләрен өеп барсаң, Эльбрус тавы биеклеге булыр иде; әниләр тарафыннан үтүкләгән сөлгеләрне җыйсаң, Җир шарын уратып алырга җитәр иде; әниләр балалары өчен борчылып күпме күз яшьләре түгә?
1 а.б Әйе шул. Әни булу зур җаваплылык, сабырлык, тырышлык сорый икән шул.
Шигырьләр. 6 класс егетләре.
Җыр. “Әниемә”
2 а.б.Ямьсез күреп, ямьсез дия күрмә -
Һәр чәчәкнең аның төсе бар.
Сөйкемсез сөяк буламы? –
Һәркемнең әнисе бар.
Бәләкәйне бәләкәй ди күрмә -
Һәр җимешнең аның төше бар.
Кеше бәләкәй буламы? –
Кешенең әнисе бар.
1 а.б.Баласына сүз тидермәс өчен
Газиз җанын бирер кеше бар.
Бер бәләкәй генә адәмгә дә
Берәүләрнең таудай хисе бар!..
“Мәрхәмәтле бул балама”, - диеп,
Дога укып торыр кеше бар.
Кимсетә күрмә кешене –
Кешенең әнисе бар.
Җыр. “Озак яшә, әнкәй”
Скетч. “Бәхет күкәе” (8 класс)
Шигырьләр (5 класс)
Җыр “Әйлән-бәйлән” (5 класс)
Укытучы.Дөньяда иң кадерле булган әти һәм әни турында без күп сөйлибез. Ә менә аналарның да, аталарның да әниләре булган, аларга тормыш биргән, аларны кеше иткән кешеләр - әбиләр турында алай еш уйламыйбыз. Әбисе булган кешенең нинди бәхетле икәнен һәр бала белә.
Әбием, дәү әнием, Ерак әбием , Кунак әбием! Нинди матур бу сүз.Бу сүз -әни сүзе кебек кадерле һәм якын. Алар булмаса , бу тормышның бер ягы китек булыр иде һәм бүгенге бәйрәмебез дә булмас иде. Рәхмәт Сезгә әбиләребез чакыруыбызны кабул итеп ,бәйрәмебезгә килгәнегез өчен.
Балалар, сезнең каршыгызда бу тормышның, бу дөньяның бөтен төрле авырлыкларын, михнәтләрен, газапларын күргән, шул вакытта бик күңелле, якты истәлекләргә бай кешеләр - әбиләр утыра. Алар өчен тормышның сикәлтәле юллары артта калган. Алар хәзер гомер көзенә килеп кергән кадерле кешеләр. Алар күргән авырлыклар, йокысыз төннәр, тормыш ваклыклары аларның чәчләренә ак кырау булып төшкән, маңгайларына тирән эзләр салган, кулларына ябышып, аларны сырлаган, ябыктырган, кытыршыландырган. Тик шулай да сез безнең өчен иң матур, иң сабыр, иң түземле кешеләр булып каласыз. Әбиләрнең йодрык зурлыгы йөрәкләренә күпме сер, күпме хис, күпме хатирә сыйган. Сез бүген дә оныкларның күңелләре булсын дип, алар иптәшләре арасында кимсенмәсен дип, ашыга –ашыга мәктәпкә килдегез. Ничек инде Сезне изге күңелле дип атамыйсың? Алдыгызга тезелеп утырган саф, нәни йөрәкле, самими күңелле, беркатлы оныкларыгызга саулык, бәхет, гаилә җылысында яшәүләрен телисездер. Теләгез, үзегезнең акыллы киңәшләрегезне бирегез. ”Бала күңеле ак кәгазь - нәрсә язсаң, шуны укырсың” дигән әйтем бар.
Сезне ихтирам итүче балаларыгыз, иманлы оныкларыгыз булганда гомер көзегез бәхет бакчасында үтәр. Сез бакый дөньяга күчкәч тә, Сезне искә алучы, сәдака бирүче, Сезне онытмаучы оныклар итеп тәрбияләгез сез аларны. Аларның ак кәгазьдәй ак күңелләренә яхшылык орлыкларын чәчегез, утырткач тишелмичә калмас.
Җыр. “Ак яулыклы әбием”
Скетч. “Әби һәм оныклар” (9 класс)
Җыр “Әбием-әбекәем” (1 класс)
Укытучы. Елатмагыз әниләрегезне,
Төнге тәрәзәләргә каратып.
Догаларын, изге теләкләрен
Биргән алар сезгә яратып.
Елатмагыз әниләрегезне,
Күз төбәтеп юллар чатына:
Онытмагыз - сезне төп нигездә
Әнкәгезнең йорты чакыра!
Елатмагыз әниләрегезне,
Начар юлда йөреп,үсмердән-
Сезнең хәсрәтләрне күтәргәнгә
Чәчләренә көмеш төс кергән!...
Елатмагыз әниләрегезне,
Бердәнбер бит алар, бердәнбер!
Сезне кеше итеп үстергәнче,
Күпме кайгы-хәсрәт күргәндер!
Елатмагыз әниләрегезне,
Алар өчен мәңге бала сез!
Алар үлгәч,бөтен борчуларын
Җилкәгезгә алып каласыз!
Аларөчен мәңге бала сез!..
Бию. 8 класс кызлары.
Җыр. “Рәхмәт, әнием” (3 класс)
Шигырьләр. 9 класс.
Җыр. “Мама” (9 класс)
2 а.б. Әнкәйнең яшь чагын ,
Чибәр чагын беләм мин.
Шуңа күрә Әнкәйнең мин
Картаюын теләмим!
Әнкәй, чибәр килеш тор син,
Яшь килеш кал, түз, яме!
Елмая ул, белә шул ул –
Көзләрнең дә үз яме .
2. а.б.Иң кадерле кешебез син,
Сөекле әниебез.
Син булганга без бәхетле
Тыныч, рәхәт яшибез.
Зәңгәр күгемдә ал кояш
Сүнмәсен, балкып янсын.
Әниләрнең нурлы йөзе
Гел көләч булып калсын.
Туган җирем ал чәчәкле
Гүзәл бакчабыз булсын.
Җиребез, зәңгәр күгебез
Шат җырлар белән тулсын.
Сабыйларның шат авазы
Җиргә ямь биреп торсын.
Ике алып баручы бергә:
Рәхмәт сиңа, әнием,
Рәхмәт сиңа барсына да.
Җыр. “Әниемә”
2 а.б. Ана өчен баладан газиз нәрсә булмас.
1 а.б. Баланың бармагы авыртыр, ананың йөрәге авыртыр.
2 а.б. Улы данга чыкса анасы яшәрер.
1а.б. Әйе, Ана – бөек исем,
2 а.б. Нәрсә җитә ана булуга!
1 а.б. Шуңа күрә
Зур горурлык белән
Без сөйләдек АНА турында.
2 ал.б.Сәламәтлек ташламасын сезне,
Һәр көнегез үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге,
Юлдаш булсын Сезгә картлыкта.
1 ал.б.Яшәгез сез мәңге яшь булып,
Туган йортыбызга ямь булып.
Сез булсагыз таза-сәламәт,
Безгә дә бит булыр бик рәхәт.
Җыр. “Изге теләк” ( 7 класс кызлары)
1 ал.б. Кадерле әниләр, дәү әниләр, апалар!Очрашуыбызга килгәнегез өчен, акыллы киңәшләрегез, ягымлы сүзләрегез өчен бик зур рәхмәт сезгә. Алдагы елларда тагын шулай очрашырга язсын.Тагын бер кат зур рәхмәт сезгә.